16+

Кем үпте?

Алмаз әле кашларын төзәтте, әле чәчләрен майлап-майлап сыпырды. Костюмын бер киде, бер салды. Хатыны Миләүшә бу тамашаны сабыр гына озак күзәтте. Ике сәгать көзге янында кияү егете сыман бөтерелгән иренә:

Алмаз әле кашларын төзәтте, әле чәчләрен майлап-майлап сыпырды. Костюмын бер киде, бер салды. Хатыны Миләүшә бу тамашаны сабыр гына озак күзәтте. Ике сәгать көзге янында кияү егете сыман бөтерелгән иренә:

– Яңа ел кичәсе генә булмады инде бу. Валлаһи, өйләнгәндә дә болай кыланмагансыңдыр. Нәрсәгә шулай көязләнәсең һаман? – дип шелтә белдерде.

Тормыш иптәше исә, аның сүзләрен игътибарга алмыйча:
– Миләшем, нинди галстукны бәйлим икән? – дип, матур кием сайлавын белде.

Миләүшәнең бәйрәмгә ирен ялгызы гына җибәрәсе килми иде. Эченнән янса-көйсә дә, елмаерга тырышты. Алмазның күлмәк якасын рәтләде, өс киемен кулына ук алып килеп тоттырды.

– Карале, әтисе, кәртинкәдән төшкән кебек булдың. Йөземә кызыллык китермә. Анда чабуыңа басып торучы булмас, чамаңны белеп эч, – дип бармагын янагандай итте. – Алай да бик соңарма инде, – дип озатып калды.
Ир Миләүшәсен кочып үпте дә, сәгать уникеләрдә кайтып җитәрмен, дип чыгып китте. Артыннан бүлмәгә тәмле хушбуй исе аңкып калды...
Сәгать теле уникене сукты. Хезмәттәшләре белән Яңа ел кичәсенә киткән сөекле ирен Миләүшә озак көтте. Сәгать бер булды, ике дә тулды. Алмаз күренмәде. Ниһаять, ишектә кыштырдаган тавыш ишетелде. Миләүшә стенадагы сәгатькә күз салса, ни күрсен, өч тулып килә. Соңга калмаска дип сүз биргән ире исерек, көч-хәл белән атлап керде дә, йокы бүлмәсенә дә барып җитә алмыйча, диванга ауды.

Миләүшәнең хәләл җефете каршына чыгып зилзилә уйнатасы килсә дә, йоклаганга салышып, таңны аттырды. Ә иртән торуга, берни булмагандай, коймак пешерергә кереште. Аш бүлмәсендә чыжлаган табаны күргән Алмаз ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Түр якка узды да, караклыкта тотылган бур сыман, Миләүшәнең күзләренә карарга куркып утырды. Хатыны кайчан беренче булып сүз башлар дип көтте. Тегесе, авызына су капкан кебек, дәшәргә уйламады да.

– Миләшем, чәчәгем, ни бит... кичә күбрәк эчелгән. Бик ачуланма инде, матурым, – дип сүзне нидән башларга белмичә ык-мык килде Алмаз.

Ә хатыны коймак пешереп бетерде дә, түр бүлмәгә чыгып, иренең кичә бәйрәмгә кигән күлмәген алып керде. Якасына төртеп:
– Ни бу? – дип сорады.
Махмырдан интеккән ирнең күзләре дүрт булды.
Башын озак кашып торганнан соң:
– Хм... Иннек эзе, – диде.

– Иннек икәнен үзем дә күрәм. Кемнеке? Ничек? – дип, Миләүшә иреннән прокурор сыман сорау ала башлады.

– Карлыгачым, сандугачым, сине генә яратам! – дип сайрый башлады Алмаз. – Валлаһи, берни хәтерләмим.

Ир бер кызарынды, бер бүртенде. Сүз таба алмый интекте. Аннан суыткычтан тозлы кыяр суы алып эчте.

– Кояшым, аем, йолдызым, әйдә тыныч кына аңлашыйк. Җимешем, бәгырем, син генә йөрәгемдә. Кара кашым, бөрлегәнем... Тә-әк, хәлләр менә болайрак, – дип хатирәләрен яңарта башлады.

– Кичә урамга чыккач, таксига утырдым. Ялгызым гына бардым. Мин килгәндә, утырышканнар иде. Беренчесен «штрафной»дан башладым. Икенчесен мәҗлес ачылу хакына тоттык. Өченчесендә тәпи юдык. Цехыбызда эшләүче Рөстәмнең малае туган бит. Дүртенчесендә фатир котладык. Бишенчесе – Маратны бүлек мөдире итеп куйганнар. Ә менә алтынчысында дуңгызны озаттык.  Җиденчесендә күсене каршы алдык... Җырладык. Син яраткан «Су буйларында»ны җырладым. Биедек. «Әпипә»не, латышча, чегәнчә... Талгын бию дә булды. Анысына ашханәдә эшләүче Гөлүсәне дәштем. Өч тапкыр.

Әлегә кадәр ирен тыныч кына тыңлап утырган  Миләүшә кашларын җыерды:
– Өч тапкыр?!
– Акыллым, тукта, кызма! Ул бит кирәкле кеше, буфетта эшли. Төшкә кайта алмаганда, иреңне ул сыйлый. Чү, гүзәлем, бу Гөлүсәнең иннек эзе түгел.

– Әһә, аның нинди икәнен дә беләсеңмени?
– Юк инде, җаным, әллә ни уйлама. Гөлүсә иренен гел кып-кызылга буяп куя, ә бу ал төстә бит.

– Ярый, бәйрәм хакына кичерәм. Яңа ел бүләге дип кабул ит, – дип, бу сөйләшүгә нокта куйды хатын.
– И миләшем, чәчәгем, карлыгачым, сандугачым, былбылым, кояшым, аем, йолдызым, җимешем, бәгырем, кара кашым, акыллым, гүзәлем, матурым, бөрлегәнем, син бит минем бер генәм, – дип, хатынын кочагына алды Алмаз.

Миләүшәнең бу хәтле назлы сүзне туй көнендә дә ишеткәне булмагандыр. Үзен бик бәхетле хатын итеп тойды. Аңлашып, яратышып яшәү – язмыш бүләге бит ул. Бүләк дигәннән, Яңа елга алган алсу иннеген сөртә дә алмас инде хәзер. Алмазына ачу итеп, ап-ак якага иннек эзен үзе салды бит Миләүшә...

Зилә Мөдәррисова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading