16+

«Казанга, ярый әле, килгәнбез!»

Татарстан башкаласында 22-27 августларда узучы Ворлдскиллс эшче һөнәрләре буенча Дөнья чемпионатында 63 ил командасы һәм 80 илдән волонтер катнаша.

«Казанга, ярый әле, килгәнбез!»

Татарстан башкаласында 22-27 августларда узучы Ворлдскиллс эшче һөнәрләре буенча Дөнья чемпионатында 63 ил командасы һәм 80 илдән волонтер катнаша.

Һәркайсының кәефләре күтәренке. Көньяк Африка Республикасы күзәтүче-экспертлары “Казан-экспо” үзәге урамында рәхәтләнеп җырлап йөриләр, хәтта.
Чит илләр вәкилләренең уй-фикерләре белән кызыксындым.

Андра Брекмане, журналист:

- Латвиядән 7 кешелек команда һөнәр бәйгесендә катнаша, мин Чемпионат турында язырга килдем. Казанда беренче мәртәбә булуым, Кремльне бик ошаттым, борынгы архитектура корылмаларына сокландым. Казанга инде мең елдан артык, борынгы һәм дәрәҗәле шәһәр. Ригада яшим, безнең шәһәргә 800 ел гына әле. Рус телендә укыту алып барылмый, кинофильмнардан рус теленә өйрәнәм. Нәрсә әйткәннәрен аңлыйм, ләкин, русча авыррак сөйләшәм, сөйләм телемне камилләштерегә тырышам. Халыклар үзара дус-тату яшәсен иде. Казанда дустанә мөнәсәбәт күрсәтелә, зур рәхмәт!

Әхмәт Әл-Халиди, волонтер:

- Россиядә Сочи шәһәрендә халыкара яшьләр фестивалендә булган идем. Шул вакытта Казанга да кыска гына сәяхәт ясап алдым. Ворлдскиллс чемпионатының Казанда узачагын ишеткәч, Казанны тагын бер күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырасым килмәде-волонтер булып язылдым. Татарстанга бару теләгем бик көчле булгангадыр, сайлап алу турында җиңдем. Казанга килгәнемә, тарихи вакыйгалар эчендә кайнавыма бик шатланам. Гыйрак кешесе мин, инженер белгечлегенә укыйм, берүк вакытта эшлим дә.

Солека Киодаше, тележурналист:

- Көньяк Африка Республикасыннан килдек. Бик ерак очасы булгач, башта курыктым. Казанны карап йөрибез: шундый да матур һәм төзек шәһәр дә булыр икән дөньяда, дип, сокланабыз. Казанга, ярый әле, килгәнбез, дип шатланабыз. Кунакханәдә, урамда ачык йөз күрсәтелә, без бик канәгать. Казан турында да видеоязма әзерлибез, ватандашларым белсен шундый матур җирләрне. “Казан-экспо”га барганда яшеллеккә хозурланам, Африкада ком чүлләре бит, монда урман да урман. Гаҗәеп манзара! Казанга тагын киләм әле.

“Казан-экспо” үзәге территориясендә җырлап йөрүче “артистлар”ны да туктатып таныштык. Алар күзәтүче-экспертлар Валентин Мудау белән Бенардо Сетати икән. “Бразилиядә узган Ворлдскиллста катнашкан идек. Казандагы Дөнья чемпионаты да бик яхшы оештырылган, Россиягә, Казанга килүебез шатлыгы күңелләребездән җыр булып ташый”, - диделәр беравыздан җор телле африкалылар.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading