Шәһри Казан

Кичер, китап бәгърем!

Мин үскән өйнең түрендә сары этажерка тора һәм анда эреле-ваклы китаплар күп иде. Кечкенәдән китап изге, аны ертырга, рәнҗетергә ярамый дигән тәрбия алып үстем. Шуңа да, китапларга тотынганчы, кулымны яхшылап юып, корытып сөртә идем. Ләкин шулай ныклап әзерләнсәм дә, тышланган ике китапны әнием тотып карарга да рөхсәт итми иде. Ул китапларның аңа бик кадерле икәнлеген күзләреннән күрә идем. Сорап аптыраткач, беркөнне әлеге китапларны үзе ачып күрсәтте. Беренче биттә үк әниемнең каләм белән язылган исемен күреп, мин тәмам аптырашка калдым...

Күптән инде, шактый еллар элек, безнең Казаннан гына түгел, районнан да бик ерак урнашкан Яңа Тинчәле (Буа районы) авылына бер төркем язучылар килгән булган. Әнием алардан, имзаларын куйдырып, ике китап сатып алып калган. Аяз Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләре» һәм Атилла Расихның «Ике буйдак» әсәрләре безнең этажеркага шулай менгән...

Изге теләк – аяк астында?

Кечкенәдән китапларга, каләмгә битараф булмагангадырмы, мин бүген үзем дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәләгән китаплар авторы. Мактаулы исемнәрем дә шактый. Шулар арасында миңа иң кадерлесе – халкым мәхәббәте. Мактана димәгез, зинһар. Монысын сүз уңаеннан гына язуым. Мине китапның бүгенге хәле, аңа булган мөнәсәбәт борчый. Язучы, бигрәк тә балалар язучысы булгач, без мәктәпләргә очрашуларга еш йөрибез. Беркөн шулай Казан мәктәпләренең берсендә күңелле генә (һәрхәлдә, безгә шулай тоелган иде) очрашу үткәреп кайтып киләбез. Безнең белән шактый популяр яшь язучы да бар. Китабын алганга сөенә-сөенә, ул озаклап автограф өләште. Язучы өчен китабын укыганны белүдән дә зур шатлык була димени. Дөнья түгәрәк, күңелләр күбәләк, сөйләшә-көлешә атлыйбыз. Ни күрик, аяк астында теге яшь язучының әле генә култамга куеп бирелгән китабы ята. Авторның үзенә күрсәтмәскә теләп, тиз генә алып, сумкага салып куйдым. Берәр баланың портфеленнән төшеп калгандыр инде. Ташлап калдыргандыр дип һич уйлыйсы килми.

Иң шәп бүләк

Реклама

Бәйрәмнәр, юбилейлар җитә башласа, бүләк эзләп, аяк табаннары кыза. Кибеттән кибеткә чабабыз. Нигә соң шунда берәр классик язучының «Сайланма әсәрләр»ен бүләк итмәскә? Әйтик, Мөхәммәт Мәһдиевнең биш томын бүләк итеп бирсәк, кем каршы килер иде икән? Шул шәп китаплар янына бер-ике газета-журналга язылу квитанциясен дә куйсак? Ярты ел буе әлеге бүләк дустыңның-туганыңның өенә килеп торса начармы?
Нихәл итәсең, юк инде, без китаптан елдан-ел ерагая барабыз. Югыйсә бит безнең татар өенең иң түрендә биек киштәдә элек-электән, ак тастымалга төреп, китапны кадерләп саклаган. Советлар Союзы чорында илебез дөньяда иң күп китап укучы ил исемен горурланып йөртте. Ә хәзер? Иң укымаучы дигән исемлекнең башында тормыйбызмы икән?
Ә бит берсеннән-берсе матур балалар китаплары, кулда гына тотып торырлык, кызыктыргыч уенчыклар төсле. Татарстан китап нәшрияты табасыннан ел саен әллә ничә дистә китап төшә. Ләкин шуның күпмесе генә китапка әле мәхәббәтен югалтмаган укучы кулына барып җитә ала икән? Калганнары, үз алучысын-укучысын көтеп, китап кибетләре киштәсендә тузан җыеп ята.

Китапханәдәге китапларның хәле дә әллә ни мактанырлык түгел. Шыплап тутырып, рәт-рәт тезелгән китапларга карыйм да башым чайкап куям. Күбесе елына бер тапкыр да урыныннан кузгалмаган. Ә өйләрдә – бүлмә саен телевизор, компьютер, балалар да, олылар да интернет челтәренә эләккән...
Ни генә дисәң дә, китапның бүген кадере ташка үлчим. Үземнән дә беләм. Нефтьчеләр ярдәме белән «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Сәяхәтче чемодан» китабым кибеттә 180 сум тора. Ә бит аңа, язучы-рәссамыннан башлап, типография эшчесенә кадәр, күпме кешенең хезмәте кергән. Телефон симкасын кечерәйтеп алу 250 сум торганын белгәч, чагыштырып карап шаккаттым. Оператор кыз ул симканы минем күз алдымда махсус аппаратка тыгып, кистереп алды. Мизгел дә үтәргә өлгермәде, кире дә бирде. Ә бәясенең китабымнан да кыйммәт булуын һич кенә акылымның да, җанымның да кабул итәсе килмәде. Ихтыяҗ сорау тудыра, диләр. Шулдыр инде.

Дәва

Әйе, бүген адәм баласына китап түгел, газета-журнал укыту да мең бәла. Елына ике тапкыр газета-журналларда эшләүче талантлы каләм ияләре үтмәс товарын сатучы мескен сәүдәгәр хәлендә кала. Нигә акча туздырып, газета-журналга яздырып укып торырга? Кирәкле мәгълүматны, яңалыкны телевизор, интернет сәгате-минуты белән җиткереп тора. Ләкин китаплар, газета-журналлар, гомумән, әдәбият бай мәгълүмат, белем генә биреп калмый, кешенең җанын да дәвалый. Ул укучыны хыялландыра, өметләндерә, елата, юата, бер сүз белән әйткәндә, җанын уята, күңел күзен ача. Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен укып чыккан кеше әнисенең йөзенә башка күз белән, игътибарлырак карый башлый. Мондый могҗиза тудырырга сәләтле китаплар безнең әдәбиятыбызда, шөкер, күп. Укучысы гына гафу итмәслек дәрәҗәдә аз.

Ярый бөтенләй үк юк түгел. Кайбер мәктәпләрдә укытучылар китап укытуның җаен тапканнар әнә. Дәрестә кычкырып укыйлар да, иң кызык җирендә туктап, укучыларның үзләренә укып бетерергә кушалар. Вакыйганың ничек тәмамланасын беләсе килгән бала китапханәгә ашыга. Казанның 103нче номерлы «Бәхетле балачак» балалар бакчасында да гаиләләрне китапны яраттырырга алынганнар. Алар балага матур бизәкле биштәр биреп җибәрәләр. Анда берсеннән-берсе кызыклы китаплар салынган. Тукайдан башлап, бүгенге көн әдипләренең әсәрләренә кадәр. Ә берничә көннән бала әти-әнисе белән ул китапларны бергәләп укып, бакчага килеп, дусларына сөйли. Аннары биштәр икенче балага күчә.
Бу матур үрнәкләргә бүтән өлкәннәр дә кушылсын иде. Югыйсә, эш харап.
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне (дөнья балаларының әкиятчесе һанс Христиан Андерсенның туган көне), башымда шундый уйлар өермәсе бөтерелә. Хәтеремә җанымның борчылган чагында язылган «Куркыныч уй» дигән шигырем килде:
Интернетка керсәк тә без
Йә уен уйнасак та,
Тычканны
ычкындырмыйбыз,
Без песи булмасак та.
Элек тычканнарны
тоткан
Уңган песиләр генә.
Ә бүген тычканны
тота
һәммә кешеләр менә.
Олысы да, кечесе дә
Шул тычканга
тотынган.
Күзләр экранга
төбәлгән,
Китап кына
онытылган.
Кеше тычкан тотып кына
Китапларны онытса,
Гаҗәп түгел, беркөн аңа
Йөнтәс бер койрык
чыкса...

Шаян шигырь булса да, әхвәлләр көләрлек түгел безнең. Бу хәлгә үк (койрык чыкканчы диюем) төшмәскә иде инде, җәмәгать! Ә инде бөтенләй китапсыз калсак (Алла сакласын!), алда безне ни көткәнне язучы Марат Кәбировның «Китап» китабыннан укып белә аласыз.

Теги: китап
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: