16+

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: «Самолеттан кала – бөтен оча торган, урындыктан кала 4 аягында басып торган бөтен әйберне дә ашый алар»

Күптән түгел Казанда ачылган Кытай Генераль консуллыгы җитәкчелеге чакыруы буенча, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Кытайның Гуандун провинциясендә булып кайтты. Кытай иленә булган сәяхәте һәм аннан алган тәэсирләре турында ул «ШК» журналистына сөйләде.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: «Самолеттан кала – бөтен оча торган, урындыктан кала 4 аягында басып торган бөтен әйберне дә ашый алар»

Күптән түгел Казанда ачылган Кытай Генераль консуллыгы җитәкчелеге чакыруы буенча, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Кытайның Гуандун провинциясендә булып кайтты. Кытай иленә булган сәяхәте һәм аннан алган тәэсирләре турында ул «ШК» журналистына сөйләде.

Кытай гаҗәпләндерүдән туктамый

Кытайны «дөнья могҗизасы» дип юкка гына атамыйлар икән. Ул безне һәрьяклап шаккатырды. Аның никадәр көчле, икътисади яктан үскән ил булуын белсәк тә, гаҗәеп энергиясен, куәтен һәм кодрәтен баргач та аңлап, кабул итеп бетереп булмый икән, ул бездә бик зур тәэсирләр калдырды.
Без барган Гуандун провинциясе мәйданы буенча ике Татарстан территориясен биләп тора һәм анда 110 миллион кеше яши. Безнең республика хәтле ике мәйданы булган шушы провинция 2016 елда үзенең тулаем эчке продукты белән тулы бер Россияне узып киткән. Шушы факт кына да Кытайның никадәр көчле икътисади ил булуын күрсәтә. Кытайлар моны үзләре дә бик яхшы белә һәм шуның белән чиксез горурланалар.

Сәяхәтебезне провинциянең башкаласы – 20 миллион халкы булган Гуанчжоу шәһәреннән башладык. Без анда 39 катлы кунакханәдә яшәдек. Әле бу уртача биеклектәге бина санала, шәһәрдә 100 катлы йортлар да күп. Иң биек бина – телебашня, биеклеге – 600 метр. Ул Кытайда иң озын телебашня санала, дөнья буенча алганда, өченче урында тора. Аны төзегәндә, иң алдынгы технологияләр кулланылган. Ачык һавадагы иң биек (488 метр) күзәтү мәйданчыгы һәм иң биек аттракционы, әйләнә торган иң биек рестораны да бар.

Гуандун провинциясе шәһәрләре арасы бик якын. Бер-берләреннән 60-80 чакрым ераклыкта гына урнашкан, бер шәһәрдән чыгып икенчесенә кергәнеңне сизми дә каласың. Шэньчжэнь шәһәрендә дә булдык. Шәһәрнең мәйданы – 1997 кв метр. Анда 12 миллион халык яши. Шэньчжэнь – илнең беренче махсус икътисади зонасы, ул бик тиз арада заманча халыкара мегаполиска әверелгән һәм «мода шәһәре», «дизайн шәһәре» буларак танылган, Айфон, айпадлар да биредә җыела.
2018 ел – Кытай Халык Республикасы өчен зур юбилей елы. 40 ел элек, 1978 елда, Кытай реформалар игълан итә. Ул «Ачыклык һәм реформа» сәясәте дип атала. Моннан 40 ел элек яланаяклы кешеләр, агач арбаларда таш ташып, шушы шәһәрне торгыза башлаган. 40 ел эчендә Кытай дөньяның әйдәп баручы икътисади иле дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Якындагы дүрт-биш ел эчендә ул Американы да узып китәчәк, ди икътисад белгечләре. Кытайда тулаем эчке продукт үсеше бер елга – 7 процент, ә Шэньчжэнь шәһәрендә – 23 процент, Гуандун провинциясендә 12 процентны тәшкил итә. Бу – кешелек тарихында булмаган бер ыргылыш, шыр хәерче булган ил бүген дә коточкыч зур тизлек белән үсүен дәвам итә. Моны Кытай могҗизасы дими, ни дисең?! Җиде көн буена Кытай безне гаҗәпләндерүдән туктамады.

Икенче баланы күпсенә башлаганнар

Кытайлар үзләре бик позитив кешеләр. Алар гадилекләре белән элеккеге совет кешеләрен хәтерләтәләр. Тагын бер нәрсә күзгә ташланды: Кытай – аек ил. Бу яктан бездә дә алга китеш бар анысы, әмма Кытайда ул бигрәк тә сизелә.
Бу ил халкы белемгә омтыла. Аларда унберьеллык урта белем һәр кеше өчен мәҗбүри. Бу аңлашыла да: заманча икътисадны фәкать белемле кешеләр белән генә күтәреп була. Моннан тыш, максатчан, эш сөючәннәр. Кытайда югары белем дә түләүсез, читтән килгән кешеләр генә түләп укый. Без булган Гуандун чит телләр һәм халыкара сәүдә университетында 30дан артык тел өйрәнәләр. Анда барысы 15 мең студент белем ала.

Кытайда белем алу, эшләү һәм яшәү өчен шартлар көннән-көн яхшыра. Эш дигәннән, бу провинциядә уртача хезмәт хакы – 1 200 доллар (безнеңчә 100 мең сум). Кешеләр акчаны шактый иркен тота, күпчелек халыкның кулында – Айфон, башка брендлы кием-салым, автомобиль һәм башкалар.
Соңгы елларда сәяхәткә еш йөри башлаганнар, елына ике-өч тапкыр чит илгә чыгалар.
Кытайда бер гаиләгә бер бала дигән сәясәт хәзер юк. Ул 2015 елда ук бетерелгән. Әмма аңа карап кына икенче бала алып кайтырга ашыкмыйлар ди. Бер бала да җиткән, үзем өчен яшәп калам, дигән принцип белән яшәүчеләр арткан. Гаилә кору яше дә соңара бара, элек 22-23 яшьтә өйләнешсәләр, хәзер 30га таба гына гаилә коралар. Декрет ялы Кытайда алты гына ай. Балаларны бакчага урнаштыру проблемасы юк дигән фикер калды.

«Берүземә бер такси чакыртмыйм»

Кытай электроника өлкәсендә революция ясады. «Кытайда очсызлы һәм сыйфатсыз җитештерелә» дигән стереотип үткәндә калган. Кибетләрдә электроника, көндәлек техниканың бәясе бездәге кебек.
Алар хәзер электромобильләргә күчә. Шэньчжэньда шәһәр транспорты фәкать электробуслардан гына тора. Башка төр транспорт аларда тыелган. Таксилар да электромобильләрдән генә тора. Машина номерлары ике төрле төстә, зәңгәр номер – бензин моторлы машина, яшел номерлар – электромобильләр һәм урыны белән соңгылары хәтта күбрәк. Аларның шәһәр буйлап йөргәннәре дә ишетелми, яныңнан тавышсыз гына сиздермичә үтеп китәләр. Безне тагын бер нәрсә шаккатырды – Кытай машиналары бик аз, 30 процентны гына алып торалардыр. Кыйммәтле Европа, Япония, Корея машиналары популяр анда. Без автомобиль заводында да булдык, анда елына ике миллион машина чыгарыла.

Метро бөтен шәһәрләрдә дә бар, ул безнең метролардан шактый аерылып тора. Станцияләр заманча итеп эшләнгән, рельслар бөтенләй күренми. Метро да аерым-аерым вагоннардан тормый, озын бер поезд ул. Аларга пыяла ишекләр аша лифтка кергән кебек кенә керәсең. Шәһәр транспорты очсыз, безнең акча белән, 20 сум тора.

Машинада яки таксида бер генә кеше йөрү әдәпсезлек кебек кабул ителә. Программа соң беткәч, безне озатып йөргән кызга, «Әйдәгез сезгә такси гына чакыртыйк», – дигән идем, «Юк, берүземә бер такси белән йөрмим, электробус белән кайтам», – диде.


Ял көннәрендә шәһәр үзәгендә йөрерлек түгел. Андагы халыкның күплеге! Бу күренеш миңа бездә 9 Май көнендә уза торган «Үлемсез полк»ны хәтерләтте. Анда берьюлы берничә урамда шундый зур төркем йөри, безнең исәпләвебезчә, бер миллион кеше йөридер дип уйлыйм. Халык һәм фабрика-заводлар, предприятиеләрнең күплеге аркасында, җилсез көнне шәһәрне томан каплый.

Нәрсә оча – шуны ашыйлар

Кытайда фатирны 70 елга арендага сатып аласың. Сатып алсаң да, дәүләттән арендага алган булып санала, синең мөлкәтеңне ул үзе теләгәнчә куллана ала. Әйтик, әгәр дә синең йорт урынында фабрика төзергә кирәк икән, дәүләт фатирыңны алып, сине башка җиргә күчерә ала. Фатирның бәясенә килгәндә, безнең акча белән бер кв метры 400 мең сум һәм аннан да күбрәк, Гуанчжоу шәһәре үзәгендә ул бер миллион сумга кадәр җитә.
Медицинага килгәндә, аның сыйфаты бездән түбәнрәк дигән фикер калды. Даруханәләр бик ярлы, дарулар аз, бәяләре кыйммәт, күбесенчә үләннәрдән ясалган препаратлар сатыла, үз медициналарына таянып дәваланалар, шәһәрдә массаж салоннары бик күп.

Кытай кухнясы турында да әйтеп китик. Безгә ит, ипи, камыр ризыклары җитмәде. Анда сөт продуктлары бик аз кулланыла. Ит тә Австралиядән, Яңа Зеландиядән китерелә. Бу аңлашыла да, анда игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнергә буш җирләр бөтенләй юк. Шәһәр аралары да, әйтүемчә, 60 кына чакрым бит.

Кытайлар күбесенчә балык, диңгез продуктлары, дөге белән туклана. Самолеттан кала – бөтен оча торган, урындыктан кала дүрт аягында басып торган бөтен әйберне дә ашый алар. Азык-төлек кибетләрендә таракан да, суалчан, елан, кысла, ташбака да сатыла. Шуларны төрләндереп ашыйлар.

Җинаятьчелек кимегән

Куркынычсызлык системасы да бик көчле бу провинциядә. 20 миллион халыкның куркынычсызлыгын, әлбәттә, полиция генә саклап тота алмый. Шуңа да Кытай шәһәрләрендә заманча электрон системалар гамәлгә кертелгән. Безнең Кытайга бару көннәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да шушы илгә визиты вакытына туры килде. Ул анда югары технологияләр күргәзмәсендә катнашты. Кытайда уйлап табылган йөзне тану системасы белән таныштырдылар. Шәһәрнең һәрбер урамында, кибетендә, башка җәмәгать урыннарында камералар куелган, алар бөтенесе бер аналитик үзәккә тоташтырылган. Синең кайда булуыңны сәгатенә генә түгел, минутына кадәр үк белеп була. Шушы «акыллы полиция» системасы ярдәмендә өч ел эчендә җинаятьчелек 60 процентка кимегән.

«Татарстан өчен горурланып кайттым»

Кытайда йөреп кайткач, үзебезнең тыныч темпта яшәвебез, экологиябезнең чиста булуы, сыйфатлы ризык ашавыбызны һәм аз эшләвебезне аңладым. Әмма дөньядан артта калып булмый, башкалар икътисадларын шундый зур тизлек белән күтәргәндә, читтә кала алмыйбыз. Гигант хәрәкәткә без дә кушылырга, бу гигант үсештә үз урыныбызны булдырырга тиешбез. Кытай бүген бөтен дөньяны киендерә, җиһазлар белән тәэмин итә, яңа технологияләр бирә икән, безгә дә тырышырга кирәк, нефть һәм газ гына сатып утырып булмый, ул да берзаман бетәчәк. Шул ук вакытта мин Кытайдан Татарстаныбыз өчен горурланып кайттым.

Республика җитәкчелеге дөньяның кая таба барганын, аның тенденцияләрен тоеп яши. Яңа технологияләрне кертергә кирәклеген аңлый, шуның өчен халыкара күргәзмәләргә йөри, йөргән аякка иярә дигәндәй, һаман йөреп торып, ерак киләчәккә карап эш итә беләләр бездә.

Дилбәр Гарифуллина язып алды

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading