Шәһри Казан

Күчереп йөри торган мәчетләрне күргәнегез бармы? Без күрдек...Башкортстанда

Татарстан юлларында тезелеп киткән мәчетләргә ияләштек инде. Ә менә Башкорстанда мосафирлар өчен махсус проект тормышка ашырып яталар, ул да булса модульле мәчетләр.

Кереп гыйбадәт кыласың да, юлыңны дәвам итәсең. Әлеге намаз уку бүлмәсен кая кирәк шунда күчереп тә куярга була.

Әлеге модульле мәчетләрне мин Башкорстан якларында йөргәндә күрдем һәм аның ничек килеп чыгышы турында кызыксынырга булдым. Бу сорауга җавап эзләү мине Уфага кадәр китерде. Баксаң, намаз уку бүлмәләрен республика юлларында урнаштыру һәм, гомумән, аның проектын булдыру идеясы яшь егет Алмаз Вәлиевка килә.

Шунысын әйтергә кирәк, бүген ул Башкортсан диния нәзарәтендә эшли, әмма гел алай булмаган шул. 2013 елда мөселман егете бер бизнеска керешкән булган һәм барысы да килеп чыкса, республика буйлап төньягыннан көньягына кадәр мәчетләр куеп чыгачакмын дигән нәзер әйткән.

Берничә ел Алмаз үзенең шул идеясы белән янып йөргән. 2019 елда исә ул Башкортсан мөфтие Айнур Биргалин белән таныша һәм аңа проекты турында сөйли. Республика юллары киңәйтелә башлый, шулай ук капиталь бина булган мәчетләрне теркәргә дә кирәк, шуларның барысын да уйлап, күчереп куя торган модульле намаз уку бүлмәләрен ясарга кирәк дигән фикергә киләләр.

– Мондый проектны уйлап чыгарырга нәрсә этәргеч булды сезгә? – дип сорарга булдым.

– Беләсезме, мин гел Татарстанга кызыга идем, анда зур юлларда һәм һәр ягулык станциясендә диярлек зур мәчет бар, шунда рәхәтләнеп кереп, намаз укырга була. Башкорстанда да шундыйрак мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде, әмма, алда әйткәнемчә, капиталь бина төзү күп акча да таләп итә, юл төзелеше эшләре дә республикабызда күп алып барыла, шуңа күрә намаз укырга шартлар тудыру өчен иң кулае модульле бүлмәләр ясау булыр дип уйладык. Шунысын да исәпкә алырга кирәк иде, безнең якларда, үзегез беләсез, җылы вакытлар бик аз, яңгыры һәм кары да ява, шунлыктан мосафирлар өчен уңайлы итеп эшләргә кирәклеге аерым-ачык күренде. Әйтик, юлчы шундагы берәр кафега кереп, тәһарәтен ала да, әлеге мәчеткә кереп, намазын укый һәм сәфәрен дәвам итә. Мөселман кешесенә вакытында намаз уку мөһим бит. Безнең төп максатыбыз булып кардәшләргә гыйбадәт кыларга урын әзерләү тора, – диде Алмаз Вәлиев.

Реклама

Әлеге проектны 2019 елда сыза башлаганнар, модульле мәчетләр бүген мосафирлар өчен уңайлы итеп эшләнелгән. Бүлмәләрне Стерлитамактагы бер заводта ясыйлар, аларга барысын да әзерләп бирәләр икән, белгечләргә схема буенча аны эшләп кенә бирәсе кала.

Аның мәйданы 2,5 метрга 4 метр, идәннәре җылытыла, эчендә электр бар, утлар куелган, кирәк вакытта анда 10га якын кеше рәхәтләнеп намаз укый ала. Бүген шундый 6 мәчет Башкортсан трассаларында урнаштырылган, тагын бишесен ясарга заказ бирелгән инде. Беренчесен 2020нче елның 16 октябрендә куйганнар. Бу бүлмәләр матурлык өчен эшләнелми, алар мөселманнарның ихтыяҗын кәнагәтьләндерергә тиеш, дип белдерә проект авторы.

Модульле мәчетләрне иганәчеләр акчасына ясыйлар, анда кытлык юк, урнаштырырга җир табу гына авыр икән, чөнки моның өчен юл яныдагы кафелар уңайлы. Барысы да моңа риза булмый, әмма араларында башка милләт һәм, хәтта, дин вәкилләре дә бар. Мәчетнең берсе Игорь Александрович исемле урыс кешесенең кафесы янында куелган, бу изге эш, хәлемнән килгәнчә булышырмын, дип әйткән ул. Таһир исемле мөселман кешесе куелачак модульле бүлмәнең җирлегенә асфальт та түшәп куйган. Кайберләренең электрын түләүчеләр дә бар.

– Ул биналарны җимерерләр дип курыкмыйсызмы?

– Әйтәләр бит әле, бүредән курыксаң – урманга йөрмә, шуңа күрә дә бездә андый уйлар юк. Шунысы хак, халык монда бик тәртипле, әле нинди дә булса зыян ясаганнары булмады. Проектны башлап кына җибәргәндә, мәчетләрегезне ватачаклар дип әйтүчеләр табылды, әмма барысы да әйбәт. Ислам бит ул ачык дин, әлеге модульле гыйбадәт кылу бүлмәләренең тәрәзәләре манзаралы, намаз укыган күренеп тора, чөнки мөселманнарның яшерер нәрсәләре юк. Ул берәр кафе тирәсенддә урнашкан, анда халык та күп йөри, зыян ясарлык җай күренми. Әле менә беркөнне М5 трассасында куелганы буенча шалтыраттылар, һәркөнне кичке ахшам намазында мәчетебез гел тулы була икән.

Яшь татар егетләре Башкортстан республикасы буйлап, мосафирлар өчен кулай проектлар тормышка ашыра. Ни генә дисәләр дә, дәвамлы булсын ул, чөнки мондый социаль эшләр кешеләр арасында гомумән җылы дустанә мөнәсәбәт барлыкка килүгә китерә. Безгә хәзерге көндә шул җитми дә бит инде.

Рәсим Хаҗиев

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: