16+

Халык китап укымый имеш...

Хезмәттәшебез Йолдыз Шәрапова: «Милли музейда әдәби очрашу була», – дигәч, «Милли китапханә түгелме, чыннан да музейга киләсеме?» – дип кат-кат сорадым.

Халык китап укымый имеш...

Хезмәттәшебез Йолдыз Шәрапова: «Милли музейда әдәби очрашу була», – дигәч, «Милли китапханә түгелме, чыннан да музейга киләсеме?» – дип кат-кат сорадым.

Милли музейда күп тапкырлар булганым бар, шулай да соңгы вакытларда анда булган яңалыклардан хәбәрдар түгелмен икән. Без гадәттә музейга килеп, тарихи әйберләр, документлар белән танышып, экскурсоводның сөйләгәнен тыңлап кайтырга күнеккән. Бүгенге музейлар бөтенләй башка форматта эшлиләр. Милли музейда да бер урында кул эшләре буенча мастер-класс бара, янәшәдә генә футбол тарихы буенча фильм карыйлар, түрдәрәк халык Йолдыз Шәрапованың иҗат кичәсенә җыйналган. Ишек төбеннән үк ягымлы бер туташ кирәк икән – татарча, кирәк икән инглизчә исәнләшеп каршы алып, кирәкле залга озата. Тагын шунысына куандым: ишектән кеше өзелеп тормый. Аз гына вакыт эчендә әллә ничаклы чит ил туристы да керде. 
Икенче куанычым Йолдыз Шәрапованың кичәсенә килгән халыкны күргәч булды. Әйт син шушыннан соң, халык китап укымый, әдәбият белән кызыксынмый, дип. Әллә инде язучыларыбызның үзләренең халыкка якынаюы җитмиме? Йолдыз Шәрапова белән авылларга очрашуга барсаң да, якын туганнарын күргәндәй шатланалар. Бу юлы да очрашуга кемнәр генә килмәгән. Курсташлары, укытучылар, 2нче гимназия укучылары, «Ак калфак»ның Казан шәһәре бүлекчәсе вәкилләре... Сафия ханым Австралиядән хәтле кайткан. Бер апа Актаныштан чаклы пироглар пешереп алып килгән. Кунаклар Арчадан да килгән иде. Концертларга халык җыя алмаган заманда, шигърият эзләп килгәннәр икән, сөбханалла дими, ни дисең?

Очрашуда Йолдыз Шәрапованың гаиләсе дә катнашты. Аңа һәрчак терәк булган ире Сирень, өч улы һәм кызлары. Гаиләнең зур, тигез булуы аның иҗатында чагыла. Йолдыз Шәрапова, тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, иҗат дөньясына кереп югала. Аның да әле иң эчкерсез, ихлас булган балалар әдәбиятына. Балалар ялганны, ясалмалыкны бик тиз тоеп алалар. Бигрәк тә кече яшьтәгеләр. Аларга әкият икән әкият булсын, чынбарлык икән – чынбарлык. Күп тапкырлар күзәткәнем бар, башлангыч сыйныф балалары китап укырга бик яраталар, аларны югалтмыйча, зур юлга чыгарасы иде. Бу очракта барлык алымнар да бик яхшы. Әлеге очракта милли музейны мисал итеп китерәсе килә. Барлык юнәлешләрне колачлап, әнә ничек матур итеп эшләп яталар. Очрашудан үзгә бер күңел күтәренкелеге белән чыктым. Гел кемнедер орышабыз, канәгатьсезлек күрсәтәбез, кайчакта бер-беребезне күрү, ишетү, аңларга, ярдәм итәргә тырышу гына җитми бугай.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading