16+

Казансу ярында гаилә паркы төзеләчәк

Казанда Сукно бистәсендәге тузган торакларны сүткәннән соң, яңа йортлар төзеп куелды. Аларның зәвыксыз проектлары тәнкыйть утына тотылды тотылуын. Ләкин вакыт узган, төзелгән йортларны кире сүтеп булмый иде инде.

Казансу ярында гаилә паркы төзеләчәк

Казанда Сукно бистәсендәге тузган торакларны сүткәннән соң, яңа йортлар төзеп куелды. Аларның зәвыксыз проектлары тәнкыйть утына тотылды тотылуын. Ләкин вакыт узган, төзелгән йортларны кире сүтеп булмый иде инде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге төзелешләрне шәхсән үзе күзәтчелектә тота бүген. Тарихи җирлектә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы да Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова катнашты.
Уң як Болак урамы, 51 адресындагы күп функцияле комплекс «шәһәр нормативларына җавап бирә» дип табылды. Мәҗит Гафури урамындагы бинага өстәп төзелгән янкорма да комиссия тарафыннан яклау тапты. Олеся Балтусова фикеренчә, Апанаев мәчете янындагы тарихи квартал эчендәге торак йорт (Каюм Насыйри урамы, 31) үзенең архитектурасы һәм яктырту чишелеше белән тарихи җирлеккә яраклаштырылган. Зур Кызыл урамындагы биш катлы торак йорт та борынгы биналар ансамблен, ягъни күренешен бозмый. Яшьләр урамында төзеләчәк бер катлы агач йорт проектына да фатиха бирелде. Тельман-Касаткин урамнарында төзелгән дүрт катлы торак йортның түбәсе проектта яссы рәвештә. Урамдагы элегрәк төзелгән йортларның түбәләре авыш. Президент Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне килештереп бетерергә кушты. Шамов хастаханәсе янындагы «Г» блогы янкормасын яктырту мәсьәләсе шулай ук чишелеш таләп итә.

«Казан» милли мәдәният үзәге артындагы тау битендә гаилә һәм балалар паркы төзеләчәк. Ул төзекләндерелгән Кремль яр буеның дәвамы булачак. Яңа парк күңел ачу, сәүдә эчтәлегендә күзаллана. Президент Рөстәм Миңнеханов проектның шәһәр өчен, казанлылар һәм туристлар өчен әһәмиятле булуын әйтте. Президент шулай ук Казансу ярларының «Казан» милли мәдәният үзәгеннән Миллениум күперенә һәм Киров дамбасыннан Ленин дамбасына кадәрге өлешләрен төзекләндерү планнары барлыгын да искәртте.

Йөк тимер юлларын һәм йөк елга портын Казанның үзәк өлешеннән шәһәр читенә чыгару мәсьәләсе дә өйрәнелә.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading