Шәһри Казан

Хәмдүнә Тимергалиева: «Хәмднюша» булып кызык өчен генә төшмим...»

Интернет дөньясы Халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның кызык видеолары белән тулган. Анда ул үзен «Хәмденюша» дип атый, яңалыклар сөйли һәм файдалы киңәшләр бирә.

- Хәмдүнә апа, интернетта таралган видеолар кемгәдер кызык булса, кемдер аларны ошатмаган. «Нәрсә эшләп Хәмдүнә Тимергалиева андый видеоларда төшәргә ризалык биргән?» - диючеләр дә бар.
- Нишләп мин андый видеоларда төшә алмыйм? Яшем комаучалыймыни?! Миңа берсе дә аны тыймый. Күңелем белән мин һаман унсигездә! Миңа ул видеоларда катнашу ошый. Сез аның эчтәлеген, идеясен аңладыгызмы соң?! Бүгенге көндә эстраданың 80 процент җырчысы фонограммага авыз ачып тора. Əнә шундыйларга каршы көрәш йөзеннән эшләнгән әйбер ул.
Заманында видеога төшә торган мөмкинлек бөтенләй юк иде. Клипларым да булмады. Халык мине күрмичә, тавышыма гына гашыйк була иде. Ул хәзер генә яшь җырчыларны көн-төн телевидение күрсәтә, барысын да танып беләләр. Менә мине дә күрсеннәр!

Безнең чор артистлары сәхнәгә “Акча эшлибез”, - дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без – хөкүмәткә план үтәгән җырчылар.

Реклама

Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын вакыт күрсәтер. 2-3 ел “Ах!” та “Ух!” килеп йөриләр дә, югалалар бит. Тышлары ялтыраса да, эчләре калтырый бит аларның! Акырып-бакырып, сикергәләп йөргән җырчыларны халыкның “күтәреп” алуына исем китә. Милли җырларыбыздан читкә тайпыла бит алар. Шул җырчыларны мин тәнгә чыккан сөял белән чагыштырыр идем. Нервыга тия, алып атасы килә. Нишлисең, күңелем шуны тели.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
  • noname
    8 февраля 2018 в 18:58
    Молодец Хэмдунэ ! Син барысын да булдырасын, килешеп тора узенэ
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    289
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    645
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    334
    2
    2
  • 19 февраля 2018 в 16:43
    Корея кояшы астында безгә бәхет елмаермы?
    Җиңгән очракта – гимн, җанатарларга трибунадан болгар өчен флаг юк дип тормый инде спортчыларыбыз, акрынлап булса да, Олимпия медальләре өчен көрәшүен дәвам итә.
    54
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:08
    Жәвит Шакиров: «Зөлфиякәй - изоляциядә!» - Əле гастрольләрдән кайтып кергәнгә ике генә көн. Менә, беләсезме, безгә ял итәргә ярамый икән. Бераз эш режимыннан чыксаң, нәрсәдер була да куя!
    168
    0
    1