16+

Кешелек бетмичә, ришвәтчелек бетмәс

Ришвәтчелек турында күп сөйлиләр, күп язалар, күрүчеләр дә бар, диләр. Мәгълүматның ышкылып, сеңеп бетә торган үзенчәлеге бар. Әле тегендә, әле монда «урлаганнар», «тотканнар», «җәзасын биргәннәр» дигәнне ишетеп торып туйдыра һәм бу гадәти бер әйбергә әйләнеп кала.

Ришвәтчелек турында күп сөйлиләр, күп язалар, күрүчеләр дә бар, диләр. Мәгълүматның ышкылып, сеңеп бетә торган үзенчәлеге бар. Әле тегендә, әле монда «урлаганнар», «тотканнар», «җәзасын биргәннәр» дигәнне ишетеп торып туйдыра һәм бу гадәти бер әйбергә әйләнеп кала.

Әйтерсең лә ул гел булган һәм аңардан башка яшәлмәгән дә. Аның кайчан барлыкка килүен төгәл генә берәү дә әйтә алмас, шулай ук кайчан бетәсен дә беркем белми. Миңа калса, Җир йөзендә кешелек беткәнче яшәр төсле бу проблема.

Коррупция (corruptio) латинчадан «таркалу, бозым» дип тәрҗемә ителә. Гади тел белән әйткәндә, шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән сүз. «Коррупциягә каршы тору турында»гы федераль законда – хезмәт урынында вәкаләтләрне усал нияттә файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт алу, коммерцияле сатып алу яки биләгән вазифадан, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төрле милек рәвешендә файда алу максатында файдалану диелгән. Ул өч төргә бүленә: гади гражданнар һәм түрәләрнең үзара бәйләнеше көнкүреш коррупциясен тудыра: кәнәфидә утыручыларга гражданнардан бирелгән төрле бүләкләр, хезмәт күрсәтү. Икенче төре – хезмәт коррупциясе, хакимият белән бизнесның үзара бәйләнеше вакытында барлыкка килә. Сәяси җитәкчелеккә, демократик системадагы югары судларга кагылышлысы югары хакимият коррупциясе дип атала.

Менә шулардан чыгып, әйләнә-тирәбезгә күз салсак, бу хәлнең бетәсенә ышануы авыррак. Адым саен тәлинкә тотып йөрүчеләр, әшнәдәшләр күзгә чалынганда, генерал малайларының туганда ук «честь биреп туа» торган заманда бу хакта сөйләп утыру – кылыч күтәреп танкка каршы бару белән бердер, бәлки. Кайберәүләрнең үзәгенә үткәнгә, ахры, «Сталин кирәк» дигәнне дә ишеткәләгән бар. Белгечләр дә коррупцияне дәүләт дәрәҗәсендә бетерүнең бер ысулы итеп тоталитар режим урнаштыру дип атый. Әмма Сталин чорында да, аңа хәтле дә булган ул, Данте Алигьериның «Илаһи комедия» әсәрендә ришвәтчеләрнең тәмугның иң соңгы – сигезенче боҗрасына урнашканлыгы тасвирлана. Ә бу әсәр XII гасырда ук язылган. Шул гомер эчендә Җир йөзендә нинди генә үзгәрешләр булып бетмәгән, кемнәр килеп, кемнәр киткән, ә ришвәтчелек юкка чыкмаган. Аның белән Явыз Иван, Петр I көрәшкән, Екатерина II идарә иткән чорда тагын да кискенләшкән. Шуннан бирле 250 еллап үтеп киткән инде, ә ришвәтчелек һаман телдә, әле көрәш тәмамланмаган.

Әлеге «бозым»нан котылуның икенче ысулы – демократия, диләр белгечләр. АКШ һәм Европаның кайбер илләрендә демократия дә бар кебек (һәрхәлдә, безгә шулай диләр), ришвәтчелек белән уңышлы гына көрәшеп тә киләләр, әмма тулысынча бетте дигәннәре ишетелмәде. Бу өлкәдә иң нык уңышка ирешүче – Швециядер, мөгаен. Ул XIX гасыр уртасына хәтле ришвәтчелек чәчәк аткан дәүләт булып исәпләнә, ә бүген ул анда бөтенләй юк! Биредә чиркәү һәм җәмәгатьчелек фикере зур роль уйный, халык бик тиз баеп китүчеләргә, керемнәренә караганда чыгымнары күп булган түрәләргә шикләнеп карый.

Җәмәгатьчелек фикере андыйларны игътибар үзәгенә куя, күпләр алар белән бергә эш итү теләгеннән баш тарта, нәтиҗәдә тегеләрнең эшләре түбән тәгәри. Дәүләт эшендә эшләүчеләр башка беркайчан да югары кәнәфиләргә үрмәләү мөмкинлегеннән колак кага. Законнар кабул итү, җәзалар бирүнең дә мондый нәтиҗәләргә ирештергәне юк әле.
Шведлар булдырганны, башкаларның да хәленнән килер иде кебек, әмма россиялеләрнең менталитеты бүтән һәм бездәге ришвәтчелекне бөтенләй үк бетерү мөмкин түгел, диләр белгечләр, тамырлары нык, тирәнгә киткән. Менә шул «бөтенләй үк» булмаганы бетә торса да начар булмас иде әле, тегендә-монда буталып, тәлинкә тотып чабучылар кимер иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading