Бу гап-гади вакыйгадан соң байтак ел узды инде. Мин, «Урал» мотоциклы белән, ферма тыкрыгыннан үзебезнең урамга таба төшеп барам. Урам юлына җитәрәк, безнең өй турысында, зур булмаган баткак урын бар иде.
Скопировать ссылку
Бу гап-гади вакыйгадан соң байтак ел узды инде. Мин, «Урал» мотоциклы белән, ферма тыкрыгыннан үзебезнең урамга таба төшеп барам. Урам юлына җитәрәк, безнең өй турысында, зур булмаган баткак урын бар иде.
Күршеләр киртә аша аның өстенә коры бәрәңге сабагы атканнар. Сабаклар өстеннән песи-песи генә үтеп китмәкче идем, китәрсең, бар, баттым да калдым. Юлга чыгып җитәргә аз гына калган иде югыйсә.
Карасам, нәкъ шул вакытта юлдан бер «Беларусь» тракторы үтеп бара икән. Аңа ишарәләргә, хәтта шул хакта уйларга да өлгермәдем, трактор туктап, аннан яшь кенә ике егет сикереп төште дә, йөгерә-йөгерә килеп, мин утырган мотоциклны баткан җирдән этеп тә чыгарды. Мин гаҗәпләнергә дә өлгермәдем. «Һай рәхмәт, егетләр, – мин әйтәм. – Кемнәр булдыгыз соң әле сез, танышлар да түгелбез».
– Мин сине беләм, – ди аларның берсе. – Бервакыт син мине шушы мотоциклда Ушмага илтеп куйган идең.
Татарчалы-русчалы сөйләшкән бу егетләр – Ушма авылы удмуртлары икән. Берсен ничек «авылына илтеп куюымны» да хәтерләдем. Мотоцикл белән Балтачтан кайтышым иде. Балтач башында күрәм, мин кайтасы якка юл буйлап әкрен генә ике кеше атлый. Юлда машиналарның аз, авыл араларында җәяү йөрүчеләрнең күп чагы бу. Мин үзем дә җиде чакрымлы Балтач белән Карадуган арасын җәяүләп күп таптадым. Башта, колхозда эшләгән елларда, өч ел кичке мәктәпкә йөрдем. Балтачта эшләгәндә дә берничә елдан соң гына мотоциклга тиендем. Әле анысы да бит җәй уртасы транспорты гына.
Юлдагыларның берсе – Ушмада яшәүче өлкән яшьтәге милиционер Николай Афанасьев икән. Гади генә, юаш кына абзый. Ачуы чыккан чакларында юаш күренмәгәндер, Аллага шөкер, миңа андый чагы очрамады. Милициядәгеләрнең дә, бүтән хезмәттәгеләр кебек үк, аз хезмәт хакына гади генә яшәгән, машинасыз йөргән, өстенлекләре булмаган еллар бу. Сталин чоры үткән, Путин чоры әле офыкта да шәйләнмәгән чак бит, нинди өстенлек ди әле. Николай абыйны мотоцикл бишегенә утырырга чакырдым, рәхмәт әйтеп утырды. Аның юлдашы арттагы утыргычка менеп кунаклады. Киттек кайтып. Борынгы Себер тракты буйлап Балтачтан безнең авылга кайтканда, руслар белән удмуртлар яши торган Кече Лызи авылын үтәсе бар. Казан ханлыгы мәскәүләр тарафыннан басып алынганнан соң барлыкка килгән бу авыл заманында руслар өчен генә салынган, ә биредәге удмуртларны инешнең югары агымына, ягъни хәзерге Ушма якларына кысрыклаганнар. Балтач зурайганчы, Кече Лызида волость үзәге булган.
Ушма юлына Кече Лызида көньякка таба кырт борылып керәсе. Борылышка җиткәч, Николай абый мотоциклдан төшмәкче булган иде дә, мин, Ушмага менгерәм инде дип, юлны дәвам иттердем. Олы кешене ничек юл уртасында калдырасың, Җитмәсә, Николай абыйның кызы белән бер оешмада эшлибез. Ушма ерак та түгел. Николай абыйның юлдашы да безнең белән Ушмага кадәр кайтты. Менә шул рәхмәтле егет, минем очраклы бер ярдәмне исендә тотып, мотоциклым белән мине баткактан этеп чыгарды. Әле шулай «әҗәтен түли алуына» куанды да дип беләм. Мин аның исемен дә белми калдым, белмәгәч, шуннан соңгы тормышын да беркемнән сораша алмадым. Тормышында уңгандыр кебек тоела ул миңа. Бүтәннәрнең кечкенә генә яхшылыгына да рәхмәтле булу эзсез калмагандыр, иншалла.
Комментарийлар