16+

Көек балаларына яңа мәктәптә урын җитәрме?!

Бистәдәге бер генә бала да мәктәпкә кермичә калмаячак. Питрәч районының Көек авылында төзүчеләр дә, укытучылар да “тузан туздырып” йөгерешә бу көннәрдә.

Көек балаларына яңа мәктәптә урын җитәрме?!

Бистәдәге бер генә бала да мәктәпкә кермичә калмаячак. Питрәч районының Көек авылында төзүчеләр дә, укытучылар да “тузан туздырып” йөгерешә бу көннәрдә.

– Көек авылында мәктәп юк иде. Ата-аналар балаларын укырга башка җирлекләргә йөртеп азапланды, балаларның үзләренә дә кыен иде. “Ак таш” төзелеш оешмасы төзүчеләре 5 ай эчендә – рекордлы кыска срокта завод кадәрле мәктәп бинасы төзеп чыкты. Авылны мәктәпле иткәннәре өчен Татарстан һәм районыбыз җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтләребез зур! – дип башлады сүзен Көек авылындагы яңа “Алгоритм” технология лицее директоры Лариса Глибина.

Мәһабәт өч катлы бинада укыту-тәрбия, физкультура, тукландыруны оештыру өчен бөтен уңай шартлар тудырылган, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфагате дә хәл ителгән. Хәзер биредә чистарту һәм тышкы төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә.

– 1 сентябрьгә өлгерәчәкбез, төзүчеләр дә тырыша. Мәктәп 1224 урынга исәпләнгән, ләкин, 1300 гариза керде инде, гаризаларны һаман кабул итәбез. Көектәге бер генә бала да мәктәпкә кермичә калмаячак, – диде директор.

 – Беренчеләр күпме? – дим, кызыксынып.
 – 10 сыйныф җыела беренчеләр. 260 сабый белем дөньясына тәүге адым ясый. 1нче сыйныфка киләчәк күп балалы һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге 50 балага иганәчеләр ярдәмендә 50 букча, мәктәп кирәк-яраклары бүләк ителде, –дип җавап кайтарды Лариса Глибина.
 Директор сөйләгәнчә, лицей-мәктәптә укучыларга техник һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләнәчәк. “Безнең балалардан киләчәктә яхшы инженерлар һәм оста эшчеләр чыгар әле”, – дип, өметләнеп әйтте ул.

“Алгоритм” лицее фәннәр буенча укытучылар белән тупланган.
 Уку елы башлануга бәйле рәвештә тагын бер хәл итәсе мәсьәлә күзгә ташлана Көек авылында. Урам юллары нык таушалган, җәяүлеләр өчен тротуарлар юк диярлек. Мәктәпкә барган-кайткан балалар белән юл һәлакәтләре чыга күрмәсен иде инде, дигән борчу туа күңелдә.

Сүз уңаеннан, мәгариф өлкәсендәге проблемаларга кагылып, Россия президенты Владимир Путин да илдә мәгариф учреждениеләре белән проблемалар калмаска тиешлеген ассызыклаган иде. Путин шулай ук якын араларда ике, өч сменалы укулар да бетәргә тиешлеген искәртте.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading