16+

Кешеләрнең гомере сакланыр иде, яки җәяүлегә караңгыда ничек йөрергә?

Әкиятләрдә тегермән ташы кадәр зурлыктагы күзле эт турында укыганыбыз яки ишеткәнебез бар. Балык Бистәсе районындагы Ямаш авылының төнге урамында шундый очкыннар чәчрәтеп торган күзләргә тап булдым. Шикләнеп, машина тизлеген тагын да киметтем...

Кешеләрнең гомере сакланыр иде, яки җәяүлегә караңгыда ничек йөрергә?

Әкиятләрдә тегермән ташы кадәр зурлыктагы күзле эт турында укыганыбыз яки ишеткәнебез бар. Балык Бистәсе районындагы Ямаш авылының төнге урамында шундый очкыннар чәчрәтеп торган күзләргә тап булдым. Шикләнеп, машина тизлеген тагын да киметтем...

Татарстанда ярты елда гына да җәяүлеләр катнашында 428 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 25 кешенең гомере өзелгән, ә 414 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.
– Көн яктылыгы кыскарды, көзге һәм кышкы айларда караңгылык тиз төшә. Транспорт чаралары белән җәяүлеләрне бәрдерү очракларының күбесе кичке һәм төнге сәгатьләрдә теркәлә. Балалар киемнәренә, шулай ук өлкәннәрнең үзләренең киемнәренә дә яктылык кайтара торган элементлар беркетү бик әһәмиятле. Шушы гап-гади чараны үтәсәк, җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр кимер, ә иң мөһиме – балалар һәм кешеләрнең гомере сакланыр иде, – ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.

Ямаш авылының төнге урамындагы “очкынлы күзләр” – мәктәп укучылары булып чыкты. Балык Бистәсе районында хәзер авыл араларындагы юллар да асфальт, техника күп йөри. Мәктәп дирекциясе укучы балаларның киемнәренә яктылык кайтара торган тамгалар беркетеп, бик дөрес эшләгән.

Кызганыч, өлкәннәр бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтә әле. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр бар. Авыл урамы белән канәгатьләнмичә, олы юлга да чыга алар. Сәламәт яшәү рәвеше мактауга лаек, тик әлеге “спортчылар” киемнәрендә, гадәттә, яктылык кайтара торган элементлар булмый. 

Торак пунктлардан читтәге юлларда, ягъни, кыр юлында барганда җәяүленең киемендә яктылык кайтара торган элемент (жилет, тасма, беләзек, тамга) булу мәҗбүри. Яктылык кайтара торган элементлар куллану таләбе 2015 елның 1 июненнән канун нигезендә кертелде. Таләпне үтәмәгән өчен штраф – 500 сум.

“Культтовары” һәм тукыма кибетләрендә, почта бүлекчәләрендә яктылык кайтара торган төрле значоклар, беләзекләр күп хәзер. Тукыма кибетләрендә тасмалар сатыла, аларның бәясе кыйммәт түгел. Киемгә яки башлыкка беркеткәндә тасманың ялтыравык-шома ягы аста, ә тонык-кытыршы ягы өстә булырга тиеш. Кытыршы элпә яктылыкны кире кайтара. 

Автоинспекторлар киңәше:
Яктылык кайтара торган элементларны киемнең күкрәк биеклегендә, шулай ук баш киемнәренә беркетү зарур, бу күрүне яхшырта. Тасмаларны чалбар балакларына, костюм-бишмәт җиңнәренә һәм аркасына тегәргә мөмкин. Тасма озынлыгы 25 сантиметрдан да кыска булмасын. Элементларны сумкаларга, бала арбасына беркетү дә зыянга түгел. Караңгы урамда яки кыр юлында барганда үзең белән фонарь алу кирәк, бер янып-бер сүнә торган махсус фонарьлар да бар. 
Фабрикалар балалар киемнәрен яктылык кайтара торган элементлар белән дә җитештерә. Моны үзебез дә күңелебез теләгәнчә башкара алабыз. Караңгы төннәрдә “кояш” кебек балкысак, юлларыбыз имин булыр.

Караңгы вакытта транспорт чарасы якын ара утын яндырганда, юлдагы кешенең киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булмаганда, ул 50 метрдан гына күренә, ә элементлар беркетелгән очракта, 200 метрдан күзгә ташлана. Транспорт чарасының ерак ара уты янганда җәяүле 100 350 метрдан шәйләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading