Татарстанда 416 мең кеше күләгә астында эшли, аларның нибары 29ы гына үзен үзмәшгульле буларак теркәгән.
Бу исә республикадагы гомуми хезмәт ресурсы санының 17,7 процентын тәшкил итә. Эшмәкәрләр йортында узган брифингта үзмәшгульле кешеләргә эшчәнлекләрен легальләштерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сүзләренчә, соңгы көннәрдә үзмәшгульле эшмәкәрләргә эшчәнлекләрен легальләштерү кирәклеге турында күп сөйләнелә. Билгеле булганча, Татарстанда киләсе елдан аларга салым түләтә башлаячаклар. Ә бу категориягә кергән кешеләр үзләрен эшмәкәр буларак теркәргә ашыкмый. Димәк, хакимияткә моның өчен шартлар тудыру юлларын эзләргә кирәк.
Беренче проект үзен акламады
2017 елда мондый талпыныш булып караган иде инде. Үзмәшгульлеләр соры базардан чыгып, рәсми рәвештә эшмәкәр булып китсен өчен, аларны ике елга «салым каникуллары»ннан азат иттеләр. Үзмәшгульлеләр статусы репетиторларга, бала яки авыру кешеләрне караучыларга һәм йорт җыештыручыларга бирелде.
– Әмма моның нәтиҗәсе булмады. Илдә, Росстат мәгълүматлары буенча, 13 млн кеше икътисадның формаль булмаган секторында хезмәт куя һәм шуларның 1661е генә үзенең эшен легальләштергән. Аларга ике ел дәвамында, 2017-2018 елларда, салым түләтмәскә булдылар. Тик бу чара гына үтемле булмады. Алар шәхси эшмәкәрләр өстендә булган таләпләрне алырга әзер түгел. Шул ук вакытта үзләрен куркыныч астына куюларын, хокук саклау һәм тикшерү органнары белән проблемалары булырга мөмкинлеген дә, хокукый яктан якланмауларын да беләләр. Аларга дәүләт ярдәме дә, социаль гарантияләр дә каралмаган. Намуслы үзмәшгульлеләрнең күләгәдән чыгасы килә. Шуларны күздә тотып, хөкүмәт яңа салым режимын кертергә җыена. Мин исә бу уңайдан күп кешеләрнең намуслы һәм гадел булуларына ышанам, – диде министр урынбасары.
Нәрсә тәкъдим итәләр?
Яңа салым режимы нигезендә эшмәкәр булып теркәлү өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Әйтик, аларга онлайн рәвештә теркәлү, хисаплар бирмәү, салымны керемнән генә түләү мөмкинлеге бирелә. Товарны сатканда яки хезмәт күрсәткәндә мобиль кушымта аша чек булдырыла һәм ул онлайн режимда салым органына барып җитәр дип көтелә. Тиздән яңа сүзтезмә барлыкка киләчәк, ул профессиональ салым дип аталачак, аның өчен декларацияләр тутырырга кирәкми. Ай тәмамланганнан соң, салымның күләме турында телефонга мәгълүмат килә. Үзмәшгульле эшмәкәрнең ризалыгы белән, ул йә банк хисабыннан алына яки кеше аны үзе мөстәкыйль түли. Әлеге тәкъдимнәр кереме елына 10 млн сумнан артмаучылар өчен генә. Сумма артып киткән очракта, ул инде үзмәшгульле статуслы булмый, шәхси эшмәкәр булып чыга. Үзмәшгульлеләрдән кергән салым төбәк яки муниципаль бюджетка китәчәк. Тагын бер мөһим пункт – аларның хезмәтеннән файдаланучыларга, әйтик, бала караучы яки репетитордан клиентларга салымнан акчаларын кайтару хокукы бирелә, моның өчен алар документлар сорап алачак.
Рөстәм Сибгатуллин фикеренчә, үзмәшгульлеләргә карата ниндидер тыю яки кисәтү чаралары күрергә кирәкми, аларга дәүләт тарафыннан стимул булдыру зарур.
– Аннары, бу категория кешеләргә ачыктан-ачык эшләр өчен билгеле бер белем дә җитеп бетми. Шуны истә тотып, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм буенча «Әни – эшмәкәр» дигән федераль мәгариф проекты гамәлгә ашырылды. Анда катнашу өчен 400 гариза тапшырылган, алар арасында 35 кеше сайланып алынган. Декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укыган. Яшь эшмәкәрләр өчен дә укулар оештырыла. Моннан тыш, эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән «Эшмәкәрләр фабрикасы» республика проекты уңышлы эшләп килә. Аның төп максаты – Татарстанда эшмәкәрләр санын арттыру, – диде ул.
Проектка нигез салучы Айдар Булатов сүзләренчә, 2015 елдан бирле эшләп килгән «Эшмәкәрләр фабрикасы»нда 30 мең кеше укыган. Шуларның 1500 кеше, үз бизнесын булдырып, эшмәкәр статусын алган.
– Без бизнесны, хисапларны ничек дөрес алып барырга, эшмәкәр булып ничек теркәлергә кирәклеген өйрәтәбез. 4 процент күләмендә салым ул яшеренеп эшләү, тынычлыгыңны югалту өчен сәбәп түгел. Мин моны белем җитмәү белән бәйләп карыйм, – ди ул.
Уңай яклары
Брифингка «Эшмәкәрләр фабрикасы»нда укыган егет-кызлар да килгән иде. Үзен Руслан дип таныштырган егет йорт җиһазлары эшләү белән мәшгуль. Фабрикада укыганнан соң, шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Аның әйтүенчә, үзмәшгульлеләргә эшмәкәр булып теркәлү өчен ай саен иминият фондына 2800 сум түләп бару куркыта, бер елга исә бу 32 мең сум дигән сүз. Аның кереме буламы-юкмы, ул бу сумманы түләп барырга тиеш. Ә ике елдан ул 40 меңгә кадәр арта, ди ул.
Аның сүзен шул ук фабрикадан соң эшмәкәр статусын алган Гөлнара Шәмсиева да күтәреп алды. Гөлнара хәзер декрет ялында, шәһәрдән авылга китеп яши башлаган. Ул атлар үрчетү белән шөгыльләнә.
– Эшмәкәр булып теркәлгәнче дә акча кирәк, хисап счетын ачканда ук акча сорыйлар. Аннары күпләрнең эше сезон белән бәйле. Елның бер чорында заказлар булмаска да мөмкин. Яңа гына эшмәкәр булып киткәннәр өчен беренче елны иминият фондына түләнә торган акчаның 50 процентын гына түләтү мөмкинлеген карасыннар иде, – диде ул.
Яшь эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен легальләштерүнең уңай яклары турында да әйтеп үттеләр.
– Бердән, клиентларда күбрәк ышаныч туа, реклама бирергә курыкмыйсың, икенчедән, дәүләттән грантлар формасында ярдәм алып була, банклар ташламалы кредит тәкъдим итә, өченчедән, тикшерү органнары белән проблемалар булачак дигән курку юк, – диделәр алар.
Брифингта катнашучылар үзмәшгульлеләрне күләгәдән чыгару илнең икътисадын алга җибәрү, эчке продукт күләмен арттыру, эшмәкәрләр арасында сәламәт көндәшлек булдыру, бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итү өчен кирәк дигән фикерне төшендерергә тырышты. Моңа өстәп, түләүләрнең бер өлеше Пенсия фондына баруына, димәк, киләчәгеңне кайгыртырга кирәклегенә дә басым ясадылар. Журналистларның, ул салым беренче елны гына 4 процент күләмендә булып, аннары аны күтәреп куймаслармы дигән соравына, министр урынбасары, Финанс министрлыгының алты ел буена шул күләмдә калдыру турындагы вәгъдәсе бар, диде.
Язманы әзерләгәндә, интернетта Россия хөкүмәтенең үзмәшгульле гражданнарны Пенсия фондына иминият түләвеннән азат итү мөмкинлеген караячак, дигән хәбәр чыкты.
Яңа салым системасы физик затлардан 4 процент күләмендә салым алуны күз алдында тота. Аның 2,5 проценты керемнән алына, калган 1,5 проценты социаль фондларга китә (1,25 проценты – Пенсия фондына, 0,25 проценты – мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә). Шул рәвешле гомуми күләме 4 процентны тәшкил итә. Юридик затлар 6 процент түләргә тиеш була.
Илдә, Росстат мәгълүматлары буенча, 13 млн кеше икътисадның формаль булмаган секторында хезмәт куя һәм шуларның 1661е генә үзенең эшен легальләштергән.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар