16+

Көектә почта юк 

Редакциябезгә Питрәч районы Көек бистәсеннән шалтыраттылар. «Газетага язылып булмый, чөнки авылда почта юк. Күрше «Богородское» авылы почтасына кадәр барып йөрергә уңайсыз. Салмач бистәсе халкы да безнең кебек тилмерә», дип мөрәҗәгать итте Көек халкы. 

Көектә почта юк 

Редакциябезгә Питрәч районы Көек бистәсеннән шалтыраттылар. «Газетага язылып булмый, чөнки авылда почта юк. Күрше «Богородское» авылы почтасына кадәр барып йөрергә уңайсыз. Салмач бистәсе халкы да безнең кебек тилмерә», дип мөрәҗәгать итте Көек халкы. 

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен «Богородское» почта бүлегенә шалтыраттык. Чынлап та Көектә дә, Салмач бистәләрендә дә почта юк. Булмаган да. Бу районнар чагыштырмача яңа барлыкка килгәннәр, биредә халык саны зур тизлек белән артып бара, элемтә бүлегенә ихтыяҗ зур. Әнә Көектә генә дә «Светлый» торак комплексы төзелгәннән соң, халык саны 7 меңнән артып киткән, ди. «Богородское» почта бүлеге җитәкчесе Елена Фаттахова әйтүенчә, Көек бистәсендә үзенә күрә бер почта бүлеге булдырып караган булганнар. 

«Кибет бинасындагы арендага алынган бер бүлмәдә почтальон эшләп алды. Түләүләр кабул итте, газеталар тартты. Әмма, ул августтан бирле эшләми инде. Кеше саны күп, хезмәт хакы аз», – ди Елена ханым. Питрәчтә хат ташучылар уртача 5 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Салмач, Көек бистәләренә барып матбугат таратырга хат ташучы юк. Почтальоннар җитми. Икенче сәбәп, Богородское белән бу бистәләр арасындагы юл бик начар. Асфальт та салынмаган.  «Пенсияләрне бу бистәләргә үзем барып таратам. Ләкин карда, буранда, пычракта юл йөреп булмаслыкка әйләнә. Чарасызлыктан әйләнгеч юлдан, Казан шәһәре аша барырга туры килә», – ди Елена ханым. Җитмәсә, бистәгә барырырга почта машиналары да җитми. Көек, Салмач бистәсендә яшәүчеләр матбугатка язылырга, почта аша хезмәтләргә түләргә теләсәләр Богородский бистәсенә барырга мәҗбүр. Тик берәүнең дә атна саен газета алыр өчен генә фәлән километр юл узып күрше авылга барып йөрисе килми. Шуңа да хәзер анда матбугатны өйгә яздыручылар бармак белән генә санарлык. Бу хәлгә халык та канәгать түгел, Богородский почта бүлеге җитәкчесе дә шикаятьләрдән туйган. «Нишләргә дә белгән юк, чишеп булмаслык проблема булды бу. Бәлки Президентка хат язарга кирәктер? Богородский Питрәчкә якынрак, Салмач белән Көек бистәләре Казанга якын. Аларга аерым почта бүлекчәсе булдырырга кирәк, – ди Елена Фаттахова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading