Ксения Собчакның президент булырга шансы бөтенләй юк. Җитди кеше түгел бит ул. Мин президент булырлык хатын-кызларны гомумән белмим. Бәлки, алар бардыр, без генә белеп бетермибездер. Зирәк, халык хөрмәт иткән абруйлы хатын-кыз ил белән идарә итә ала дип уйлыйм. Әмма алар тормышның төбеннән күтәрелгән булырга тиеш, шул вакытта гына халыкның мәнфәгатьләрен яклый алачак. Министрлар, район башлыклары, колхоз рәисләре арасында да бар гүзәл затлар. Менә дигән итеп эшлиләр.
Наилә Җиһаншина, Татарстан һәм Россия мөслимәләр берлеге рәисе:
– Ил белән ир кеше җитәкчелек итсә яхшырак, аның мөмкинлекләре күбрәк. Ә хатын-кыз ул беренче чиратта, хуҗабикә. Аның эшкә дә барасы, өйне дә карыйсы, бала да тәрбиялисе бар. Үз өстенә бөтен вазифаны да алып, ат кебек эшләргә тиеш түгел.
Комментарийлар