Шәһри Казан

Кем булырга телисең?

Бу сорауны еш бирәләр бит инде мәктәптә түбән сыйныфларга. Вәт, безнекендә дә шул ук хәл.

– Балалар, кем булырга телисез?
Балалар тын. Укытучы көтә. Ә көтәсе юк, балалар сантый түгел, алар гомум төркемгә юнәлтелгән сорауга беркайчан да җавап бирми.

Өлкәннәр генә ул: «Ханымнар һәм әфәнделәр, бу юлы кемне депутат итеп сайлыйсыз?» – дисәң дә, шундук урыннарыннан кубарга тора. Ә баланың һәркайсына аерым игътибар бирергә кирәк. Шунда гына ул нәрсәдер әйтергә мөмкин. Теләсә. Теләмәсә, дәшми дә кала.

Ниһаять, моны укытучы да сизә һәм рәт буйлап китә:
– Камил, син кем булырга телисең?
– Полиция.
– Яхшы, ә син Шамил?
– Полиция.
– Син Илдар?
– Полковник.
– Яхшы, син Гөлсинә?
– Подполковник.
Тигез генә килгән укытучы бер мәлгә аптырап кала һәм кызга төбәлә. Ялгыш ишетмәдемме икән дигәндәй уйланып, һавада эленеп калган авазлар тезмәсенең эзен капшап тора. Аннан үз-үзенә ышанмыйча кабат сорый:
– Кем дидең, Гөлсинә?
– Подполковник, – дип кабатлый кыз, күз дә йоммыйча.

Укытучы тагын сынаулы карашын кызга төби. Тырнак астыннан кер эзләү дип булмый инде моны... Сүз астыннан яшерен мәгънә эзли дияргә ярыйдыр. Вәт, ул сынаулы карашын кызга төби: елмаймыймы, күзләре хәйләкәр елтырамыймы, астыртынлыкның тагын башка билгеләре юкмы – шуны күзәтә. Тапмый. Һәм елмаеп куя. Шайтан алгыры, шушы бот буе бала ничек шулай дип шаярта белсен инде. Үзе гаепле барысына да.

Реклама

Шулай да ул күңеленә тынгылык табарга тели:
– Ә ни өчен подполковник?
Кыз сорауны аңламый һәм укытучы төшендереп бирә:
– Нигә полковник түгел?
Хәзер кыз аптырап кала. Илдарга карап ала. Һәм әйтеп куя:
– Бер сыйныфта ике полковник булмый.
Укытучының йөзе яктыра төшә. Ул тагын рәт буйлап атлый:
– Данис, син кем буласың?
– Полиция.

Укытучы баядан бирле түземсезләнеп кул күтәреп без өстендәгедәй утырган малай янына килә:
– Яхшы, ә син Дамир?
Дамир тамагын кырып ала, тавышын көйли һәм бар сыйныфка ярып сала:
– Гибибидидишник!
– Нигә алай уйладың?
– Аларга әти гел акча бирә. Мин гибибидишник булсам, әти миңа да бирәчәк. Башкалар да бирәчәк.

Укытучы сәяси хатаны төзәтергә ашыга:
– Юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре бик җаваплы эш башкара, балалар. Алар һәртөрле аварияләрне кисәтә, юл кагыйдәләренең дөрес үтәлешен таләп итә.
– Һәм акча җыя, – дип өсти Дамир.
– Штраф түләтә, – дип төзәтә аны укытучы, – ә акчаны бары тик намуссыз хезмәткәрләр генә таләп итә. Яхшы, ә Илһам, син кем буласың?
– Намуссыз хезмәткәр булам.

Укытучы аңлап җитми:
– Ни өчен? – ди ул, йомшак кына.
– Аңа акча бирәләр.
– Кем әйтте? – Бу сүз укытучы авызыннан ирексездән чыгып ычкына. Тик Илһам җавап бирә:
– Үзегез әйттегез.

Укытучы үзенең комга терәлүен күреп, сүз күпертеп тормый, ары китә. Минем малайга җитә:
– Ә син кем буласың?
– Программист, – ди малай, артык исе китми генә.
Кайтканда, малайдан сорыйм:
– Син бит гел «шпион булам» ди торган идең. Нигә «программист» дидең?
– Әти, ничек әйтим? Җыен мент арасында!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: