16+

Кемгәдер - биш мең, кемгәдер - ун мең... Пособиеләр түләү тәртибе

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова коронавирус вакытында балалы гаиләләргә каралган дәүләт ярдәмнәре турында сөйләде. 

Кемгәдер - биш мең, кемгәдер - ун мең... Пособиеләр түләү тәртибе

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова коронавирус вакытында балалы гаиләләргә каралган дәүләт ярдәмнәре турында сөйләде. 

– Коронавирус пандемиясе вакытында без бер нәтиҗәгә килдек – кешенең рәсми теркәлеп эшләве мөһим. Күбебез коры хезмәт хакына гына яшибез. Коронавирустан зыян күргән кешеләр арасында бары документлары тәртиптә булган хезмәткәрләргә генә пособиеләр түләнде. Эш бирүчеләр дә истә тотсыннар иде. Һәр хезмәткәр артында аның гаиләсе бар. Шуңа да эшкә урнашканда бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк, – диде Эльмира Зарипова матбугат очрашуында. 

5 мең сум 
Әлеге акчага 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр дәгъва кыла ала. 12 майдан кергән үзгәрешләр буенча, әлеге пособие ана капиталына ия булучыларга гына түгел, 2017 елның 1 апреленнән туган балаларга да бирелә. Өстәмә акча өч айга каралган – апрель, май, июнь. Татарстанда бу акчаны 136 меңнән артык кеше алыр дип көтелә. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга була. 

4686 сум 
Әлеге пособие уртача айлык керемнәре елның икенче кварталына төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләдәге һәр балага каралган. 
Айлык түләү төбәктә балаларга билгеләнгән яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә, ягъни – 4686 сум. Әлеге пособие бер елга билгеләнә. Республикада бу акчаны 27 меңнән артык гаилә алыр дип көтелә. 

10 мең сум
Бүген бу өстәмә акчаны алыр өчен республикада 296 мең гариза кабул ителгән. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча 3 яшьтән – 16 яшькәчә балаларга каралган. Акча 1 июньнән түләнә башлаячак. 

3 мең сум
1 марттан коронавирус сәбәпле зыян күргән, эшсез калган кешеләрнең 18 яше тулмаган балаларына өч ай (апрель, май, июнь) дәвамында түләнә

12130 мең сум 
Бу – эшсезлек буенча максималь пособие суммасы. Аны 1 марттан коронавирус сәбәпле эшсез калган кешеләр алырга хокуклы. Пособиене алыр өчен мәшгульлек үзәкләрендә теркәлергә кирәк. Акча апрель, май, июнь өчен түләнә. 

Федераль түләүләрдән тыш Татарстан күләмендә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре дә җитәрлек. Күбесе инде уңай нәтиҗәләр бирә. Әйтик, авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче, өченче баласын тапкан өчен 50, 100 мең сум пособие түләнә башлагач туучы балалар саны сизелерлек арткан. 

Эльмира Зарипова әйтүенчә, 6 майда Татарстанда эшсезлек, кыскартулар, отпуск ялларына җибәрүләр буенча иң югары нокта булган. Хәзер хәл акрынлап җайлана башлаган. Соңгы ике атнада оешмалар ачыла, эш бирүчеләр вакансияләр тәкъдим итә. Сәүдә өлкәсендә эш тәкъдим итүчеләрнең акрынлап артуы да сөендерә.

Министр эш эзләүчеләргә киңәшен дә бирде. Анкета, резюмены тутырганда кирәк өчен генә түгел, ә кеше бар мөмкинлекләрен күрсәтеп язсын иде, дип искәртте. Эш тәкъдим итүчеләр бу мәгълүматларга зур игътибар бирә, диде. 

Шунысын да әйтергә кирәк, коронавирус пандемиясе шартларында эш базарында яңа төшенчә барлыкка килгән – дистанцион эшләү. Эльмира Зарипова фикеренчә, кайбер эш бирүчеләргә бу алым ошаган. Аренда өчен түлисе юк. Өйдән эшләгәндә дә хезмәткәр шул ук хезмәтне башкара. Сыйфатка зыян килми. Шуңа да пандемиядән соң да шул рәвешле эшләрен дәвәм итүче оешмалар булыр дигән фикердә ул. Сүз уңаеннан, Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертелеп, дистанцион эшләүне законлаштырырга җыеналар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading