16+

Хәтер бик кыска безнең. Фаҗигадән-фаҗигагә кадәр генә яшибез

Казандагы мәктәп-гимназияләрнең күпчелегендә булсам да, 175нче гимназиядә бер тапкыр да булмаганмын икән. Кызганыч, фаҗига булганнан соң гына бирегә килергә, атыш булган бинаны күрергә туры килде. Балаларның, укытучыларның гомере өзелгән әлеге белем йорты мәгариф учагы буларак башка эшләргә тиеш түгел дигән ныклы карар белән кайттым кайгы урамыннан.

Хәтер бик кыска безнең. Фаҗигадән-фаҗигагә кадәр генә яшибез

Казандагы мәктәп-гимназияләрнең күпчелегендә булсам да, 175нче гимназиядә бер тапкыр да булмаганмын икән. Кызганыч, фаҗига булганнан соң гына бирегә килергә, атыш булган бинаны күрергә туры килде. Балаларның, укытучыларның гомере өзелгән әлеге белем йорты мәгариф учагы буларак башка эшләргә тиеш түгел дигән ныклы карар белән кайттым кайгы урамыннан.

Башкалада иркен, табигыйлек сакланган җирләр, бигрәк тә урта белем бирү йортлары урнашкан урыннар сирәк безнең. Ә менә 175нче гимназия нәкъ шундый бер рәхәт урында урнашкан. Йөгереп менәргә бакчасында сөзәк тавы да, талгын җил исеп торсын өчен янәшәдә агачлар да күп. Гомумән, Азиноның тыныч, шул ук вакытта тыгыз урнашмаган урыны иде ул.

Шунысына игътибар иттем. Мәктәп территориясе шактый зур булуга карамастан, бинаның керү ишеге урамга бик якын. Ике атладың, бер сикердең – син инде бина эчендә. Әле урам ишеге тротуарга турыдан-туры чыгуны исәпкә алмаганда. Ни өчен боларны язам. Чит-ятларның бинага яшен тизлегедәй үтеп керә алуына шартлар күп булган. Ә сактагылар хәтта күзәтү компьютерыннан күрми калырга да мөмкин.

Куркынычсызлык турында хәзер күп сөйләшәбез. Вахтер әби-бабайлар... Ул яктан бер генә мәктәп тә сак хезмәте белән мактана алмый. Фаҗигадән соң уяулыкны бераз арттырдык анысы. Хәзер мәктәпнең беренче капкасыннан ук каршы алалар. Әмма бу эшне оештыруның юллары күп бит. Миңа калса, иң элек ул урам ишегенә куелган чиплы карталардан башланырга тиеш. Хәзер күпчелек балалар бакчасында куелган алар. Ә менә мәктәпләрнең бик сирәгендә генә. Белгечләр әйтүенчә, чиплы карталар куркынычсызлыкны 50 процент тәэмин итә. 

Соңгы вакытта чыннан да бик иркенәйгән идек. “Проходной дворга” әйләнгән иде ул керү юллары. Ә бит моннан 7-8 ел элек без хәтта мәктәпкә интервьюга алырга зур кыенлык белән керә идек. Хәзер турыдан-туры директор кабинетына кадәр барып җитә аласың – сине беркем туктатмый. Фаҗига буласы көнне улымны илткәндә дә шуны уйлаган идем. Беренче урам ишеге ачык, каравылчы абзый урамда тәмәке пыскыта, аннан мәктәп территориясе, аннан берничә ишек аша үтәсе (анда да сак бар) һәм температураны тикшерүче укытучылар.

...Мондый вәхшилекнең Казанда булганы юк иде. Йөрәктә кайгы сөреме кимеми. Мәктәп янәшәсендә корылган кайгы стеналарында көн дә яңа чәчәкләр, уенчыклар пәйда була. Берничек тә битараф калып булмый. Халык һаман туктамый килә. Туктап-туктап, язылган шигырьләрне укыйлар. Бу хәсрәтнең һәркемгә кагылганын һәм кагылырга мөмкин икәнен ачык күрдек. Шул мәктәп урынында (Аллаһ сакласын!) теләсә кайсы мәктәп, теләсә кайсы укучы, укытучы булырга мөмкин иде – монысын да бик яхшы аңлыйбыз.

Соңгы көннәрдә кайбер мәктәп-гимназияләрдән шомлы хәбәрләр тагын ишетелә. Дәрес барганда балалар эвакуацияләнә. Шаяртумы, әллә тагын кисәтүме? Хәтер бик кыска безнең. Фаҗигадән-фаҗигагә кадәр генә яшибез кебек. Баштарак сакланган булабыз, аннан онытабыз. Читтәге хәлләр безнең белән дә булыр кебек түгел иде. Республикада “Булгария” фаҗигасенә 10 ел булганда, кабат балалар үлеме.

...Балаларның җаны кыелган бу урында мәктәпне бөтенләй юкка чыгарырга кирәктер, бәлки. Балаларга хәтер мемориалы ясарга. Бу бинада бернинди ремонт та йөрәктәге канлы тапларны юа алмас. Ә мәктәп бакчасы шушы микрайон өчен һәм башкалада бер хәтер паркы булыр иде.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading