16+

Оста куллы Әлфирә: «Балаларга хәзер люлька, бишекләр модада»

Әлфирәне кайберәүләр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина концертлары аша күреп беләдер. Алар – бертуганнар. Быел Зөлфирә туган көне уңаеннан үткәрелгән концертта апасын да сәхнәгә чыгарды.

Оста куллы Әлфирә: «Балаларга хәзер люлька, бишекләр модада»

Әлфирәне кайберәүләр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина концертлары аша күреп беләдер. Алар – бертуганнар. Быел Зөлфирә туган көне уңаеннан үткәрелгән концертта апасын да сәхнәгә чыгарды.

Әлфирәнең дә тавышы матур, моңлы. Ни сәбәпле сәхнәне сайламавы белән кызыксындым. 

“Кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала алып кайткач, зур сәхнәдә чыгыш ясау уйлары бөтенләй баштан чыкты. Бүгенгә популяр җырчы апасы булу – минем өчен зур горурлык. Быел Зөлфирәнең туган көне уңаеннан үткәрелгән концертта бергә чыгыш ясадык. Хыялым чынга ашты дисәк тә була”, – ди Әлфирә. 

Табигатьтән бирелгән матур, моңлы тавышы булу өстенә ул бик уңган да. Бала ялында булуга карамастан, бер генә дә эшсез тормый. 
“Әлегә мин декрет ялында, тик торырга яратмыйм. Һаман яңа һөнәрләр өйрәнәм. Каш ясарга өйрәндем, җиләк-җимештән букетлар ясадым. Хәзер интерьерга туры килә торган кәрзиннәр, пуфлар, сумкалар, келәмнәр, балалар өчен люлькалар бәйлим”, – ди оста куллы Әлфирә. 

Кәрзиннәрне ул моннан ике ел элек интернетта күреп ала. Башта бәйләп карыйм әле дип кенә башлаган эше яраткан шөгыленә әйләнә. 
“Башта кәрзиннәр, аннан башка әйберләр бәйлисе килә башлады. Элек тә инәләр белән бәйли белә идем. Кечкенә вакытта дәү әнием йон носки бәйләргә өйрәтте. Үзем  теләп, кызыксынып утыра идем. Хәзер крючок белән бәйлим. Миңа шулай җайлырак. Схемаларны, бизәкләрне интернеттан табам. Кайберләрен үзем уйлап чыгарам. Төсләрне дә, стильне дә заказ бирүченең өй эчендәге интерьерга туры килә торган итеп эшлим. Бөтен кешегә дә бер төрле әйбер бәйләмим. Үземнең фикеремне җиткерергә тырышам, әмма ахыргы сүзне барыбер заказ бирүче әйтә, аның теләге буенча эшләнелә”, – ди бәйләү остасы. 

Россиягә карата санкцияләр кулланыла башлагач, күп өлкәләрдә чикләүләр барлыкка килде. Бәйләү өчен җепләр табу да кыенлашкан икән. Бәяләр үзгәрде, товарлар хәзер озаграк кайта башлады. Шуңа бәйле рәвештә, заказны үтәү вакыты да артты, ди әңгәмәдәшем. 
Әмма кулдан эшләнгән әйберләргә ихтыяҗ барыбер кимеми. Киресенчә, арта гына. Чөнки алар үзенчәлекле, эксклюзив. 

“Соңгы арада сумкалар һәм балалар люлькаларына заказлар артты. Җәй айларында сумкаларга бик еш заказ бирәләр. Чөнки җәй җыйнак, оригиналь һәм матур сумкалар белән йөрер өчен бу менә дигән вакыт!  Балаларга люлька, бишекләр дә модага кереп китте. Матур итеп эко материалдан эшләнелгән бишекләрдә баланың йокысы да татлы була.  Кул эше булгач, кыйммәт тора дип әйтүчеләр дә, эшне бәяләүчеләр дә бар. “Ничек матур, күренеп тора җан биреп эшләнелгәне”, – диләр. Әлбәттә кул эшләре кыйммәтрәк йөри. Чөнки алар заводтан чыккан миллионлаган бер үк төрле товар түгел бит. Аны эшләү өчен күп вакыт кирәк. Үзем кулы эш белгәннәргә сокланып карыйм”, – ди Әлфирә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading