16+

Хәния Фәрхигә багышлап бәет чыгарганнар: «Тынычлыклар эзләп китте җаным, гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!»

Мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көнендә, 30 май көнне, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Яр Чаллыда һәм Уфада хәйрия концертлары узачак. Əлеге тамашадан кергән акча Хәния Фәрхи истәлегенә ачылачак һәйкәлгә сарыф ителәчәк.

Хәния Фәрхигә багышлап бәет чыгарганнар: «Тынычлыклар эзләп китте җаным, гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!»

Мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көнендә, 30 май көнне, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Яр Чаллыда һәм Уфада хәйрия концертлары узачак. Əлеге тамашадан кергән акча Хәния Фәрхи истәлегенә ачылачак һәйкәлгә сарыф ителәчәк.

Җырчыны кызы - Алия Уфадагы концертта чыгыш ясыячак, ә казанлылар Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның моңлы тавышын ишетәчәк.  

Кызганычка каршы, соңгы арада интернетта мәрхүмә турында күп гайбәтләр йөри. Бу хакта Хәния Фәрхинең туганнары: "Ышанмагыз ул ялганнарга", - ди. Якты рухын искә алып, матур җырларын тыңлар урында кемдер шундый начарлык белән шөгыльләнә. Андыйларга җавап итеп, Азнакайдан Халидә Галимова үзәк өзгеч бәет дә иҗатт иткән.

"Хәния Фәрхи истәлегенә"

Ак кәфенгә төргән гәүдәләрем
Каралтмагыз, зинхар, каралтмагыз!
Алай булган, болай булган диеп,
Гайбәтемне, зинхар, таратмагыз!
 
Иң газизләр, җанны ярып чыккан
Кызларымны нигә хурлыйсыз.
Артта калган бәхетле көннәрем,
Нигә инде шулай урлыйсыз?

Бәндә хаталардан хали түгел
Дөнья булгач, була төрлесе.
Мизаннарга салып бер үлчәрләр,
Менә шунда гына белерсез.

Куллар чабып, чәчкәләр сиптегез.
Мин бит сезне шундый яраттым!
Күңелемдә - сөю-сагышларым,
Бәхетемне сезгә тараттым.

Кайгылардан кайчак елаттым,
Җырым белән сезне юаттым.
Җырлый-җырлый кердем бу тормышка,
Киттем матур җырлар калдырып.

Сөйләмәгез инде гайбәтемне,
Җаннарымны өзеп, яндырып.
Исегезгә төшсәм җырым белән.
Кул күтәреп дога кылыгыз.

Кеше сөйләсә дә кысылмагыз,
Мәрхәмәтле, зинһар, булыгыз.
Ак кәфенгә төргән гәүдәләрем
Каралтмагыз, зинһар, каралтмагыз!
Тынычлыклар эзләп китте җаным,
Гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

41

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гайбэтчелэр нэрсэ генэ сойлэсэ дэ, Хэния Фэрхи татар-башкорт халкынын боек Жырчысы булып калачак. Арабыздан китсэ дэ, кунел хаман да анын юклыгына ышанмый. Сэхнэлэргэ чыгып башкача жырламаса да ( э бу нинди зур укенеч!), анын узенэ генэ хас монын, кабатланмас тавышын онытып буламы сон?! Халык аны беркайчан да онытмаячак. Э менэ шундый концертлар оештырылып утуе, без яратып тынлаган Хэниябезне азга гына булса да кабаттан безнен яныбызга жырлары, моннары аша алып кайта...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди генэ гайбэт сузлэр сойлэнсэ дэ, Хэния Фэрхи татар-башкорт халкынын боек жырчысы булып калачак. Гайбэтчелэр бер тынар эле. Яраткан жырчыбызнын кабатланмас тавышын, монлы жырларын аларнын сузе генэ юкка чыгара алмас. Шундый концертлар оештырылуы яраткан Хэниябезнен безнен арада мэнге яшэячэген тагын да бер кабат дэлилли.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нинди генэ гайбэт сузлэр сойлэнсэ дэ, Хэния Фэрхи татар-башкорт халкынын боек жырчысы булып калачак. Яраткан жырчыбызнын кабатланмас тавышын, монлы жырларын аларнын сузе генэ юкка чыгара алмас. Шундый концертлар оештырылуы яраткан Хэниябезнен безнен арада мэнге яшэячэген тагын да бер кабат дэлилли.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без хэния турында Бер гэйбэт ишеткэн юк,тик шул турыда язып узегез гэйбэт таратасыз бугай.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик дорес сузлэрне!!!

            Мөһим

            loading
            2
            X