16+

Киләчәктән килгән кешеләр - чынмы, әллә ялганмы?

Дөньяда безнең көннәргә кадәр ачылмаган сер булып калган вакыйгалар шактый.

Киләчәктән  килгән кешеләр - чынмы, әллә ялганмы?

Дөньяда безнең көннәргә кадәр ачылмаган сер булып калган вакыйгалар шактый.

Бу язмам “Билгесез илләрдән” килүче кешеләр турындагы серле күренешләр турында. 

Әлеге вакыйга 1851 елда теркәлә. Одердагы Франкфурт шәһәрендә полициянең игътибарын бер ир-ат җәлеп итә. Ул үзен Йозеф Форин дип таныштыра. Бу кеше нимес телендә, ләкин билгесез диалектта сөйләшә. Форинның паспортында Лаксария дигән илдән килүе турында штамп тора. Ир-атның сүзләренә караганда, ул яшәгән ил  зур океаннар артында - Сакрия континентында урнашкан икән. Йә, кайсыгыз мондый континентның барлыгын белә? Әлбәттә, беркемнең дә ишеткәне юк. Кызыклы әңгәмәдән соң полиция хезмәткәрләре кунак белән кул кысышып аерылыша, соңыннан бу сәер очрашу турында, бәлки тарихчылар кызыксыныр дип, беркетмә тутыралар.

Моңа охшаш вакыйга СССРда да кабатлана. 1932 ел. НКВД хезмәткәрләре  Мәскәү урамнарында  бер ир-атны туктатып паспортын тикшерә башлыйлар. 

- Сезнең документыгыз ялган! – дип бәйләнә кораллы хәрби таныш түгел кешегә.  – Сез кулга алындыгыз.
 - Мин Бөек Тартария кешесе, - дип тыныч кына җавап бирә тоткарланучы. 

 "Чит ил шпионын тоттык", - дип сөенгән хокук сакчылары ир-атны НКВД бүлегенә алып китә. Анда аның алдына СССР картасын җәеп салалар.
- Йә, күрсәт  Бөек Тартарияне, - диләр аңа астыртын елмаеп.
- Менә, карагыз, - дип бармагы белән картага төртә билгесез ил кешесе. – Ул бер диңгездән икенче диңгезгә кадәр мәйданны били.
 - Шпионны төрмәгә илтегез! – дип боера бүлек җитәкчесе. 

Ләкин юлда көтелмәгән хәл килеп чыга: тоткын һавада  эреп юкка чыга. Соңрак  бу хәлдә "гаепле хезмәткәрләр" атып үтерелә. Чөнки мондый хәлнең чынлыгына беркем дә ышанмый.

...1954 елда Япониянең Ханэда аэропортында Тауред дәүләте тарафыннан бирелгән паспортны күрсәткән ир-ат тоткарлана.

Матур итеп киенгән сакаллы бу кеше Ауропа иленнән килгән очкычтан төшә. Ул таможня хезмәткәрләренә эшмәкәрлек максаты белән агымдагы елда инде өченче мәртәбә бирегә килүен аңлата. Француз телендә сөйләшә, шул ук вакытта япон телендә һәм башка телләрдә дә иркен аралаша ала.

Таможня хезмәткәрләре аның кайдан килүе турында кызыксынгач, ул,  Тауредта яшим, дип җавап кайтара. Әлеге ил Франция белән Испания арасында урнашкан дип аңлата. Югыйсә мондый илнең картада булмавын барысы да белә. Ләкин паспортта аның Япониягә ике тапкыр килеп китүе турында чын визалар тора. Аэропортның иминлек хезмәте Тауред кешесе килергә тиешле компания вәкиле белән элемтәгә керә. Ләкин әлеге компаниядә бу кеше турында бернәрсә дә белмиләр. Кунакханәдә дә аның исеменә теркәлгән бүлмәнең юклыгын раслыйлар.

Сәер сәяхәтченең  чек кенәгәсе  бөтенләй эшләмәгән банкка теркәлгән булып чыга. Аңа дөнья  картасыннан Франция белән Испания арасындагы илне күрсәтәләр. Бу ил Тауред түгел, Андорра дип аңлаталар. Читтән килгән кешенең моңа ачуы чыга. Ул катгый рәвештә: "Бернинди Андорра дигән ил юк, әлеге урында 1000 ел инде безнең Тауред иле тора", - ди. Шәхесен ачыклау максаты белән аны кунакханәгә урнаштыралар. Ишек янына көчле сак куела. Ләкин икенче көнне Тауред кешесе,  аэропортның иминлек хезмәте бүлмәсенә бикләнгән бөтен документлары белән бергә һавада эрегән шикелле юкка чыга. Аны эзләү уңышсыз тәмамлана. Әйтерсең лә ул беркайчан да булмаган.

Билгесез илләрдә яшәгән  кешеләр безнең арага ничек килеп керә  соң? Тикшеренүчеләрнең кайберләре, Тауред яки Бөек Тартария кешеләре җиргә  очраклы рәвештә, икенче   үлчәмнән килеп эләккән дип фикерли. Ә бәлки ул кунаклар безгә киләчәктән килгәннәрдер?

Рәфкать Бикчуров.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading