Шәһри Казан

Хаталы сүз – гөнаһ чыганагы: «амин»мы, әллә «әмин»ме?

Аллаһ каршына басып, хәтта мәгънәле сүзләр белән намаз укысак та, сүзләрне дөрес әйтмәсәк, үзебезгә-үзебез хөкем карары чыгарабыз икән.

Хәдисләрдә мондый кисәтүләр бар: кем Коръәнне үз белдегенчә укый, шул үз урынын утта дип белсен. Коръәнне кем еш ялгыштыра, шуңа Коръән ләгънәт кыла. Мөхәммәд галәйһиссәлам китергән мөбарәк ислам шәригатенә үз башыгыз белән бер хәреф арттырмагыз, вә бер хәреф киметмәгез. Болай гамәл кылучыларга һич иярмәгез, диелә хәдисләрдә.

Татар китапларында һәм вакытлы матбугатта изге китабыбыз «Коръән» булып языла. Ләкин аның гарәпчә язылышы – «Коран». Чөнки сүздә «р» хәрефеннән соң кәсерәле әлиф түгел, мәдле әлиф языла. Бу билге «а» хәрефен белдерә. Изге китабыбызны Коран дип язу һәм әйтү кирәк, минем уйлавымча.

Янә үзебезнең игелекле эшләребез башында әйтелә һәм языла торган «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» кәлимәсе мәсьәләсе. Риваятьләрдә мондый мәгълүмат бар. Аллаһ Тәгалә каләмне бар кылды. Аннары бер фәрештәгә боерды: «Яз!» – диде. Фәрештә: «Ни языйм?» – диде. Аллаһ әйтте: «Биисми» яз, аннары «Аллаһ» яз, янә «әррахмән» һәм «әррахим» яз. Бу инде Коран сүрәләренең башында язылганча, «Биисми Аллаһ әррахмән әррахим» була. Кириллица хәрефләре белән язылганча, сызыкчалар куелмаган. Риваятьләрдә әйтелә: ошбу изге кәлимә, ягъни «Биисми Аллаһ әррахмән әррахим» шушы рәвешчә дүрт сүз итеп оҗмах ишекләренә дә язылган.

Кириллица белән язылган хәзерге китапларда «Аллаһ» исемен ничек кенә гарипләмиләр. Мәсәлән, «Бисмиллаһир» язылышы. Аллаһ исеменең «А» хәрефен калдырып, «ллаһи» дип, алдан килгән сүзгә кушып куялар. Сүз ахырына «һир» өстиләр әле җитмәсә, ә бу сүз гарәп телендә мәче дигәнне аңлата. Мондый бозулар күп сүзләрдә очрый: сүбхәнәллаһи, гәләлләһи, расүллуллаһи. Аллаһ Тәгалә фәрештәгә: «Бисмиллаһир» дип яз», – димәгән бит. Аллаһ исеме кергән сүзләрдә «Аллаһ» сүзен алдагы сүзгә кушмыйча ачык итеп әйтү тиештер.

Реклама

Азанда әйтелә торган «Аллаһ әкбар» гыйбарәсе дә бозып әйтелә, күбрәк «Аллаһу» дип яңгырый. Гарәпчә язылышта исем ахырында «у» хәрефе юк. «Ихлас» сүрәсендә «Колһу Аллаһ» дип әйтү кирәктер. «Кульһүвәллаһ», «кульхуаллаху» дип хаталы язулар бар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) исеменең ахырында «д» урынына «т» хәрефен язу күзәтелә кайчак.

«Амин» кәлимәсен «әмин» дип әйтү һәм язу мисаллары очрый. Боларның мәгънәләре төрле: «амин» – кабул кыл, дигәнне, ә «әмин» – ышанычлы, игелек­ле дигәнне аңлата. Мөхәммәд рәсүлебезне «әмин» дип әйткәннәр. Риваятьләрдә, Мөхәммәд галәйһиссәлам «амин» дип әйтә иде, диелә. «Амин» кәлимәсе гарәпчәдә мәдле әлиф белән языла, бу татарчада «а» була, димәк, дөрес язылышы – «Амин».

Ислам дине яки гарәп теле белгече шушы мәкаләмә «Шәһри Казан» газетасында үз фикерен язып чыксын иде.

Равил Бәдреддин, Күки авылы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 8 август 2019 - 12:48
    Без имени
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм. БисмиЛЛӘӘҺир-Рахмәәнир-Рахииим! "Изге китабыбызны Коран дип язу һәм әйтү кирәк, минем уйлавымча." - ялгыш уйлыйсыз. Дөресе - КУРъАН!
  • 6 август 2019 - 11:08
    Без имени
    Язылганнар һич дорес тугел. Ботенлэй бутап язган автор. Бу статья белэн куплэрнен башын адаштырыр бу, дип язды бу мәкалә уңаеннан укымышлы хәзрәт. Ник тикшерелмәгән материал җибәрәсез. Без сезгә ышанабыз, матбугат сүзенең дәрәҗәсен төшерәсез бит. Уйлабрак эшләгез, барлык яңалык та минутында халык игътибарына җибәрелергә тиеш түгелдер ул.
  • 5 август 2019 - 07:36
    Без имени
    Сәбханаллаһ! Гарәп телендә аерым "а" хәрефе юк дип белә идем. Әлиф ул. "А" хәрефе исә калын хәрефтән соң гына укыла һәм языла. Бу язмага, һичшиксез, Диния нәзарәтеннән җавап булырга тиеш. Коръән сүзенә килгәндә, гарәпчәдә "о" хәрефе бөтенләй юк.
  • 4 август 2019 - 15:48
    Без имени
    Гарәп телендә а хәрефе юк, җәмәгать. Шуңа күрә "әмин" сүзе "Әәмиин", дип әйтелә. Аамиин урысларда гына була. Гарәп теле укытучысы