16+

Күгәрә башлаган ипи сәламәтлек өчен зыянлы

Адым саен пекарнялар ачылган заманда, ипигә кытлык юк сыман. Тик менә сыйфатлы, тәмле ипине табуы гына авыррак.

Күгәрә башлаган ипи сәламәтлек өчен зыянлы

Адым саен пекарнялар ачылган заманда, ипигә кытлык юк сыман. Тик менә сыйфатлы, тәмле ипине табуы гына авыррак.

Күпләр ипинең тиз искерүеннән, икмәктә ят тәм барлыгыннан зарлана. Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге сыйфатлы ипи һәм икмәк ризыкларын сайларга өйрәтте.

– Элек чәчү эшләре апрельдә башланып, сентябрь азагында гына тәмамлана иде. Үзем дә биш ел комбайн ярдәмчесе булып эшләгән кеше буларак, моның нәрсә икәнен яхшы беләм. Урып-җыйган ашлыкны амбарларга керткәнче, берникадәр вакыт узарга тиеш. Бу икмәк витаминнар туплап калсын өчен дә эшләнә. Тик менә хәзер ашыгабыз. Уңыш та тиз җыела, икмәк тә тиз пешә, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Татарстанда ипи җитештерү белән шөгыльләнүче 200дән артык оешма исәпләнә. Соңгы елларда барлыкка килгән мини пекарнялар, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, чат саен тора. Янәшәдә һәрчак мичтән чыккан яңа ипи булу начар түгел анысы. Тик белгечләр анда икмәк ризыкларын тиз пешерү өчен төрле кушылмалар кулланыла дип ачык­лаганнар.

Еш кына алар ипи составын да күрсәтеп тормыйлар. «Составында ингредиентлар мөмкин кадәр азрак булган ипи – иң сыйфатлысы», – дип саный Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координация­ләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова. Элек әбиләребез икмәк пешергәндә су, сөт, чүпрә, тоз, он, шикәр комыннан башка тәмләткечләр кулланмаган лабаса. Баксаң, республикада эшләп килә торган икмәк җитештерү белән шөгыльләнүче зур пекарнялар әле дә нәкъ менә шул рецептны куллана.

Белгечләр әйтүенчә, ипинең сыйфаты онның, камырның төренә бәйле. Камырны әзерләү технологиясе дә мөһим. Тиз әзерләнә торган технология ипинең үзкыйммәтен төшерер­гә ярдәм итсә дә, сыйфатка да тәэсир итә. Чүпрә белән кабартылып әзерләнә торган технология – иң ышанычлысы. Дөрес, арзанлы түгел. Хәер, бәяләргә килгәндә, безнең рес­публикада ипигә бәяләр Идел буе округында да иң арзаны булып исәпләнә. Икмәкне әзерләгәндә, кеше факторы да мөһим роль уйный.

Икмәкнең тиз искерүе, күгәреп чыгуы онның сыйфатсыз булуына бәйле.

–Еш кына ипидә бәрәңге авыруы күзәтелә. Ипидән бозылган бәрәңге тәме килә. Ул яшькелт күгәрек белән каплана. Бу – сәламәтлек өчен зыянлы. Ипи аз гына күгәрә башласа, кайбер кеше шул өлешен кисеп ата да икмәкне ашый. Ләкин бу күренеп торган күгәрек – айсбергның очы гына. Гөмбәчекләр икмәкнең эченә үк үткән була. Бу кешенең бавырына зыян китерер­гә мөмкин, – ди Розалия Арсланова.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading