16+

"Кешеләргә ярдәм итү күңел тынычлыгы бирә"

Алар инде 50 ел бергә тигез гомер кичерә. Икесенә дә бүген 72 яшь. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген өч оныклары бар. Көн саен диярлек Баязитовлар саф һавага чыга. Бишәр чакрым җәяү йөреп керә, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Дөрес туклануга да зур игътибар бирәләр.

Константиновка бистәсендә урнашкан Баязитовларның яшел капкалы, нур чәчеп торган йорты әллә кайдан күренеп тора. Чөнки ул йортка кул җылысы кергән, биредә яшәүче гаилә дә яхшы күңелле. Йорт хуҗасы Кеазыйм абый капкадагы бизәкләрне, урындыкларны, гөл чүлмәге аслыкларын үзе ясаган. 

Йолдызлар, чәчәкләр, тәвә кош... Тимердән мондый гүзәллек тудырып булганына ышанып та булмый.

Эретеп ябыштыру белән Кеазыйм абый лаеклы ялга чыккач кына шөгыльләнә башлаган. “Бу минем өчен җан азыгы, баштарак агачтан төрле эшләнмәләр ясый идем, хәзер менә тимергә күчтем”, – ди үзе.

Ниһаять, яраткан шөгыльләренә вакыты табылган аның. Тыгыз эш графигы белән гел ялсыз хезмәт куйган, эш буенча 22 чит илдә булырга туры килгән аңа. Кеазыйм абый КПСС райкомының бюро әгъзасы, “Татреспотребсоюз” оешмасы җитәкчесе, Аксубайда колхозда ВЛКСМ комитеты сәркатибе, Кама Тамагында район советы башкарма комитеты рәисе булып та эшләгән ул. Әңгәмәдәшем тумышы белән Таҗикстан республикасының Табашар шахтерлар бистәсендә туган. Аннары гаилә Аксубайга кайтып төпләнә. Булачак хатыны, Минзәлә районы кызы Люция апаны да Аксубайда очрата Кеазыйм абый. Яшь укытучы – Люция апаны юллама белән шунда мәктәпкә укытырга җибәргән булалар. Кичке уеннарның берсендә егет кунак кызын биергә чакыра. “Шуннан бирле без бергә. Ул – өйнең бизәге дә, терәге дә”, – ди хатыны турында әңгәмәдәшем. 

– Очрашып йөргән егетең һава кебек кирәк булса гына кияүгә чык, дип киңәш итәм оныкларыма,– ди Люция апа.

Алар инде 50 ел бергә тигез гомер кичерә. Икесенә дә бүген 72 яшь. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген өч оныклары бар. Көн саен диярлек Баязитовлар саф һавага чыга. Бишәр чакрым җәяү йөреп керә, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Дөрес туклануга да зур игътибар бирәләр. 

Люция апа көн саен биш сары җимеш – өрек ашарга киңәш итә, йөрәк өчен файдалы, ди. Карлыганны кышка катырып куя, аннары кышы буе балга бутап ашый.

Грипптан, салкын тиюдән саклануның үз рецептын да булдырган алар. Мүк җиләгенә сарымсак, бал кушып махсус витаминлы катнашма ясыйлар. 

– Кеше игелек эшләп яшәсен иде, акча җыюдан мәгънә юк, аны үзең белән бакыйлыкка алып китеп булмый, кешеләргә ярдәм итү күңел тынычлыгы бирә. Бер рәхмәт мең баләдән коткара,– ди Люция апа. 

Күңеле тулганда Кеазыйм абый кулына каләм ала. Туган авылны сагыну, әти-әнигә хөрмәт, мәхәббәт, яшәеш турында хис-кичерешләре шигырьләрендә чагыла. Киләчәктә бу шигырьләрен туплап китап бастырып чыгарырга хыяллана. 

Иманлы булыйк! 
Иман гына саклый безне
Рәнҗешләрдән, каргыштан. 
Язмыштагы ялгышлардан, 
Кайгы, хәсрәт, сагыштан. 
Иман гына саклар безне
Яман сүздән, гайбәттән.
Үч алу, көнчелек, 
Яла ягу кебек гадәттән.

Вирустан саклану өчен Люция Баязитовадан рецепт: 
Моның өчен 1 килограмм мүк җиләген, 300 грамм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга һәм шуңа чама белән бал кушарга кирәк. Бу катнашма өстәлдә күпме торса да искерми, ди Люция апа. Ул аны көн саен чәй белән эчәргә киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading