«Шәһри Казан» 30 еллыгын каршылар көннәр якынлаша. Шул уңайдан тарихны барлыйбыз. Газетабыз битләрендә 30 ел элек чыккан язманы сезгә тәкъдим итәбез.
Кешегә машина җене кагылган заман. Автомобиле булганнар утыра да рәхәтләнеп җилдерә.
Һәрхәлдә, читтән караганда шулай тоела. Гараж җитмәү, ягулык җитмәү турында уйлап та бирмибез. Хәер, машинасы булса, куяр урыны табылыр анысы. Бензины да акмаса да тама әле. Ә менә запас частьлар белән нишләргә? Ә запчасть юк. Кибет киштәләрендә хет йомырка тәгәрәт. Аптырагач, кеше базарга килә. Автомобиль базарына.
Һәр шимбәдә халык, кәгазьгә ябырылган корт күче күк, Казанның Ямашев проспектындагы автомобиль кибете каршындагы мәйданчыкка җыела. ...Сатып алучыны нинди нужа китерә соң монда? Дөнья бетереп эзләп тә таба алмаган детальне шушында юнәтеп булмасмы, дип килә ул. Ә запчастьны кем сата. Сатучыларны өч төркемгә бүләргә булыр иде. Берәүләрнең кулында иске детальләр. Күрәсең, машиналары тузган, ә менә дирбияләре эшкә яраклы. Ташлап булмый бит. Бәлки кемнеңдер машинасына ярап куяр. Бу төркем кулында булган байлыгын берьюлы чыгарып сала. Бәясенә дә исе китми. Сатулашып-хәрәмләшеп торырга да яратмый.
Икенче төркемгә керүчеләр – базар юлында шомарган бәндәләр. Болар иң кирәкле запчастьларны күче белән кулга төшерәләр. Бу төркем базарда бер урында кунакларга яратмый. Малны да уптым илаһи күмәртәләп салырга ашыкмый, берән-сәрән генә чыгара. Алдын-артын карап, сакланып йөрергә тырыша. Бәяләр аның кулында теркөмеш кебек сикереп тора. 70-80 сумлык тәгәрмәчләр 200-250 сумга җитә. Товарны шудыра алмаса да исе китми. Киләсе шимбәдә тагын пәйда була ул.
Без соңгы вакытта: фәлән урамнан машина урлап киткәннәр, дигән шомлы хәбәргә күнегеп барабыз. Гадәттә, бу «бәхетсез» автомобильләрне шәһәр читендәге аулак урында «чишендерәләр», чөнки урланган мал белән ерак китә алмыйсың. Машина каракларына атка караганда камыт кыйммәтрәк. Алар кулы белән салдырып алынган запчастьлар автомобиль базарына килеп эләкми, дип кем әйтер. Өченче төркем кулында әнә шул таланган машиналарның «эч-баш»ы.
Укучыда: «Нишләп соң машина каракларын базарда эләктермиләр?» – дигән сорау туарга мөмкин. «Эләктереп булмый шул, – ди Ленин районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Олег Кулешов, – машина хәрби корал түгел. Детальләренә номер сугылмаган. Сатучы кулындагы кардан валының, әйтик, урланган машинаныкы булуын ничек исбатлыйсың?»
Әйе, кирәкле запчастьны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган заман. Нишләргә соң? Һич югында «Автосервис»та, автотранспорт предприятиеләрендә запчастьлар эшләп чыгара торган махсус цехлар ачсак, ихтыяҗны азмы-күпме канәгатьләндереп булыр иде. Бик аптыраганда, кирәкле детальне аларга заказ биреп эшләтеп алырга да мөмкиндер бит?
Монда автомобиль үзе дә сатыла. Сатыла дигәннән, акчаңны чыгарып бирәсең дә руль артына утырып кайтып китәсең, дип уйламагыз. Сатучы белән алучы арасына кибет килеп керә. Дөрес, машина хуҗасы товарын базарга чыгарып тормыйча турыдан-туры кибеткә генә дә тапшыра ала. Кибет исә сатып җибәрә. Сатучы белән алучы бер-берсен күрми дә. Ә базар ниемә хаҗәт соң? Машинасын сатарга теләгән кеше алучыны нәкъ менә базарда таба. Хакына килгәндә, машинага кытлык заманда хуҗаның товарны кибет куйган бәягә генә сатасы килми.
...Кайберәүләр бигрәк юмарт. Акчаны пачкалап тондыра. Җәлт иттереп чыгара да бирә. Ул ничек чыгарып бирсә, син дә шулай тыгып куясың. Пачкалы акча бит. Санап торасы да юк. Миңа ул пачкаларны Ленин районы эчке эшләр бүлегендә «санарга» туры килде. Җәмгысы өч пачка бишлек, бер пачка унлык. Хикмәт шунда, пачканың асты-өсте чын акча. Ә уртасы шыплап тутырылган кәгазъ. Җинаятьчеләр телендә «курчак» дип атала ул. Шулай итеп, кайбер ачык авызлар «Жигули»ны «курчак»ка да биреп җибәрергә мөмкин.
...Хәлбуки, кибетне һәм базарны шәһәр читенә күчереп кенә спекулянт, мошенник та бетмәячәк. Чын базар һәм чын товар кирәк. Әлегә тиешле тәртип урнаштыру шарт. Югыйсә, Ямашев проспектындагы базарның ни капкасы, ни аратасы юк. Кем кайда буш урын таба, шунда чүмәшә. Мал-мөлкәте җирдә ауный. Нигә запчасть өчен махсус өстәлләр ясап куймаска? Ара-тирә үткәрелгән рейдларны исәпкә алмаганда, милиция дә даими күзәтеп тормый.
...Базар көне. Йөзләрчә автомобиль урамны чолгаган. Кемнәр алдар, кемнәр алданыр икән?
Вакыйф Нуриев, 24 октябрь, 1990 ел.
Комментарийлар