16+

Күгәрченнәр бик акыллы кошлар

Апас районының Идрәз авылында яшәүче Рамил Равилов күгәрченнәр асрый. Ул аларны сарай башындагы читлектә тота. Барысы биш төрле токымлы булган кырыктан артык күгәрчене бар. Араларында Гарәп Әмирлекләреннән кайтканы да бар икән.

Күгәрченнәр бик акыллы кошлар

Апас районының Идрәз авылында яшәүче Рамил Равилов күгәрченнәр асрый. Ул аларны сарай башындагы читлектә тота. Барысы биш төрле токымлы булган кырыктан артык күгәрчене бар. Араларында Гарәп Әмирлекләреннән кайтканы да бар икән.

Рамил абыйга «күгәрчен җене» бала вакытта ук кагылган. Казанда үз йортлары белән яшәгәнлектән, гомер буе күгәрченнәр тоткан. Гомумән, күгәрчен тотучыларның күбесе бу шөгыльне балачактан үз итә, аны шул вакытта ук яратып калсаң гына, дип елмая Рамил абый. 

Аның тормыш иптәше тумышы белән шушы авылдан, пенсиягә чык­кач, алар Идрәзгә кайтып төпләнгән. Үзләре белән күгәрченнәрне дә алып кайтканнар. Аларсыз күңелсез булыр иде миңа, ди Рамил абый. 

Күгәрченнәр тышкы кыяфәтләре, тизлеккә, биеккә очулары белән аерыла. Пермь күгәрченнәре шул кадәр биек күтәрелеп оча, бинокль белән дә күреп булмый икән. 

– Очыртып җибәрәм җибәрүен, аннары кире кайтырмы икән дип борчылып утырам. Икесен шулай югалттым инде. Бер төрләре тәүлек буе очарга мөмкин. Спорт күгәрченнәре, аларны без почта күгәрченнәре дип йөртәбез, ояларына бик ияләшкән була. Алар ориентлаша белә, шуңа да кире әйләнеп кайта беләләр. Казанда яшәүче танышым почта күгәрченнәрен алып Әлмәткә махсус бара иде. Үзе кайтканчы, кошлар Казанга үз читлекләренә очып кайткан була. Алар сәгатенә 60-70 чакрым юл үтә ала. Күгәрченнәр бик акыллы кошлар, – ди Рамил абый. 

Урюпинск күгәрченнәре чагыштырмача яңа токым санала. Алары биш-алты сәгать буе оча ала. Луганск күгәрченнәре исә нәзберек булмау­лары белән аерыла.
Рамил абый кошларын көннең икенче яртысында чыгармаска тырыша. Күптән түгел төнгә калып, берсен ябалак яки ярканат харап иткән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading