Россия Президенты эшчәнлегенә карата да бәяләрен биргәннәр. Андрей Большаков билгеләп узганча, социаль реформалар, шул исәптән НДС һәм пенсия өлкәсендәге яңалыклар эзсез калмаган – Путинның рейтингы төшкән. Нәтиҗәдә аның эшчәнлеген тискәре бәяләүчеләрнең саны арткан.
– Үткән елны шушы чорда канәгать булмаучылар 9,4 процентны тәшкил итсә, быел аларның саны 31,1 процентка җиткән. Путинның эшчәнлегенә уңай караучыларның саны да кимегән. 2017 елда аның эшен 84,8 процент хупласа, 2018дә 57,3 процент кына канәгать калган. Татарстан җитәкчелегенә килгәндә, аның эшен узган елны да, быел да бертөслерәк бәяләгәннәр. Уңай дип караучылар нибары 3 процентка гына кимегән. Тискәре бәяләүчеләрнең саны исә 3 процентка арткан.
Утырышта Татарстанда этникара вазгыятькә дә анализ ясалды. Аны Россия Фәннәр академиясенең Социология институты белән Казан университеты белгечләре өйрәнгән. Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге фәнни хезмәткәре Екатерина Арутюнова билгеләп узганча, Европа илләре һәм Россия буенча алганда, Татарстанда мигрантларга карата мөнәсәбәт күпкә уңай.
– Европада уртача алганда 15 процент халык мигрантларның бөтенләй булмавын тели, Россия өчен бу сан 25 процентны тәшкил итә, Татарстанда исә нибары 8 процент. Әгәр дә мигрантлар җирле традицияләрне санлап яшәсәләр, 42 процент халык аларны кабул итәргә әзер. 7 процент читтән килгәннәргә уңай карый. 19 проценты аларның саны азрак булса иде дигән фикердә тора, – дип сөйләде белгеч.
Комментарийлар
0
0
Эшсезлек белэн нык бэрэлэдэк,Бер Кая алмыйлар заочно укыган улымны,
0
0