16+

Кеше ипие тәмле шул!

«Шәһри Казан» газетасының узган атнадагы бер санында Рәйсә Галимуллинаның ипи турындагы хаты басылып чыккан иде. Әлеге хат мине дә үткәннәргә алып кайтты.

«Шәһри Казан» газетасының узган атнадагы бер санында Рәйсә Галимуллинаның ипи турындагы хаты басылып чыккан иде. Әлеге хат мине дә үткәннәргә алып кайтты.

Әни мичтә камыр пешергән көнне утлы күмер белән самавыр куя иде, елның нинди генә вакыты булса да. Тәмле исләр чыгарып, мичтә тәмлүшкәләр пешә, баскыч төбендә самавыр кайный. Битләре кызулыктан алсуланган әни, табагачын тотып, мич капкачын ачып карый, әле сәгатькә карый... Эх рәхәт чак, әниле чак...

Безнең авылда да электән калган мәзәк сүз йөри. Элек ипине мичтә пешерәләр иде бит, ул сиңа гел уңып кына тормаган инде, утыны да гел каен булмагандыр, оны белән чүпрәсе дә гел югары сорт булмаган бит инде. Хәмидә апаның ипие гел уңмый ди, алай да итеп пешереп караган, болай да итеп, уңмагач уңмый инде... Ире Барый абзый берәр сүз әйткән булдымы икән, анысы мәгълүм түгел.

Беркөнне Хәмидә апа үз ипиен өйалдына чыгарып куйган да, Барый абый эштән кайткач, «Мин күрше Мөнҗиядән ипи сорап торам әле», – дип, өйалдыннан үзенең ипиен алып кереп кискән. Барый абзый: «Менә кеше ипие тәмле шул», – дип мактый-мактый, Хәмидә апа пешергән ипине ашый икән. Безнең әниләр заманында сүз җае туры килгәндә әйтелә иде бу сүз. Монда телгә алынган авылдашларым мәрхүмнәр инде (гайбәттән булмасын бер үк), искә алуым алар рухына дога булып барсын.

Сания Зыятдинова, Кукмара

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading