16+

Хыялдан туган батырлык

Хыяллар чынга ашамы? Әлбәттә! Могҗизага ышанасыз­мы? Ышанырга кирәк. Каһарманнар да китап яки фильмнарда гына түгел, бәлки янәшәбездә генә йөри икән.

Хыялдан туган батырлык

Хыяллар чынга ашамы? Әлбәттә! Могҗизага ышанасыз­мы? Ышанырга кирәк. Каһарманнар да китап яки фильмнарда гына түгел, бәлки янәшәбездә генә йөри икән.

Август уртасында Мәскәүдән Симферопольгә очып киткән, ләкин берничә минуттан тизлек җыярга өлгергән самолетның кукуруз кырына төшүе турында хәбәрдар булмаучылар калмагандыр. 233 кеше утырган очкычның баклары тулы ягулык: нинди генә очракта да җиргә орыну белән, ул шартларга тиеш иде кебек. Ләкин... Могҗиза дими, ни дисең инде – самолет та төзек, кешеләр дә, аерым җәрәхәтләнүләрне санамаганда, барысы да исән-сау кала. Кукуруз кырына гына зыян килә.
Экипаж командиры Дамир Йосыповның татар икәнен дә, мөселман ир-аты булуын да ишеттек. Горурланабыз, әлбәттә. Әйе, Дамир – чын мәгъ­нәсендә каһарман. Экипажның башка әгъзалары да – милли геройлар. Блокбастерлар карап үскән буын өчен әлеге могҗизаны сурәтләгән героик бер фильм да төшерелер, бәлки китаплар да язылыр.
Мине иң сокландырганы нәрсә булды соң? Хыялның тормышка ашуы. Әйе, барыбыз да хыялланабыз. Кем – машина, кем – зур өй, кемдер зур акча китерә торган эш, чит илгә барып ял итү турында хыяллана. Максат һәм хыялларны буташтырабыз да әле кайчак. Дамир исә күккә күтәрелү турында хыяллана. Әтисе дә вертолет йөрткәнгәме икән, бала чагыннан штурвал иярлисе килә аның. Тик күзләре белән проблема булу сәбәпле, башка һөнәрне – юрист белгечлеген үзләштерергә мәҗбүр була. Инглиз телен шәп белә, менә дигән юрист, намазын да укый, Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе урынбасары булып та таныла. Күкләргә очу, авиация турында хыялланып кына яшә дә яшә бит инде тыныч кына. Әмма ул алай гына яшәми шул, хыялын тормышка ашыру өчен чарасын да күрә. Ниһаять, 33 яшендә (!) очучылар әзерли торган училищега укырга керә. Нәтиҗәдә, Дамир очучы булып кына калмыйча, үз эшенең чын профессионалына әверелә. Үз эшенең осталары могҗиза тудыра дигән постулатны да гамәле белән раслый...
Ә без өй, акча, эш турында хыялланабыз... Җирдән, матдилектән ерак китә алмыйбыз...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Горурланыр өчен мондый үрнәкләр дә кирәк! Әмма җир кешесенең мадти максатлар белән януы да мактауга лаек. Топсыш бвлгач, җире дә, өе дә,яшәү өчен акчасы да кирәк. Иң куркынычы - максатсыз һәм хыялсыз яшәү... Ә милләттәшебез Дамир бу юнәлештә безгә, һичшиксез, ҮРНӘК!

    Мөһим

    loading