Хезмәт ветераны Рифкать Гималтдинов Горький паркына мең данә бәрхет гөле бүләк иткән. Паркның Мәхәббәт символы тирәсенә утыртылган чәчәкләрне ул үзе үстергән.
«Кешеләрне сөендерү – үзе шатлык»
– Спортны һәм бакчачылык эшен бик яратам. Футбол буенча дөнья чемпионатына дип махсус утырттым аларны. Ни өчен бәрхет гөле дип сорарсыз. Әлеге чәчәкләрне мин аеруча яратам, алар җәй буе чәчәк ата һәм артык тәрбия дә сорамыйлар. Бәрхет гөлен февраль уртасында кышкы бакчага чәчкән идем. Чәчәк аткач, Казан мэриясенә шалтыратып, шәһәргә бүләк итәргә теләвемне җиткердем. Шунда ук миңа Горький паркы администрациясеннән шалтыраттылар. Чәчәкләрне 10 июньдә клумбаларга утырттылар, – ди ул.
Рифкать абыйны күпләр «2009 ел ил иганәчесе» буларак та белә. Казанның тарих битләренә ул үзе яши торган йорт каршындагы ташландык территорияне чәчәккә күмүе белән кереп калган.
– «Теплоконтроль» предприятиесе үз хезмәткәрләре өчен йортлар төзеткән булган, аларның ишегалларын төзекләндереп-матурлатып торган. Шунда ук зур гына чәчәк клумбалары да ясаганнар. Әмма финанс хәле начарлангач, предприятие ишегалларын төзекләндерми башлады. Чәчәк клумбаларын чүп үләне басты. Тәрәзәдән караган саен, шуңа эчем поша иде. Җәй башында шул территорияне ике студент ярдәмендә чүп-чардан чистарттым. Аннары дистә еллар буе кибеп-катып беткән җирне казып, бакчамда үстергән чәчәк үсентеләрен шунда алып килеп утырттык. Клумбалар чәчәккә күмелде, күрше йортларда яшәүчеләр күргән саен рәхмәт әйтәләр иде. Кешеләрне сөендерү үземә дә сөенеч бирә, – ди Рифкать абый.
Ул гына да түгел, әңгәмәдәшем үз бакчасында үскән яшелчә, алмаларны картлар йортына тапшыра. Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үз акчасына шахмат-шашка турнирлары уздыра.
– Акча була да бетә, игелекле эшләр башкарганнан соң, күңелдәге рәхәтлекне бернинди акча белән чагыштырып булмый, – ди ул.
«Бакча эшен яратам»
Рифкать абый тумышы белән Буа районының Бик-Үти авылыннан. Казан педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлап, математика укытучысы булып эшләгән. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казанда һәм Арчада спорт тармагында эшли. Аның эш тәҗрибәсе шактый. Госконтрольдә, архивта, соңрак торак-милекчеләре ширкәте рәисе дә булып эшли. Эштән бушаган вакытларын бакчасында үткәрә.
– Фатирлы булганчы ук, бакча сатып алдык. Авыл кешесе җиргә якын була, ансыз яши алмый. Алты сутый җирдә күп итеп яшелчәләр үстердек. Бакчачылык турында китаплар, газета-журналлар укырга яратам. Башка бакчачыларның тәҗрибәләре белән дә кызыксынам, – дип, ул эш өстәлен күрсәтә.
Рифкать абый газета битләрен пөхтәләп кисеп алып, папкаларга тутырып куйган. Яшелчә-чәчәк орлыклары тутырылган әллә никадәр тартмачыклар, китап-брошюралар өелеп тора. Теплицасының бер почмагына да зур гына блокнот белән маркер элеп куйган. Кайсы көнне нинди эш башкарылганын шунда язып бара. Помидорлары бәйләнгән таякларга нинди сорттан булулары язып куелган, алары инде кызарырга да өлгергән. Суган түтәлләрендә бер генә чүп тә күрмәссең. Мул уңыш аласың килсә, иренмәскә генә кирәк, ди Рифкать абый. Үстергән яшелчә, җиләк-җимешләре белән төрле конкурсларда да катнаша ул. Озынлыгы 43 см, авырлыгы 2,5 кг булган кыяр, 1 кг 300 гр лы помидор, 650 гр лы алма, 4 кг лы чөгендер үстереп, күп кенә бакчачыларны шаккатырган.
Әңгәмәдәшем яшелчә, җиләк-җимешләргә беркайчан да химикатлар сиптерми, үзе ясаган зарарсыз төнәтмәләр генә куллана. Бәрәңге кортына да агу сипми, аларны һәр көнне кул белән җыеп чыга.
– Бәрәңгене күп үстермибез, аның каравы яхшылап тәрбияләп үстергәч, уңышы күп була. Узган ел 60 кв метрлы җирдән 37 чиләк бәрәңге алдым, – ди ул.
Рифкать Гималтдиновтан киңәшләр
Ныклап үсәр өчен, помидорга азот кирәк. Аларны утырткач та, ун литрлы зур савытка су тутырып, шуңа кычыткан салып әчетергә кирәк. Савытның өстен ябып куясыз. Ун литр суга өч литр кычыткан төнәтмәсен салып, шуны помидор куаклары төбенә сибәсез. Әлеге төнәтмә кыярга да, алмагач, чиягә дә ярый. Помидорлар начар үссә дә, шул төнәтмәне сибегез. Теплицаны кич белән ябып куеп, кычыткан төнәтмәсе торган савытның (ул Рифкать абыйның теплица эчендә тора) өстен ачып куегыз. Азотны сулап та, үсентеләр үзләренә туклану алалар.
Помидорга көл суы да файдалы. 100 гр иләнгән көлне ун литр суга салып, өстен ябып, ун көн тотасың. Бер чиләк суга ике-өч литр көл суын салып, помидор төпләренә сибәсең.
Помидорлар яхшы уңыш бирсен өчен иң яхшы ашлама – тавык тизәге. 100 литрлы мичкәгә ярты чиләк тавык тизәге салып, ашлама ясыйсың. Аны ун көн тотканнан соң, 20 литр суга бер литр ачыган тавык тизәген салып сибәсең. Күп кулланырга ярамый, чөнки ул яндыра. Атна-ун көнгә бер тапкыр сибәргә кирәк. Әлеге ашлама помидорны тиз өлгертә, тиз кызарта.
Рифкать Гималтдинов помидорның соң өлгерешле Толстый сосед сортына өстенлек бирә, аның помидорлары күп була. Тиз өлгерешле Турбореактивный дигән сорт та уңышны күп бирә ди. Помидорның артык ян сабакларын һәрдаим алып торыгыз. Бер куакта ике-өч зур ботак калдырыгыз.
Теплица эченә, гадәттә, үзләреннән-үзләре серкәләнә торган помидор сортлары утырталар. Бер-берсенә тиеп серкәләнсен өчен, аларны бәйләгән таякларны ике көнгә бер суккалап чыгыгыз.
Роза чәчәгенә үсемлек бетләре ияләшсә, сарымсак төнәтмәсе ясап сибәргә кирәк. Биш литр суга 150 гр сарымсак турап саласың, кояшлы урында бер атна-ун көн төнәтәсең. Шуны куакка пульверизатор белән көнаралаш сибәргә кирәк.
Бакча җиләген (виктория) яз көне шулай ук азот (азот төнәтмәсе турында югарыда язып үттек) белән тукландырырга кирәк. Башта начар, авыру, картайган яфракларыннан чистартып чыгыгыз, чөнки аларга корткычлар ияләшкән булырга мөмкин.
Яшелчәләргә суны бигрәк тә чәчәк аткан вакытында сибәргә кирәк.
Яшелчәләргә фәкать җылы су гына сибегез.
Чөгендер баллы булсын өчен, июль-августта бер-ике тапкыр тозлы су сибегез.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар