16+

Хәлим Җәләловның кызы: "Әти хастаханәдә үлде, хушлаша да алмадык"

Бүген Казанда Хәлим Җәләлов белән хушлаштылар.

Хәлим Җәләловның кызы: "Әти хастаханәдә үлде, хушлаша да алмадык"

Бүген Казанда Хәлим Җәләлов белән хушлаштылар.

55 елдан артык гомерен театрга багышлаган Хәлим ага Җәләлов белән хушлаштык. Ул 1940 елда туган. Әтисе һәм абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Алты ятимне әнисе аякка бастырган. Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ул 1965 елдан алып чыгыш ясаган.

Хәлим абыйны артист буларак кына түгел, искиткеч нәфис сүз остасы, язучы буларак та беләбез. Ул балалар өчен иҗат итте. Ә балаларга язу аеруча да авыр. Алар иң таләпчән тыңлаучы һәм иң сизгер укучы, ләбаса.

“Мин сәхнәдә үләм”

Ул бик гади кеше була. Бу хакта минем белән аралашкан һәр кеше искәртте. Эчкерсез булуы, масаймавы, туган җанлы булуын хакында якыннары да кат-кат кабатлады.

Икетуган сеңлесе Сәлимә апа белән алар һәрвакыт аралашып яшәгән.

- Ул нинди зур кеше булса да, гади, ярдәмчел, тырыш кеше булды. Туган җанлы, кешеләрне яратты, - ди Сәлимә апа.

Балалары өчен үлеп торган Хәлим ага. Тормыш иптәше белән алар Дилбәр һәм Миләүшә исемле кызлар үстерә.

- Мин әти кызы идем. Бик якын идек. Кечкенәдән аның белән театрга йөрдем. Студент вакытларда репетицияләренә бара идем. Гел әти янында бөтерелдем.

Аңа сәләт кенә бирелеп калмыйча, үзе теләгән, яраткан эше белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге булды. Ул театр белән яшәде. “Мин сәхнәдә үләм”, дип әйтә иде. Сезон да ябылды, әти дә китте... Аны яратмаган кешене белмим мин. Анардан тормышка ярату бөркелә иде. Кәеф булмаганда ул шалтыратса, шунда ук кабынып китәсең. Соңгы көннәренә кадәр без гаиләдә аның белән киңәшләшеп яшәдек. Ул гаиләбезнең нигезе кебек булды. Барыбызга да нур чәчә торган кояш кебек иде. Аның кебек кеше булмады. Минем әтием булганы өчен генә түгел, кеше буларак әйтәм. Башкалар өчен борчылды. Берәрсенә ярдәм кирәк булса, чыгып йөгерә иде булышырга, - ди мәрхүм артистның кызы Дилбәр.

Хәлим ага хастаханәдә җан бирә. Ә анда, үзегез беләсез, пандемия сәбәпле, һәр кешене дә кертмиләр. Шуңа да мәрхүмнең якыннары да әтиләрен исән чакта күреп кала алмый.

- Без аның белән хушлаша алмадык. Ике атна хастаханәдә ятты. Үлем сәбәбен дә, диагнозын да белмибез. Телефоннан сөйләшеп аралашып тордык. Бер дә зарланмады, - дип үкенече белән уртаклашты Дилбәр ханым. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading