16+

КФУда халыкара форум виртуаль форматта узачак 

Казан федераль университеты педагогик белем бирү буенча халыкара форумны алтынчы тапкыр үткәрә. Быел онлайн форум 27 майдан 9 июньгә кадәр 850дән артык Россия һәм чит ил галимнәрен бер виртуаль мәйданчыкта җыячак.

КФУда халыкара форум виртуаль форматта узачак 

Казан федераль университеты педагогик белем бирү буенча халыкара форумны алтынчы тапкыр үткәрә. Быел онлайн форум 27 майдан 9 июньгә кадәр 850дән артык Россия һәм чит ил галимнәрен бер виртуаль мәйданчыкта җыячак.

Оештыручылар әйтүенчә, бу юлы Халыкара конференция докладларының 60 проценты цифрлаштыруга багышланган.

Укытучының һөнәри компетенцияләрен үстерү, бүгенге шартларда укыту, билингваль-полилингваль укытудагы төп проблемалар һәм кыйммәтләрне үз эченә алган халыкара форум беренче тапкыр онлайн-форматта уза. КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский сүзләренчә, бу форум Казан югары уку йорты өчен генә түгел, бөтен дөньяда Мәгариф һәм психология өлкәсе вәкилләре өчен дә традициягә әйләнгән, чөнки әлеге форум педагогик белем бирү өлкәсендә Россия һәм чит ил галимнәренең еллык очрашуы да ул.

“Бу ел яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә форумны үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертте. Ул үз тарихында беренче тапкыр виртуаль форматта узачак. Конференция Интернет ярдәмендә Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы галимнәренең педагогик белем бирү, психология өлкәсендә тикшеренүләр нәтиҗәләрен дистанцион форматта тәкъдим итү, фикер алышу мөмкинлеге бирәчәк. Онлайн режимында эре форумны оештыру шактый катлаулы, әмма без бөтен көчебезне куябыз”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Таюрский.
Виртуаль шлем кирәк

Онлайн-форумында катнашучыларны төрле илләрдән югары технологияләр ярдәмендә берләштерәчәкләр. Казан (Идел буе) федераль университетының педагогик белем бирү буенча халыкара конференциясендә виртуаль шлемнар кулланып та тәҗрибә үткәрмәкче. Конференция вакытында секциядә катнашучыларга виртуаль чынбарлык шлемы киендерергә тәкъдим итәчәкләр. КФУның психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин әлеге шлемның бәясе 40 мең тирәсе торуын белдерде. “Бу тәҗрибә булачак, Россиянең төрле шәһәрләрендә, төрле илләрдәге, виртуаль чынбарлык шлемларын киеп, берничә катнашучы бер аудиториягә эләгәчәк. Хәзер бу бераз фантастик яңгырый, һәм моңа, мөгаен, ышануы кыендыр, әмма бу барысы да шулай булачак”,  – дип сөйләде спикер. Мондый тәҗрибә форум секцияләренең берсендә үткәреләчәк. Шул ук вакытта шлем өчен программа белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче компания вәкиле Казанга килергә һәм әлеге секциянең модераторы булырга планлаштыра.

Уртак виртуаль форумда катнашучыларның барысының да шундый  шлемнары булырга тиеш. “Без үз шлемнарыбызны почта аша чит ил катнашучыларына җибәрә алмыйбыз, шуңа да кайбер кыенлыклар да бар”, – дип билгеләп үтте институт директоры. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, шундый ук җайланма булмаган очракта, тәҗрибә Татарстан катнашучылары арасында үткәреләчәк. “Бу мәсьәләне үзебезнең төбәк кысаларында хәл итәчәкбез. Мәсәлән, Чаллы, Алабугадан катнашучылар белән үткәрәчәкбез. Бу очракта аның эшләве мөһим. Ә башка катнашучы кайда – Чаллыдамы, Лондондамы мөһим түгел”, – диде Айдар Кәлимуллин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading