16+

Казанга тәмсез ис таралмаячак

Идел буе районында шәһәрнең канализация суларын биологик чистарту корылмаларында 573 миллион сумга өстәмә эшләр башкарылды.

Казанга тәмсез ис таралмаячак

Идел буе районында шәһәрнең канализация суларын биологик чистарту корылмаларында 573 миллион сумга өстәмә эшләр башкарылды.

– Юынтык сулар җыела торган 25 кое капкач белән томаланды. Белгечләр коелардан чыга торган исле һаваны чистарта торган җиһазларны да урнаштырып бетерделәр инде, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Андрей Егоров.

Казан, җил көньяк-көнчыгыш тарафтан искәндә, канализация суларын чистарту корылмасыннан сасы ис ияреп килүдән котыла. Идел буе районында яшәүчеләргә тагын бер сөенечле хәбәр бар.

– Быел чистарту корылмасында канализация суларының төбендә кала торган ләмне термомеханик эшкәртүче цех төзи башлау планлаштырылды. Калдыкларны ләм кырына ташу туктатыла. Хәзер дәүләт экологик экспертиза үткәрү өчен техник документлар әзерләнә. Цехны төзү һәм технологик җиһазландыру эшләрен «ГМС Неф­темаш» белән «Томскгазстрой» акционерлык җәмгыятьләре башкара, – диде Андрей Егоров.

«Заречная» канализация-насос станциясен төзү эшләре дәвам итә. Аның беренче этабын 2019 елда файдалануга тапшыру планлаштырылган.

– Ләм эшкәртү цехы, канализация станциясе төзелешләре – бик җитди мәсьәләләр. Кырга дистә еллар буена тупланган ләм дә эшкәртеләчәк, – дип, сөйләшүгә йомгак ясады Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Фото: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading