2020 нче елны сүгә-сүгә тәмам арып беттек. Югыйсә төрле өлкәләр күрсәткечләренә күз салсак, бик яхшы ел булган бит. Аңа йомгак ясап, алдагысына фаразлар белән Бөтендөнья татар конгрессы йомгаклау конференциясе уздырды.
2020 нче ел нәтиҗәләре, киләсе елга эшләнәсе бурычлар - барлык җавапларга ТР премьер министры урынбасары, Милли шура җитәкчесе Васил Габделгаяз Шәйхразиев җавап бирде.
Эпидемиологик ситуация аркасында 2020 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы планлаштырган барлык чаралар да уздырылмады. Шулар арасында Авыл эшмәкәрләре форумы, «Деловые партнёры Татарстана» чарасы. Ә калганнары офлайн форматыннан онлайнга күчте. Мәсәлән, конгрессның иң зур чараларының берсе «Җәлил укулары» быел 8 мең катнашучы җыйган. Икенче елга исә монда 15 мең кешене җәлеп итәргә уйлыйлар. «Татарча диктант» та быел гөрләп үтте. Төрле площадкаларда, төрле форматларда узган диктантны дөньяда 385 мең кеше язган. 2021 нче елгы диктант үзенчәлекле булыр дип көтелә: ул, гадәттәгечә, 1 түгел, 3 көн (8,9,10 нчы апрель) 1 миллион (!) кеше өчен әзерләнәчәк.
«Татарстан халкының бердәмлек елы» дип танылган 2021 нче елның 15 нче февралендә беренче тапкыр мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров исемендәге премия 3 талантлы җырчыга (профессиональ һәм һәвәскәр) 200шәр меңлек бүләк рәвешендә биреләчәк.
Бу - Милләт җыены быел кабул иткән стратегиянең бер өлеше - бөек шәхесләребезнең данын саклау һәм сәләтле кешеләргә юл ачу, ярдәм итү максатыннан эшләнгән. Җиңүчеләрне Зилә Сөнгатуллина, Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахмановтан торган гадел комиссия сайлады. Менә алар, җиңүчеләр:
1. Резеда Галимова.
2. Филүс Каһиров.
3. Флер Шакиров.
Безне алдагы елда җанисәп көтә. Иң төп чарага әзерлек инде күптән башланган. Быел бары тик өч төбәктә генә татарлар санының артуы күзәтелде: Мәскәү, Төмән һәм Башкортостанда. Калган өлкәләрдә, хәтта Татарстанда да (!) андый үсеш күзәтелмәде.
Милли шура рәисе фикеренчә, монда катнаш никахларның күп булуы төп роль уйный. «Катнаш никах - бәхетме? Гаилә өчен әйдер. Ә милләт өчен - юк».
Бөтендөнья татар конгрессы чараларын урынында, вакытында оператив рәвештә яктырткан журналистларга да рәхмәтен белдерде Васил Габделгаяз улы:
«Бүген пешкән ипи иртәгә инде кирәк булмаячак. Ул безгә мичтән чыккан вакытында ук кирәк. Әйе, иртәгә аны җылытып булачак, ләкин аның тәме башка булачак инде».
Алар, алда атап кителгән журналистлар, әйтергә кирәк, конференциягә зум аша төрле өлкәләрдән, төрле шәһәрләрдән, хәтта төрле илләрдән (Австралиядән Финзия Газизова) дә кушылды.
Журналистика темасы актив күтәрелде. «Безгә татар телле кадрлар җитми. Башка якларда татар телле белгечләрне эзләве бик авыр, тиздән мондый хәл бездә дә булачак. Журналистикада бюджет урыннар юк, алып баручылар юк. Өстәвенә, тел белгән тавыш режиссёрларына, монтажлаучыларга да моһтаҗ бик зур», - дигән фикер дә яңгырады.
«Быел күп эш эшләнде. Иң әйбәт истәлекләрне генә алып, барлык негатив хәлләрне иске елда калдырыйк һәм яңа елга атлыйк. Быел иң беренче итеп сәламәтлек телиләр, чөнки аның ихтыяҗы артты. Сәламәтлек телим. Конгресс үз эшен 11 нче гыйнвардан башлаячак. Халыкка хезмәт итү җиңел эш түгел, тик бик саваплы», дип чыгышын тәмамлады Васил Шәйхразиев.
Чынлап та, саннарга күз салсак, бик күп эш эшләнгән. Саннардан бигрәк безгә сыйфат ягы мөһимрәк. Киләсе елга яхшы тәэсирләр белән керәбез, ә анда безне нәрсә көтәсен вакыт күрсәтер. Әлегә шуны гына әйтә алам: алда безне бик күп саваплы һәм мөһим эшләр көтә.
Әдилә Закирова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар