16+

Хатын-кыз сәгатен ничек сайларга?

Элек кул сәгатьләрен вакыт карау өчен йөртсәләр, хәзер алар стильле аксессуарга әйләнде. Әмма аны да дөрес куллана белергә кирәк.

Элек кул сәгатьләрен вакыт карау өчен йөртсәләр, хәзер алар стильле аксессуарга әйләнде. Әмма аны да дөрес куллана белергә кирәк.

Сәгать чылбырының озынлыгы, тимер булсынмы, күннән эшләнгәнме, кул белән каптыргычы арасына бер бармак сыярлык булырга тиеш. Бу очракта ул кулны да кысмый, тегендә-монда шуып та йөрмәячәк.

Зурлыгына килгәндә, корпусына игътибар итегез. Зур корпус беләзек сөяге нечкә булган кешегә бик бармый. Кечкенәсе исә киң куллы кешеләргә туры килми.

Озын җиңле кием кигәндә, сәгатьне җиң өстеннән дә тагарга була, әмма җитди чараларга барганда гына түгел. Эшлекле образ өчен исә акссесуарны ялан кулга тагыгыз. Кулны төшергәндә, манжет сәгатьне бөтенләй яки өчтән ике өлешен капларга тиеш.

Рәсми чараларга барганда, сәгатьнең төсе башка аксессуарларның төсен кабатласын. Ә көндәлек тормышта ничек тә ярый. Алтын белән көмешне дә бергә куллана аласыз.

Сәгать сатып алганда, тормыш рәвешегезне дә истә тотыгыз. Спортны яратучыларга силикон ременьле сәгать бара. Статуслы ханымнар, әлбәттә, классик аксессуар сайларга тиеш.

Сәгать белән беләзекне бергә кулланырга буламы? Була, әмма кайбер кагый­дәләрне истә тотканда. Металл беләзеккә металл сәгать туры килә. Тик алар төсе белән аерылып торсын.

Киң аксессуар тар булганы белән бармый. Елан яки башка бизәкле беләзекләрне металл сәгатьләр белән генә киегез. Күн ременьлеләре бисерлы беләзек белән яраша. Фитнес-сәгать белән беләзек кия күрмәгез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading