Шәһри Казан

«Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!»

Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.

Латыйповлар алты кешене эш урыны белән тәэмин иткәннәр. Үзләренә дә эш җитәрлек. Әле менә сыер савучылары авырып киткән, аны Ленарның хатыны Минсинә алыштыра. Буй җиткән кызлары белән уллары да булыша. Ленар үзе трактор йөртә, кирәк икән, сыерын да сава, кәгазь эшен дә башкара.

Белгечлекләре буенча икесе дә ветеринарлар. ферма ачар өчен, Ленар шәһәрдәге коттеджын саткан һәм башта 28 сыер алган. «Мал-туар үрчетергә теләгән фермерга кимендә 2 миллион сум акча кирәк», – ди.

– Кечкенәдән мал-туар арасында үстем. Аннары ит җыючы булып эшләдем. Район башлыгы фермерларга дәүләт отышлы программалар тәкъдим итә, үз хуҗалыгыгызны булдырыгыз, дип тәкъдим иткәч, тәвәккәлләргә булдык. Чынлап та, бәхет елмайды. Дәүләттән 1 миллион сум грант оттык. Сыерлар өчен абзарлар төзеттек, терлек санын арттырдык, – ди Ленар.
Итне суеп сатарга тырышмыйлар. Бәясе бик арзан йөри – килосы 280 сум тирәсе генә. Сөт тапшырып акча эшләү отышлырак алар өчен. Латыйповлар сөтне литрын 22-24 сумнан шәһәр ишегалларына мичкә белән китереп сату белән шөгыльләнгән оешмаларга тапшыра. Калганын 16 сумнан сөт заводына бирәләр. 130 сыердан көненә 2 тонна ярым сөт савалар. Үгез асрау да файдалы түгел, диләр. Шуңа да аларны сату ягын карыйлар.

– Үгез кечкенә чагында сигез мең сумлык сөт кенә эчеп бетерә. Дүрт көнлек бозауларны ун меңнән сатабыз. Сатылмый калганнарын печеп, таналар янына җибәрәбез. Бергә үсә-үсә, үгезләр дә танага охшый башлый, гәүдәләре үзгәрә, азрак үскәч, аларны иткә суябыз, – диләр.
Гаилә фермасын еш кына төрле конференцияләргә чакыралар. Алар анда читтән килгән фермерлар белән тәҗрибә уртаклаша, кайбер алымнарны өйрәнә. Әйтик, чит ил фермерлары, сыерларны өч тапкыр савудан сөт күләме артмый, икесе дә җитә, дип киңәш биргән.

– Чит илдә сыер савучы роботлар бик актив кулланыла. Шуңа кызыктык әле, тиздән Нидерландка робот карарга барабыз, – ди Минсинә.
Мондый робот-дояркалар Татарстанда бар-барын. Ә тик Сабада, Лаешта. Бер робот берьюлы 70 сыерны сава ала, ди. Бәясе генә кыйммәт, 20 миллион сумга якын. Аны алуга киткән чыгымнарның 30 процентын дәүләт күтәрә.
Шулай ук Белоруссиядә көненә 40ар литр сөт бирә торган сыерлар турында ишеткәннәр һәм кызыкканнар. Хәзергә исә Татарстан сыерларын үрчетәләр.
Әңгәмәдәшем чын мәгънәсендә сыер телен аңлый. Маллары турында бик яратып, тәмләп сөйли.

Реклама

– Хатын сайлау берни түгел, менә сыер сайлап кара син, – ди ул, уенын-чынын бергә кушып. – Нәселен тикшереп, хуҗаларын өйрәнеп, игътибар белән карап алырга кирәк. Сыерларым кайчакта миңа шикаять белдерә. Әй мөгриләр инде! Мин аларның нәрсә әйткәннәрен яхшы аңлыйм. Йә азык тиешле күләмдә бирелмәгән була, йә мал караучыны ошатып бетермәгәннәр, йә көтүче хуш килмәгән. Кайчакта зарланып аптыратып бетерәләр. Авырсалар, күзләрендә чагыла. Моңсуланып калалар.
Сөт әйбәт булсын өчен, Латыйповлар сыерларга кабак ашаталар. Туклану рационына зур игътибар бирәләр, аксымга бай ризыклар бирергә тырышалар. Ә менә хәзер популяр булган хайваннар калдыкларыннан ясалган ризыкларга каршы алар. Дин буенча ярамый, диләр.

– Хәләл дигәч тә, бу «бисмилла» әйтеп сөт саву, мал-туарны шәригать кануннары буенча чалу гына түгел, аларны хәләл тукландыру, дөрес тәрбияләү дә, – ди Ленар.
Сүз уңаеннан, фермасын булдыру өчен, ул кредитка бер тиен дә акча алмаган. Мал чалу цехын да акча булган саен акрынлап бастыра. Хәләл фермер банктан процент белән акча алуны өнәми.
Гаиләдә дүрт бала үсә. Кечкенә улларына әле ике яшь тә дүрт ай гына. Быел мәктәпне тәмамлаучы кызлары ветеринар булырга хыяллана.

Гаилә фермасы ачарга теләүчеләр өчен фермер Ленар Латыйповтан 5 киңәш

1. Сыерны күрмәгән кеше фермер була алмый. Мал-туар үрчетергә җыенучылар авыл хуҗалыгы өлкәсен үз итәргә тиеш.

2. Булачак фермерның исәнлеге, түземлеге нык булуы мөһим. Фермер документлар белән эшли белергә тиеш. Моңа җаваплы карарга кирәк, барлык кәгазь эше тәртиптә, төгәл булса, җан тыныч. Салым инспекциясендә хисап тотканда, берничә ел элеккеге документларны соратырга мөмкиннәр.

3. Бер яхшы сыер 100 мең тирәсе тора дип исәпләсәң, эшне башлап җибәргәндә кимендә 2 миллион сум акча кирәк.

4. Сыерларны игътибар белән сайлагыз. Гадәттә, колхозлардан мал алсаң, ышанычлырак. Берьюлы 10-15 сыер алырга киңәш итәм, чөнки фермада армиядәге кебек: яңа килгәннәрне яратмыйлар. Сыерлар сугышырга да мөмкиннәр.

5. Сыерны дөрес ашатырга кирәк, нәрсә туры килә, шуны биреп булмый. Прививкаларны вакытында ясатып тору мөһим.

 

Биектау районы, Торнаяз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: