16+

«Күбрәк бала табарга – шәп яшәргә»

«Күбрәк бала табарга – шәп яшәргә» («Больше рожать – здорово жить») үзәгенең үз эшен башлаганга 30 августта бер генә ел була әле. Ләкин тиздән әни булырга җыенган 240лап хатын-кызга ярдәм итәргә өлгергән инде ул.

«Күбрәк бала табарга – шәп яшәргә»

«Күбрәк бала табарга – шәп яшәргә» («Больше рожать – здорово жить») үзәгенең үз эшен башлаганга 30 августта бер генә ел була әле. Ләкин тиздән әни булырга җыенган 240лап хатын-кызга ярдәм итәргә өлгергән инде ул.

Бу үзәк булачак әни­ләрне үзләренең һәм нарасыйларының да сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтә, дөрес яшәү рәвешен алга сөрә. Акушер-гинекологлар укыган файдалы лекцияләр, йөкле хатыннарның туклануы буенча семинарлар, перинаталь йога буенча практик күнекмәләр, дөрес суларга өйрәнү, яңа туган баланы карау һәм күкрәк сөте белән тукландыру, эмоциональ киеренкелектән котылырга өйрәткән дәресләр – болар барысы да булачак әниләр өчен бушлай. Әни булырга карар кылган 60лап хатын-кыз ике көн дәвамында әнә шуларга өйрәнә. Елга дүрт тапкыр уздырыла мондый уку-өйрәтүләр. Февраль-апрель айларындагы сессияләр уңышлы үткән инде. Хәзер 17-18 августта 60лап кешеле тагын бер төркем туплана. Бу проектта катнашкан һәркемгә йөклелек чоры һәм бала табу буенча методик әсбап, булачак бәхетле әти-­әниләр белешмәсе бүләк ителә.

Бу уңайдан журналистлар белән җанлы сөйләшү дә булды. Каләм әһелләре белән очрашуга Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча ко­миссия рәисе Светлана Захарова һәм биш бала әнисе, әлеге үзәкнең җитәкчесе Анна Прохорова килгән иде.Анна Прохорова өчен бу тема аеруча да якын. Олы баласына – 16, иң кечесенә – яшь ярым, ә үзе кызлар кебек 40 яшьлек бу ханым әни булуның хатын-кыз тормышында зур роле турында сөйләде. «Бала тапкан саен офыкларым киңәйде, кызыксынуларым, мавыгуларым артты», – ди ул. Һәм хатын-кызларны, мин йөкле дип, яки бала таптым дип кенә, тормыш арбасыннан төшеп калмаска, моның өчен үзләрен яратырга, сәламәтлекләрен кайгыртырга чакырды. Биш балалы, «әни булып эшләүче» сөйкемле ханым авызыннан бу сүзләр аеруча үтемле яңгырады.



фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X