16+

Кеше рухы балерина төсле?!

Шәүкәт Галиев афоризмнары

Кеше рухы балерина төсле?!

Шәүкәт Галиев афоризмнары

Күнегүләрне туктатса, балерина юаная башлый. Кеше рухы да шулай: уйлары биеми

башласа, фикер буыннары ката башлый.

Аумакайлыгы ишәя-ишәя, кеше дә ишәгәя.

Мәйданда азаябыз, торган саен сирәкләнәбез. Сирәкләнгән саен… сыешмыйбыз! Иң

соңгы ике тәкә дә сөзешер микән?..

Кабыгын салдырган бүрәнә кулдан шуып чыга. Искә төште яшь чаклар: шулай

кочактан чая гына шумак була иде кайбер кызлар…

Төшемдә күз кабагымны күтәрә алмый азапланам – шундый авыр, имеш. Уянып

китсәм, күзгә кояш төшкән. Кояш нуры җиңел түгел икән.

Йорт әйберләре күтәреп, ир белән хатын кайта. Арыганнар. Бик арыганнар бер-

берсеннән. Яңа әйбер сатып алып ял итмәкчеләр.

Җир-Ана… Алайса, Га­ләм-Әби? Әбиеңә сәлам әйт, кунакка барырбыз.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading