16+

Хөкүмәткә – очко!

Рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 20-30 чакрымга арттырган өчен гражданнардан штраф күләмен 500 сум түгел, бәлки 3000 сум түләтергә каралган иде...

Рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 20-30 чакрымга арттырган өчен гражданнардан штраф күләмен 500 сум түгел, бәлки 3000 сум түләтергә каралган иде...

Соңгы араларда җәмәгатьчелек тагын борчылып алды: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, штрафлар күләме зур суммаларга артырга мөмкин икән бит!

Юстиция министрлыгы административ хокук бозулар турындагы Кодекска юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмнәрен әллә ничә тапкырга арттыру турында яңа проект әзерләгән иде. Анда, әйтик, рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 20-30 чакрымга арттырган өчен гражданнардан штраф күләмен 500 сум түгел, бәлки 3000 сум түләтергә каралган иде. Яңа елдан соң бездә гел нидер үзгәрә анысы: әле монысына, әле тегесенә бәяләр артып кына тора. Ел башында авыррак тоелса да, акрынлап ияләшәсең, борчуларың артта кала, сүгенүдән дә туктыйсың. Ләкин әлеге тәкъдим ителгән штрафлар машинада йөрүчеләрне хафага салды: фатир өчен, ашау өчен түләүләрдән, балаларыңны киендерүдән калган тиеннәр бу кадәр штрафка җитмәячәге көн кебек ачык бит!

Бер яктан, бу тәкъдимнәр дә юктан гына чыкмаган. Юлларда кагыйдә бозу очрак­лары да арта, һәлак булучылар, җәрәхәт алучылар саны да кимеми. Штрафлар артса, саграк булыр идек кебек тә бит... Ләкин безнең аң андый нәрсәләрне кабул итми шул. Әйткәнемчә, проект кабул ителгән очракта, башта зарланган-сүгенгән булыр идек, юлларда акрынрак, кагыйдәләрне саклабрак йөри башлар идек тә, бераздан барысы да онытылып, зур штрафларга ияләшеп, үз урынына әйләнеп кайтыр иде.

Бәхеткә, ил Хөкүмәте безне яклап чыкты. Яңа гына Премьер-министр вазифасын үти башлаган Михаил Ми­шустин гади халык ягына басты: проектны якламады, киресенчә, кире какты. 

«Без әле штрафларны күтәрү өчен хезмәт хакларының шулкадәр үк үсешенә ирешмәдек», – дигән рухта белдерде ул үз фикерен. Ягьни, аныңча, штрафларны халыкның түләү мөмкинлегеннән чыгып билгеләргә кирәк, ә җәзаны күтәрү ул – проб­лемаларны чишүнең иң җиңел юлы.

Мишустинга да, Хөкүмәткә дә, халык теле белән әйтсәк, бер очко! Халык моны яратып кабул итте. Премьер-министр сүзләренә таянып, әле хезмәт хакларының да берничә тапкырга артуына өметләнәбез хәзер. Тагын бер очко булыр иде. Акчабыз штрафларга да җитәр иде аннан бәлки...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading