16+

“Хәзер күлмәк тектермиләр. Битлекләр кирәк”

Үзбикләнү режимын саклыйбыз, урамга битлекләр киеп чыгабыз!  Матбугат чараларының, радио һәм телевидениедән бу хакта әйтеп торуга карамастан, урамда ике кешенең берсе битлексез йөри.

“Хәзер күлмәк тектермиләр. Битлекләр кирәк”

Үзбикләнү режимын саклыйбыз, урамга битлекләр киеп чыгабыз!  Матбугат чараларының, радио һәм телевидениедән бу хакта әйтеп торуга карамастан, урамда ике кешенең берсе битлексез йөри.

Узган атна ахырында Казанга Кытайдан 5,8 миллион битлек һәм аларны җитештерә торган 6 җиһаз кайтарылды. Алар ярдәмендә аена  15 миллион битлек ясарга мөмкин. Шул рәвешле хакимият республикада битлекләр дефицитын бетергә ниятли. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, “Татнефть” компаниясе кайтарткан. Битлекләр дәвалану һәм сәнәгать оешмаларына юлланылачак. 

Моннан тыш штаб пассажирлар ташу белән шөгыльләнә торган таксиларда машина йөртүченең һәм пассажирларның битлекләре булуын мәҗбүри шарт итеп куйды.  Шулай ук таксида балаларны санамаганда ике кешедән артык йөртү тыела. 

– Нишләп сез битлексез йөрисез? Нишләп өйдә генә утырмыйсыз? 

Казан урамнарында урамнарга чыккан кешеләргә мөрәҗәгать иттек. “Беркайда да юк бит, кайдан алырга соң аны?” – дип җавапладылар миңа. Бу сорауга: “Тегәргә кирәк”, – дидем. Безнең редакциянең хосусый тегү цехы юк. Шуңа да шулай җавап бирергә туры килде. Кулына инә белән җеп тота алганнар әллә кайчан күпкулланылыштагы маскаларны тегеп киде инде. Тегү машинасы булганнар да үзенә, өйдәге кешеләргә һәм күршесенә тегеп киертте. 

Интернетта 65 сумнан башлап, 70, 80, 90 сумлык күпкулланылыштагы битлекләрне азлап та, күпләп тә алырга була. Күмәртәләп алганда, маска тегүчеләр аларны районнарга да җибәрә алачакларын хәбәр итә.

Билгеле булганча, бер тапкыр кулланыла торган бер битлекне 15 минуттан башлап 2 сәгать кияргә мөмкин. 8 сәгатьлек эш көнендә 10 кешелек коллективка 300 дән артык битлек кирәк булачак. Бер-берсенең бәясен 50 сум дип алганда да, 16 мең сумлык битлек кирәк. Хәзер кибеттәге 7 сумлык гади битлекләрне 50 сумнан да азракка табып булмый. Күпкулланылыштагыларны да 3 сәгать саен алыштыру мөһим, димәк, бер көндә кимендә 3 битлекне кулланырга кирәк булачак. Күпкулланылыштагы битлекләрнең бәяләрен интернетта төрле бәядән башлап алырга була.

Битлекләрдән акча эшләүче сәүдәгәрләр күп. Коронавирус спекулятларына без дә юлыктык. 50 сумлык маскаларны кимендә 50 яки 100 штук алырга кирәк.

Даруханәләрдә булмаган гап-гади бер кулланылыштагы маскаларның бер-берсен 50-70 сумга бик күпләп саталар. Күләмен азрак әйтсәң, сөйләшеп тә тормыйлар.

Даруханәләрдә күптәннән маскалар юк. Шулай да хәлләр яхшырмаганмы дисәм, юк, берничәсендә булдым, кызганыч, берсендә дә маскалар юк иде. Тегүче булып эшләүче Лилия әйтүенчә: “Хәзер күлмәк тектермиләр, клиентларым битлекләр сорый”, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading