16+

Казаннан ерак түгел урнашкан җиләкле урыннар

Җәйнең иң матур һәм тәмле чоры. Болын-кырларда җиләкләр дә пешә башлады.

Казаннан ерак түгел урнашкан җиләкле урыннар

Җәйнең иң матур һәм тәмле чоры. Болын-кырларда җиләкләр дә пешә башлады.

Ял көннәрендә күпләр авылларга кайтып җиләк җыярга планлаштыра. Гадәттә, һәр кешенең үзе генә белгән җиләкле урыны була. Бу урын турында алар әйтергә дә теләми. Әмма җиләк сәгать саен пешеп тора, һәркемгә җитәрлек. Без исә Казаннан ерак булмаган җиләкле җирләрне барладык:

Озёрный бистәсе янындагы болыннар

Биектау районының Әлдермеш һәм Дөбьяз авылы тирәләрендәге болыннар

Питрәч районының Пимер авылы тирәсендәге Мишә елгасы ярлары буе

Лаеш районының Боровое Матюшино янындагы урман болыны

Югары Ослан районының Клющище, Матюшино, Ташевка авыллары болыннары

Яшел Үзәннең Шырдан,  Түбән Вязовые, Зур Ключи авыллары тирәсе.

 

Җиләккә иртән барырга тырышыгыз. Артык эссе дә булмас, җиләк тә күп булыр.

Күңелле яллар сезгә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading