16+

«Ходай хакы өчен, тимәгез!»

Үз каның, үз балаңның ипи-тозына, өс-башына акча бирмәгән ата кешене кем дип атарга була?

Үз каның, үз балаңның ипи-тозына, өс-башына акча бирмәгән ата кешене кем дип атарга була?

Хәер, алимент түләмәүче әниләр дә бар республикада. Мондый «әти-әниләр» бурычларын кайтарсын өчен, суд приставлары атна саен дүрт-биш адрес буенча рейдларга йөри. Шундый чараларның берсендә «Шәһри Казан» газетасы корреспонденты да катнашты.

Саннар һәм фактлар

Алимент түләтү буенча иң нәтиҗәле чара ул – милеккә арест салу. Быел да Татарстанда 1803 арест эзсез калмаган. Суд приставлары ярдәмендә республикада 2019 елда гына да 267 млн сум акча балаларга кайтарылган.

«Алимент түләмәсәм дә тыныч яшим. Миңа кем тия?» – дип яшәүче «батырлар»га борчылыр урын бар. Иң элек аларга карата административ беркетмә төзелә. Әгәр дә инде беркетмә нигезендә дә алимент буенча бурычлар түләнелмәсә, ике айдан соң ул кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.

Алимент түләмәүчеләргә карата быел 1388 административ һәм җинаять эше кузгатылган. Нәтиҗәдә аларның күбесе алимент буенча бурычларын кайтарган.
Канун тарафыннан, алимент түләмәүчеләрне машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәләр. Суд приставлары, шуннан да яхшырак ысул әлегә уйлап табылмаган, ди. Узып баручы ел дәвамында Татарстанның 3237 кешесенә суд приставлары шундый «бәхет» бүләк иткән.
Республикада меңләп кеше исә Россия территориясеннән чыгу хокукыннан мәхрүм калган.
Гадәттә, балалар өлешен бирмәүчеләр – 30-42 яшьлек ир-атлар. Әмма андыйларны хатын-кызлар арасында да очратырга мөмкин. Мисал өчен, быел Татарстанда алимент түләмәгән хатын-кызларга карата 2,5 мең эш кузгатылган.

«Ходай хакы өчен, калдырыгыз!»

Беренче булып барган йортта 2013 елдан бирле алимент түләмәгән кеше яши. Аның бурычы 500 мең сумнан артып киткән. Аны эзләүгә бирү дә – нәтиҗәсез. Без килгән фатирда да аның әнисе генә тора, ә алимент түләмәүче бары шунда теркәлгән генә. Әмма әнисе дә приставларга ишек ачмады, бәлки өйдә булмагандыр.

Яңа Савин районы суд приставларының суд приставы башкаручысы Эльвира Әхмәтҗанова сүзләренчә, приставлар белән әлеге алимент түләмәүче 2015 елда элемтәгә чыккан булган. Аны 60 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп иткәннәр, әмма бу гына бурычлы ир-атны алимент түләргә мәҗбүр итә алмаган.

Четаев урамындагы алимент түләмәүче гражданин Д.Г., алдагы бурычлыдан аермалы буларак, аз булса да алиментлар түләп бара булып чыкты. Бу хакта безгә аның әнисе әйтте.
– Улым бер ел төрмәдә утырды. Мөмкинлегемнән чыгып, алиментын түләп бардым, хәзер дә түлим. Тик аңардан 12 мең сум таләп итәләр. 10 мең хезмәт хакы алганда, ничек итеп ул шул кадәр түли алсын инде? – ди ана кеше. Ул шулай ук баланы онытмауларын, кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләрен дә ассызыклады.

Тик ана кешенең бу сүзләре генә суд приставларын туктатып калмый. Бурычың бар икән – түлә.
– Ходай хакы өчен, тимәгез инде әйберләргә. Боларны бит ул сатып алмаган. Дүшәмбегә кадәр булса да калдырып торыгыз, – дип бурычлының әнисе сораса да, приставлар телевизор һәм компьютерны йолып алырга мәҗбүр булды.

Беренчедән, бу – аларның эше. Икенчедән, ир-атка башкалада 10 мең сумга эшләп йөрү, бигрәк тә хәзерге заманда, ким дигәндә оят булырга тиеш. Өстәвенә Д.Г.ның икенче гаиләсендә 2 яшьлек улы үсеп килә.

Суд приставлары әлеге гражданинның кайда икәнен белми, ә әнисе белә. Алай гына да түгел, безнең алда шалтыратып, улын өйгә кайтырга үтенде, суд приставлары милеккә арест салуын да әйтте. Пристав вәкиле Эльвира Әхмәтҗанова хәтта телефоннан үзе дә сөйләшә алды аның белән. Ул исә әнисен приставларга ишек ачкан өчен сүгүдән узмады.
Тышкы яктан кырыс тоелсалар да, суд приставы вәкилләре дә йөрәксез түгел. Эльвира сүзләренчә, милеккә арест салу ул – алимент түләмәүчеләргә карата булган соңгы гамәл.
– Еш кына ул адреслар буенча бурычлыларның олы яшьтәге әти-әни­ләре яши. Безне күргәч, аларга авыр була башлый. Безгә болай эшләү үзебезгә дә рәхәтлек бирми, билгеле. Әмма бурычларны башкача кайтару мөмкин түгел, – ди Эльвира Әхмәтҗанова.

– Ник соң шул кадәр бурыч җыя­лар алар, сәбәпләрен нәрсә белән аңлаталар, – дигән сорауга суд прис­тавы вәкиле:
– Гадәттә, элеккеге ир белән хатынның шәхси мөнәсәбәтләренә кайтып кала. Мөнәсәбәтләр киеренке булганда, әтиләр алиментларны түләми башлый, – дип җавап бирде.

Алимент түләмәүчегә өч киңәш

Әгәр дә сезнең алимент буенча бурычыгыз бар икән, аларны түләп бетерү ягын карагыз. Суд приставлары хезмәт хакының 25 процентын гына тотып калырга хокуклы. Д.Г. кебек икенче гаиләле булып, анда да бала туа икән, судка мөрәҗәгать итәргә һәм алиментларның күләмен киметергә мөмкин.

Әгәр дә суд приставлары милеккә арест сала икән, алар аны күп дигәндә 3 мең сумга бәяли. Бурычлы гражданин 10 көн эчендә приставларга гариза язып, әйберләрен кире кайтара ала, әмма милек бәяләнгән сумманы түләргә тиеш. Әгәр дә милекне алырга килми икән, арест салынган әйберләр бурычны каплауга тотыла, ягъни алимент түләмәүченең бурычы бу очракта 3 мең сумга кими.

PS. Суд приставлары вәкилләре, 31 декабрь көнне кичке рейдка чыгачакбыз, дип вәгъдә бирде. Сезнең арада да бурычлы, алимент түләмәүчеләр бар икән, Кыш бабайдан «бүләк» көткәнче, бурычны тизрәк каплау ягын карагыз.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading