16+

Кем гаепле: пешмәгән ирме, көчле хатынмы?

Гаепне кемнән эзләргә? Бу хакта "Шәһри Казан" журналисты Фәнис Мотыйгуллин белән яучы Гөлназ Мөхәммәд ничек уйлый соң?

Кем гаепле: пешмәгән ирме, көчле хатынмы?

Гаепне кемнән эзләргә? Бу хакта "Шәһри Казан" журналисты Фәнис Мотыйгуллин белән яучы Гөлназ Мөхәммәд ничек уйлый соң?

Гөлназ Мөхәммәд:

– Уйга калдым. Тирә-ягымда әллә никадәр иптәш кызларым, тормыш йөген ялгызы гына тартып, үзләре генә бала үстереп ята. Барысы да әдәпле, тәртипле хатын-кызлар. Кияүгә дә аерылам дип чыкмаганнар иде. Гаилә җимерелгәндә, бер кешене генә гаепләп булмый. Шулай да, тормышның иң авыр башы хатын-кыз җилкәсенә төшә.

Берсенең ире бик тә типтерергә яратты. Хәзер хыянәт дигән төшенчә гадәткә кереп китте. Ир кешенең башкалар белән кети-мети килүе, имеш, аның башка җенестән булуы белән бәйле. Ә хатын инде үзе гаепле, имеш, ятакта тиешенчә назын биреп бетермәгән. Шушы сөйләүчеләрнең берсенең дә хатын-кызның кырыкмаса-кырык эше барлыгы акылына килмәс. Әгәр ир кайтып, җиң сызганып, гаиләсенә булышса, хатынның да үз-үзен карарга, иренә игътибар күрсәтергә вакыты калыр иде. Хыянәттән гаиләдә михнәт туа. Балалы хатын моны ничек кичерсен, аның яраткан ирен, баласының әтисен югалтасы килми. Гаилә учагы буласы өй җәнҗал тәмугына әйләнә. Кыек юлда йөргән ир, бер нәфесенә баш булмыйча, үз куллары белән гаиләсен тар-мар итә. Нәтиҗәдә, ир белән хатын, венерик авырудан дәвалана-дәвалана, бер аерыла, бер кушыла, уртак балаларын психик авыруларга дучар итеп, аерылышырга булалар. Хыянәт юлында йөргән ирләрнең күбесе шул сукмагын дәвам итәчәк, чөнки ул үзе үк авыру. Тирә-ягында бихисап хатыннар булдырып, үзенең бу дөньяда бик кирәкле кеше икәнен исбатлап, үзе дә сизмәстән, ялгыз кала.

Икенче очракта ир кеше 45 яшенә җитеп кенә гаилә корды. Бер яктан караганда, тормышы җитеш, тәҗрибә туплаган, читтә хатыны, балалары юк. Проблемасыз вариант кебек иде. Дустым киң күңелле кеше, гаиләгә матур гына, йомшак теле белән барып керде. Булачак каенана да, өметләрен өзгән җирдән, улының үз ярын табасына куанып, никах көнен көтте. Бәхетле генә яшәрләр кебек иде, әмма ир әнисенең сүзеннән чыкмый торган кеше булып чыкты. Хатыны белән икесенә генә кагылган сүзләрне әнисе белән уртаклашып, аның фикеренә генә колак салып яшәвен дәвам итте. Соңга таба әни кеше баласыннан көнләшү дәрәҗәсенә барып җитте. Онык тугач, хәлләр әзрәк җайланган кебек булса да, тора-бара элеккеге хәленә кайтты. Бала бакча яшенә җитүгә, хатын, ипотека алып, өйдән чыгып китте. Бәлки ирем артыбыздан килер кебек, дия иде очрашканда. Әтиләре килде, әмма кунарга калмады. Өйдә калган анасыннан курка иде ул. Әби кеше гомер буе үзе өчен ирен, баласын хезмәтче итеп тоткан, каршы килүчеләрне, төрле хәйләләр табып, үзенә ышандырып яшәгән булып чыкты. Ә малае әнисе сүзеннән ары китә алмаган бер ир. Мондый ирләр бик сирәк өйләнә. Гаилә кору күбрәк хатын-кызның теләге белән башкарыла.
Ир кешенең ялгызлыгына саранлык йә булмаса артык юмартлык, эчкечелек, тормыш авырлыкларыннан куркып калганлык та, хатын-кыз белән сөйләшер сүз таба алмаганлык та сәбәпче булып тора. Кайберләре, үз балаларын ташлап, яңадан яшь чибәркәйләр эзләп, гомерләрен бушка уздыра. Аларны үз яшьтәшләре белән таныштыра башласаң, «Нигә миңа карт, балалы хатын, минем әле үз балаларымны үстерәсем килә», – дип сөйләнәләр. Әйтерсең лә алдагыларын үстереп, тормыш юлына озатканнар.

Кыскача гына әйткәндә, безнең ялгызлыктан коткару юлларын эзләп, бәхетле гаилә корырга өйрәткән тормыш институтыбыз юк. Бер ирләрне генә гаепләмим мин. Шулай да, тормышның бөтен авырлыгын хатыннарга асып калдыручылар ул ир кешеләр. Әгәр дә гарәп илләрендә яшәүче ирләр белән чагыштырып карасак, «Кайда соң безнең көчле затларыбыз?» – дип ут яндырып, көпә-көндез эзлисе генә кала.

***

Фәнис Мотыйгуллин:

– Хатын-кызны аңлап бетерә алган ир-ат тумагандыр әле Җир йөзенә. Галимнәр аларның нәрсә уйлаганын ачыклап, шул хакта кәгазьгә теркәп куярга дип кулларына каләм алганда гына, гүзәл зат уеннан кире кайткан ди. Галимнәр дә аңлый алмаганны, башкалар моңа ничек ирешсен? Галәмдәге пышылдауларны ишетә алучылар әйтүенчә, җиргә ир-атлар – Марстан, хатын-кызлар Венерадан килгән, имеш. Ә Венера – сәгать йөрешенә каршы әйләнүче бердәнбер планета. Менә шундый табышмакны чишә алмыйча гомер итә инде ир-ат халкы.

Шулай булырга тиештер дә ул, бөтен табышмакны да чишеп, барлык сорауларга җавап табып бетерсәң, яшәүнең ни кызыгы бар? Үзенең беркатлылыгы белән күп ир-ат шулай уйлый... Ә алай уйламаучы хатын-кыз шул беркатлылыктан файдалана, моны бик оста кыландыручылар бар. Аннан соң, ир-атларны төрле формаларга кертеп, чыгырыннан чыгаргач: хәзер чын ир-егетләр калмады, ди хатын-кыз. Кем гаепле соң моңа? Малайлар туып тора, ир-егет булып җитлегә, әмма «чын» була алмыйча кала.

Бер таныш хатын-кыз ялгызы ул тәрбияли.
– Чын ирләр мисалы күрмичә, чын ир-егет тәрбияләү авыр, – ди.
– Ә син чын ирләр мисалы дип нәрсәне күздә тотасың?
– Мәсәлән, мин аңа кызларны кыерсытырга ярамый, дип гел искәртеп торам...

– Ә малайларны кыерсытырга ярыймы? Өлкәннәрне? Хайваннарны? Шундый «ярамый»ларың белән аңа киләчәктә үзең авырлыклар әзерлисең...
Менә шушы бер-ике «ярамый» малайларны чын ир-егеттән чүпрәккә әйләндерә. Кызларны кыерсытырга ярамый диюгә, малайлар буйсынучы роленә керә, ә кызлар шундый «тәртип» барлыгын белә һәм шуннан файдалана. Ир-атларның шундый көчсез урынын белә башлаганнан бирле, хатын-кыз мөмкинлекне ычкындырмый – кирәкле вакытта үпкәләп, ир-атларда гаеп хисе тудыра. Күп вакытта хатын-кызның үпкәләве ир-ат чынлап та аңа авырлык тудырганда яки аны кыерсытканда түгел, ә хатын-кызга кайчан кирәк – шул вакытта килеп чыга. Ир-ат үзенең үпкәсен эченә яшерә, хатын-кыз тышка чыгара. Хатын-кызның күз яше – бу инде бомбага тиң! Ир-ат әйләнә-тирәсендә 50 метр ераклыктагы һәрбер хатын-кызны кыерсытмыйммы дип уйлап эш итсә, ул беркайчан да чын ир-ат була алмаячак. Шуңа күрә ир баланы чын ир-ат итеп тәрбияләү өчен төгәл аңлатырга кирәк – кызлар сине кыерсытмый икән, аны кыерсытырга ярамый.

Кызларга юл куярга кирәк – бусы әти-әниләрнең, укытучыларның тагын бер ялгышы. Шул сүзләрне ишетеп-сеңдереп үскән ир-егет тулысынча хатын-кызга буйсыначак, чөнки аңа берәү дә кайда, кайчан кызларга юл куярга кирәклеге турында аңлатмаган. Ул бөтенесенә һәм һәрбер очракта юл куячак, үзен «чын ир-егет»кә санап, өенә кайтачак, ә анда аны «булдыксыз», «кулыңнан бер эш килми» дигән сүзләр белән каршы алачаклар. Автобуста хатын-кызларга урын бирү яхшы, әмма директор тәкъдим иткән отышлы проекттан баш тартып, аны бергә эшләүче Сафурага бирү – акылсызлык. Озын керфекле Сафура, ике дә уйламыйча, ул эшкә алыначак һәм аңа юл куйган ир-атка боламык дип караячак.

Сер түгел, кызлар джентльменнарны ярата. Әмма джентльменнар чорында туташлар ир-атлар белән ярышмаган, ир-атларның эшен башкармаган, бизнес-туташлар ул чорда бөтенләй булмаган. Кем әйтмешли, шайтан башка, җен башка, без бөтенләй бүтән заманда яшибез һәм джентльмен белән пешмәгәнне бер үк дип уйлап, ир-атлар үз-үзләрен дә алдамасын иде.

Кеше нәрсә өчен мактала – шундый булырга тырыша. Тыңлаучаннарны яраталар икән, ул тыңлаучан булырга әзер. Тормышта тыңлаучан ирдән дә файда бар һәм ул гаиләле дә булачак, әгәр хатын-кызның көчле, тыңламаучан, бәйсез сөяркәсе булса... Тыңлаучаннар тормышка яраклаша алмый. Шундый ир-атны акыллы хатын-кыз, эләктереп алып, төрлечә боргалый, ә тегесе борыла, чөнки аны тыңлаучанлыгы өчен мактап үстергәннәр. Шулай булгач, хөрмәтле хатын-кызлар, чын ирләр калмады дип, гаепне башкаларга гына аудару дөрес булмас ул, юкка гына: «Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын», – димиләр.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин, гел ирләрне генә гәепләмичә, декабрист хатыннарыннан үрнәк алырга, киңәш бирер идем хәзерг аналарга.

    Мөһим

    loading