16+

Кеше пенсиягә чыкканда барыр җире – бакчасы булсын

Бакча вакыты җитте. Кемнең үз өе, кемнең дачасы бар дигәндәй. Җир эшкәртеп, түтәлләр ясап мәш килгән мәлебез. 

Кеше пенсиягә чыкканда барыр җире – бакчасы булсын

Бакча вакыты җитте. Кемнең үз өе, кемнең дачасы бар дигәндәй. Җир эшкәртеп, түтәлләр ясап мәш килгән мәлебез. 

Бакчаң булса, эшең була
Бакчачылык белән шөгыльләнү соңгы 20 елда бик нык популярлашты бездә. Үз бакчаңда экологик чиста продукт ашауга ни җитә, дип уйлыйсың. Кибетнең нитратлы помидор белән кыярын күпме ашарга була инде. Без аны болай да кыш буе сатып алабыз. Ә менә үз бакчаңда үскәне бөтенләй башка инде. Кыярың кетердәп тора, помидорыңны тәме бөтенләй икенче. Яңа өзеп алынган суган кыякларың, укроп-петрушкаларны әйтмим дә. Менә шундый рәхәтлекне тою өчен күп итеп эшләргә дә туры килә. Аннан үз кулың белән эшләүдән канәгатьлек алу хисе көчле бездә. 

– Кеше пенсиягә чыкканда аның барыр җире – бакчасы булырга тиеш. Җиргә басып йөрү – үзе бер дәва. Эшләгән вакытта чабасың, вакыт юк. Бакча булган очракта да, аның тәмен тоеп, иркенләп йөреп булмый. Пенсиягә чыккач, күңелләрне тынычландырыр өчен, җирдән көч алыр өчен дә бакча кирәк. Яшелчә генә түгел, чәчәкләр үстереп тә хозурлану, ял итү өчен кирәк ул. Әзме-күпме физик хезмәт тә куясың. Эштән ару, тәнгә дару кебек була. Бигрәк тә шәһәр кешесенә бакча бик кирәк. 6 сутыйга кадәр пенсионер бакча салымы түләми. Яшьлектә икешәр бакчабыз бар иде. Башка алмабыз дигән идек, менә быел сатып алдык әле, – дип сөйли яңарак кына лаеклы ялга чыккан күршебез Нурания апа.

Яшелчәләр үстерергә элегрәк Фарсель абый Зыятдинов китапларыннан карап өйрәндек. Ул татарны яшелчәле, бакчалы итү өчен күп көчен куйды. Урыннары җәннәттә булсын! 
Хәзер инде интернетта бик актив өйрәтәләр. Һәркем үзенең тәҗрибәсе белән бүлешә. Халыкның бу җәһәттән уртаклашыр фикерләре күп, сөйләшер темасы буа буарлык. Бер чәчәк турында да ярты көн сөйләргә әзер торучы бакчачылар бар безнең. Ул ватсап төркемнәрендә дә рәхәт: кемдер өйрәтә, икенчесе төзәтә. Татарда бик яхшы сыйфат – ярышып эшләү теләге көчле. Бакчада да шулай. Күршең утырткан вакытта бәрәңге утырмасаң – бетте баш. Бәрәңге ала башлагач та шулай була, күрегез дә торыгыз.

Базар күзне буа
Бакчаң булса, кышка җитәрлек запас туплау кирәктер ул. Рәхәтләнеп, шуларны кулланып була. Суыткычта узган елгы катырылган помидорлар әле дә бетмәде. Җәй озын килде, ачык грунтта да күпме помидор үстерә алдык. Күпме салат әзерләдек, күпмесен тозладык. Туганнарга чиләк-чиләк помидор өләштек. Бер түтәлен вакытында җыя алмыйча, өшеттек. Кинәт төшкән кыраудан ямьсезләнгән помидорларны күреп бер дә борчылмадым. Ул кадәр помидорны кая куярсың!.. 
Чынлыкта да быелгы бәяләргә карап, бакчада эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә киләсең. Кичә генә Мәскәү базарыннан әйләнеп кайттым. Бәяләр шактый шәп анда. Безнең бакча җимешләре җитешмәгән, ә менә акча җимешләре өлгергән вакыт. 
.
 Помидор (Дагыстан, Әзербайжан) – 200 сум
Помидор (Ташкент) – 180-190 сум
Баклажан – 200 сум
Кыяр – 100 сум
Кабачки – 100-120 сум 
Яшел суган – 300 сум
Редис – 100 сум
Кәбестә – 60 сум
Кишер – 60-70 сум
Суган – 60 сум
Борыч – 300 сум
Мандарин – 200 сум
Апельсин – 120 сум
Абрикос – 350 сум
Алма – 130 сум
Бәрәңге – 70 сум
Сарымсак бер данә – 30 сум

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading