16+

Кәгъбәтуллада укыган намаз 100 000 намазга тора (Хаҗ кылу турындагы 12 сорауга ҖАВАП)

Татарстаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме бүген юлга кузгала. Ислам сәхифәсенең даими кунагы – Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев үзе дә күп тапкырлар хаҗ кылган кеше, алай гына да түгел, аңа шактый еллар Изге җирдә яшәргә насыйп булган.

Кәгъбәтуллада укыган намаз 100 000 намазга тора (Хаҗ кылу турындагы 12 сорауга ҖАВАП)

Татарстаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме бүген юлга кузгала. Ислам сәхифәсенең даими кунагы – Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев үзе дә күп тапкырлар хаҗ кылган кеше, алай гына да түгел, аңа шактый еллар Изге җирдә яшәргә насыйп булган.

Әлеге теманы аңардан да күбрәк белүче юктыр дип, без аңардан хаҗ йолалары турында сөйләвен үтендек.

– Хәзрәт, хаҗ кылучылар Кәгъбәтулла тирәли җиде тапкыр әйләнеп таваф кыла һәм ул Мәккәдәге иң изге урын дип беләм. Аның барлыкка килү тарихы турында сөйләп үтегез әле.
– Кәгъбәтулла ул – биеклеге 13,1 метр булган иң беренче мәчет. Мәккә үзе дә җир өстендә төзелгән иң борынгы шәһәрләрнең берсе булып тора. Анда беренче салынган йорт та Кәгъбәтулла. Аның турында Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә искә алына. Аллаһы Тәгалә бу мәчетне Ибраһим пәйгамбәргә төзергә куша. Кайбер галимнәр аны фәрештәләр төзегән дип әйтсә, икенче берләре, Адәм галәйһиссәлам төзегән, дип бара. Чөнки анда пәйгамбәрләр хаҗ кыла торган булган. Нух пәйгамбәр заманында мәчет җимерелеп, фундаменты гына кала. Аңа Ибраһим галәйһиссәлам улы Исмәгыйль белән Кәгъбәтулла төзи. Бу мәчетнең ике ишеге булып, аның бер ягыннан керәләр, икенче ягыннан чыгалар. Эченә кереп, намаз укып була. Аннары Мәккә җирендә зәм-зәм чишмәсе тибеп чыга, су булгач, гарәп кабиләләре килеп урнаша. Алар Кәгъбәтулланы үзгәртә, бер ишекне югарырак куялар, икенчесен бөтенләй ябып куялар. Бер өлешен, хәләл акчалары җитмәгәч, төземи калалар. Шул өч метр җирен, кешеләр таваф кылганда әйләнеп үтсен өчен, ярымтүгәрәк таш койма формасында калдыралар. Элек исә мәчет турыпочмак формасында була. Пәйгамбәребез мәчетне Ибраһим пәйгамбәр вакытындагы кебек итеп кайтарырга тели, әмма кеше аңламас дип, шул килеш калдыра. Хәзерге хәлендә калуы әйбәтрәк тә, анда бөтен кеше кереп йөри башласа, этеш-төртеш булыр иде. Аллаһның хикмәте белән намазны ярымтүгәрәк итеп әйләндереп алган җиргә кереп уку кәгъбә эчендә уку дәрәҗәсендәдер. Шунысын әйтергә кирәк: Кәгъбәтулла мәчетендә укыган намаз йөз мең намазга тора. Кәгъбә тирәли җиде мәртәбә әйләнү таваф дип атала. Ул – борынгыдан калган гыйбадәт.

– Кәгъбә диварына куелган кара таш элек ак төстә булып, вакыт үтү белән, кешеләрнең гөнаһларыннан каралган, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Пәйгамбәребез аның турында җәннәттән төшкән таш, ди. Ул Кәгъбәтуллага куелганда сөттән дә ак була, ләкин кешеләрнең гөнаһлары сәбәпле карала. Хәзерге вакытта ул таш инде зур түгел, кечкенә генә биш-алты кисәктән гыйбарәт булып, сумала белән беркетеп куелган. Пәйгамбәребез сөннәте буенча, кәгъбә тирәли әйләнгәндә, аңа кагылалар яки үбәләр, якын килә алмаганнар Аллаһу әкбәр дип ишарә генә кыла. Тавафны шул кара таштан башлыйлар.

– Мәккә янындагы Мина дип аталган үзәнлеккә баргач таш ату йоласы турында да ишетәсе килә.
– Хаҗда булган кайбер гамәлләрне акыл белән аңлап бетереп булмый. Шуңа да ул буйсынуга кайтып кала. Кәгъ­бәтулла тирәли йөрү, аны нәкъ менә җиде тапкыр әйләнү, кара ташны үбү, таш ата торган җирдә таш ату – болар барысын да Пәйгамбәребез эшләгән һәм, хаҗ кылуны миннән өйрәнеп калыгыз, дигән. Ә аларны Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә өйрәткән. Ибраһим галәйһиссәлам Кәгъбәне төзеп бетергәч, Аллаһ аңа кешеләргә хаҗ турында хәбәр бирергә кушып: «Кешеләрне хаҗга дәш, җәяүләп тә, арык дөяләргә атланып та һәртөрле ерак җирләрдән килерләр», – ди.

Таш ату йоласына килгәндә, Пәйгамбәребез әйтүенчә, ул – Аллаһны искә алу гыйбадәте. Ташны Аллаһу әкбәр дип атарга кирәк. Риваятьләрдә «Ибраһим галәйһиссәлам улын корбан итеп китергәндә, юлына шайтан чыга да ул аны таш атып куып җибәрә. Тагы чыга, тагы куып җибәрә. Шул рәвешле шайтанга таш ыргыту гыйбадәте барлыкка килә» дип сөйләнә. Сафа һәм Мәрва арасында йөгерү дә (Ибраһим галәйһиссәламнең хатыны Хаҗар анабыз су эзләп йөгергән ул анда) электән килгән гыйбадәт.

– Хаҗ кылганда хаталансаң, «штраф» түләргә кирәк икән?..
– Намазда ялгышсаң, сәҗдә сәхү кыласың. Монда исә, ваҗиб саналган (үтәлергә тиеш­ле) әйберне үтәмәсәң, корбан чалырга тиеш буласың. Штраф корбанны шул изге җирдә чаласың. Әмма хаҗ йолаларын үтәргә ярдәм итә торган төркем җитәкчеләре булганда, хаталану очраклары булмый диярлек.

– Мәккәдә «Җеннәр» мәчете бар, аның атамасы каян килеп чыккан?
– Пәйгамбәребез шул урында җеннәргә Коръән укып, дәгъ­ват кыла, риваятьләр буенча, алар хәтта аның артына басып намаз да укыган. Шул урынга мәчет салынган һәм «Җеннәр» мәчете дип исем биргәннәр.

– Хаҗның кечесе һәм олысы бар. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Гомрә, ягъни кече хаҗда ихрам киясең, таваф, сәгый кыласың, чәч кырдырасың һәм ихрам халәтеннән чыгасың. Олы хаҗга Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну, Гарәфәт үзәнлегендә тору, таш ату, корбан чалу да өстәлә.

– Ике хаҗның да савабы бертигезме?
– Олы хаҗ – фарыз, кече хаҗ сөннәт булып тора. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, диелә. Кеше иң беренче чиратта олы хаҗга барырга омтылырга тиеш, чөнки ул ислам баганасының берсе булып тора. Олы хаҗдан соң гомрә хаҗын күпме телисез, шулкадәр кылырга була. Кече хаҗны, хаҗ көннәреннән башка, теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин Рамазан аенда кылу яхшырак, чөнки Пәйгамбәребез, Рамазан аенда гомрә кылу минем белән бергә хаҗ кылуга тиң, дигән. Олы хаҗны Зөлхиҗҗә аенда кылалар. Хаҗ айлары – Шәүвәл, Зөлкагъдә һәм Зөлхиҗҗә. Кем хаҗ белән гомрәне кыла, фәкыйрьл­ектән һәм гөнаһлардан арыныр дигән хәдис бар.

– Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребез күчтәнәчкә зәм-зәм суы алып кайта. Аны эчүнең үз тәртип­ләре бармы?
– Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: «Зәм-зәм суын нәрсә ниятләп эчсәң, шул булыр». Ягъни ниятең кабул була. Зур галимнәр дә беренче тапкыр Мәккәгә барганда, гыйлем алсак иде, дип ният әйтеп эчкәннәр һәм шул ниятләренә ирешәләр дә. Аны эчкәндә укыла торган аерым догасы да бар.

–Зәм-зәм суын сатучылар да бар. Аның гөнаһы юкмы?
 – Зәм-зәм суын сатарга рөхсәт ителә, чөнки аны алып кайту өчен кеше чыгымнар тота. Ләкин аңардан бизнес ясамас­ка кирәк. Зур бәя куеп сатарга кирәкми.

– Хаҗ гамәле Корбан бәйрәме белән төгәлләнә. Хаҗ кылырга 3 миллион кеше килә, дидегез. Шуның кадәр кешенең корбан итләрен кая куеп бетерәләр?
– Мәккәдә мал чала торган бик зур комплекслар төзеп куйдылар. Анда зур-зур суыткычлар тора. Итләрне шунда шыплап тутыралар да акрынлап Африка илләренә озаталар.

– Хәзрәт, ни өчен хаҗны кыямәт көненең репетициясе, диләр?
– Бер урында берьюлы берничә миллион кеше җые­ла анда. Син шунда үзеңне мәхшәр мәйданында Аллаһы Тәгалә каршында басып торган кебек хис итәсең. Шуннан чыгып әйтелгән сүз бу.

– Яшерен-батырын түгел, халык арасында, хаҗ сәфәренә кайберәүләр бик еш бара, гөнаһлары җыелган саен, шул гөнаһларыннан арынырга баралар дигән фикер дә яши. Сез моңа ничек дип җавап бирер идегез?
– Бер хәдистә, кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында гөнаһ эш эшләмәсә, аннан анасыннан туган кебек пакь булып әйләнеп кайтыр, диелә. Ә менә хаҗыңны Аллаһ кабул иттеме-юкмы икән соң? Без бит аны белмибез. Хаҗга барам да гөнаһларымны юып кайтам дип алданырга кирәкми. Хаҗдан кайткач гөнаһлардан тәүбә итеп, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен сакларга тырышырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading