16+

Халисә Ширмән: "Җәмил абый!.. Урының оҗмахта булсын..."

Аның да кешеләрдән күңеле кайткан вакытлары булгандыр. Мәкергә мәкер белән җавап биргән чаклары да булгандыр. Ул эшләгән чор турында төрлесен сөйлиләр. Корыч кебек каты холыклы иде ул, җебеп төшкәнне яратмады да, кабул да итмәде.

Халисә Ширмән: "Җәмил абый!.. Урының оҗмахта булсын..."

Аның да кешеләрдән күңеле кайткан вакытлары булгандыр. Мәкергә мәкер белән җавап биргән чаклары да булгандыр. Ул эшләгән чор турында төрлесен сөйлиләр. Корыч кебек каты холыклы иде ул, җебеп төшкәнне яратмады да, кабул да итмәде.

...Ярата идек без ул укытучыны. Таләпчән булуына; ачуланып, сүзен өзеп, бастырып әйтүенә; дәрескә бизәнеп килгән, кыска итәкле, җиңелчә холыклы кызларны елатып бетергәнче тәрбияләргә тырышуына карамастан, бик ярата идек...

Беренче курста безне нык куркыттылар. Гарәп телен өйрәнергә теләүчеләргә алдан ук әйтеп куйдылар: “Карагыз аны, әнә, дәрескә бизәнеп килгән бер кызның битен юдырган! Түзә алмаячаксыз! Немец теленә язылсагыз, әйбәтрәк булыр!” Без райондаш дус кызым Эльмера белән, чыннан да, башсыз булганбыздыр инде: иң беренче булып, нәкъ шушы укытучыга язылдык. Өченче курста Җәмил абый укыткан гарәп теле дәресен башка бер укытучы алып бара башлагач, яраткан укытучыбызны безгә кире кайтаруларын сорап, гариза яздык, шаулашып, декан янына кердек. Кире кайтты да Җәмил абый, безне ачуланды-сүкте: “Шулай эшлиләрмени инде, ул укытучының күзләренә мин хәзер ничек карыйм?” – диде. Ә без бәхетле идек, чөнки аның шул ачулануын сагынып өлгергән идек инде! Әле дә хәтерлим: ул дәрестә, авыз белән кош тоткан балалар шикелле, бәхеттән елмаешып утырдык. Телне сындыра-сындыра гарәп теле өйрәндек, башкалар “Корьән” дип авыз ачып әйтергә курыккан бер вакытта Җәмил абый безгә Корьән аятьләрен, догалар ятларга өйрәтте. Ярата идек шул... Һәм бу яратуны без гомер буена йөрәктә сакладык. “Без” дип әйтәм, чөнки төркемдәшләр белән очрашкан саен, укытучыларны, алар арасыннан хәтергә уелып калганнарын һәрвакыт искә алып сөйлибез. Җәмил абыйның да якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр...

Инде “мин”гә күчәм. Әйе, минем Җәмил абыйга үпкәләп язган яшьлек шигырьләрем шактый, чөнки мин аерым “позиция”дә идем. Беренче курстан ук очрашып йөргән егетемне хупламады ул. Дәрестән соң алып калулар да, дәрес вакытында бастырып куеп, бәхетсез гаиләләрне мисалга китереп ачуланулар да ярдәм итмәгәч, кул селтәде, күрәсең. Инде шул егеткә кияүгә чыгып, ике бала анасы буларак, аспирантурага керергә имтиханга килгәч, аның әйткән сүзләре мине аяктан екты... һәм күз яшьләре тамган шигырьләр булып, дөньяга калыкты. Әмма никадәр генә авыз салындырсам да, укытучым сүзләрендәге ачы дөреслекне күрергә сәләтле идем.

..Ачуланма мине, укытучым.
Рәнҗемә дә.
Мин соң чикне үтәм бугай.
Өйрәтәсең мине абынмаска.
Ә күгемдә – җырчы тургай...

...Еллар үтеп, бер кафедрада, бер факультетта эшли башлагач, мин аны бөтенләй башка яктан ачтым. “Иске татар язуы нигезләре”н – Җәмил абый өйрәткән предметны укытырга бирделәр. Ничек шүрләгәнне үзем генә беләм. Җәмил абый монда да таләпчән булды, ничек укытуымны, дәресне алып баруымны тикшерә иде, һәм берничә ел дәвамында миңа киңәшләрен биреп, өйрәтеп торды...

Хәзер мин аны бик яхшы аңлыйм: милләт өчен, аның сафлыгы, аның киләчәге өчен җанын бирергә әзер мөгаллим булган Җәмил абыебыз! Авылдан дөнья күрми килгән чиста күңелле, беркатлы балаларга дөрес тәрбия бирергә тырышкан. Ата-аналарыннан еракка китеп, зур калада студент булып яши башлаган егет һәм кызларга әти урынына калып, аларны тормыш тозакларыннан саклап калырга тырышкан...

Аның да кешеләрдән күңеле кайткан вакытлары булгандыр. Мәкергә мәкер белән җавап биргән чаклары да булгандыр. Ул эшләгән чор турында төрлесен сөйлиләр. Корыч кебек каты холыклы иде ул, җебеп төшкәнне яратмады да, кабул да итмәде. Ни генә булса да, Җәмил абыебыз меңләгән студентларның күңелендә ут кабызган олугъ мөгаллим иде.

Изге Рамазан аенда җомга көн мәңгелеккә күчкән Габделҗәмил Габделхак улы Зәйнуллин күңелләребездә мәңгегә сакланыр. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнеке һәм барыбыз да Аллаһка кайтабыз. Бәхил бул, Җәмил абый!.. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун...

Укучың Халисә Ширманова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading