16+

Киләчәкне уйлап

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүгенге көндә 4 мең егет һәм кыз белем ала.

Киләчәкне уйлап

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүгенге көндә 4 мең егет һәм кыз белем ала.

Узган ел студент булганнарының  БДИ дагы уртача баллары 83 булган.  Алар өч югары мәктәптә укый. Беренчесе рус теле укытучыларын әзерли. Икенчесе рус телен чит тел буларак өйрәнүче яшьләрне туплый. (Алар башлыча чит илләрдән килгән). Өченче югары мәктәп Тукай исемен йөртә һәм милли мәгариф һәм мәдәният дип атала.  Укулар көндезге һәм читтән торып оештырылган.

    Быел  мәктәпләр карантинга ябылса да, таҗлы вирус тынычланып калгач, үзләренә югары белем алырга килерләр, дигән  өметләре белән уртаклаштылар.  КФУның  филология һәм мәдәнияґара багланышлар  институты  директоры  Рәдиф Җамалетдинов һәм  әлеге институтның деканы Рамил Мирзаһитов.

    Быел бу институтта яңа программа үз эшен башлап җибәрәчәк. Татар теле, әдәбияты һәм җурналистика бүлегенә дә абитуриентлар кабул ителәчәк.  Әлеге белгечлек «Татмедиа»  акционерлек  җәмгыте  җитәкчеләре белән бергә уйланылган. Аның эшендә галимнәр генә  түгел,  гамәли журналистикада  абруйлы каләм ияләре дә катнашыр, дип көтелә.

Укулар татар телендә алып барылса да,  өч телдә яза һәм сөйли ала торган белгечләр әзерләүне күз уңында тоталар. Алар өчен 25 бюджет урыны каралган. Бу башка Россия вузларына караганда күбрәк. 2018 елдан  киләчәктә милли кадрлар армиясен тулыландыручылар  билингваль һәм полилингваль  укытучылар да әзерли башлаганнар. Аларны диплом алгач та, Татарстан мәктәпләре көтә. 

Үзләре кайтып биш ел эшлисе уку йортлары  белән алар алдан ук килешүләр төзеп куялар. Һәм мондыйларга  15 мең сум өстәмә стипендия дә түләнелә. Моны Татарстан республикасы бирә. Беренче семестрда аны барысы да алырга хокуклы. Аннары инде тырышырга туры киләчәк.

  Сессия имтиханнарының яртысын 5гә биргән егет-кызларга гына эләгә ул. Быел  160 студентның 102се бу бәхетне яулаган.  Әгәр дә килешү төзеп тә, мәктәпләргә кайтмаган очракта  стипендияләр кире дәүләткә кайтырыла.  Әлеге төркемнәрдә чит төбәкләрдән килүчеләр дә белем ала. Ләкин алар  диплом алгач та  Татарстан мәктәпләрендә эшләргә тиеш. Шуңа  алар да  алдан ук килешү төзеп куялар.


   Карантин дип мәктәпләр ябылган, БДИны бирү-бирмәү дә әле хәл ителеп бетмәгән билгесезлек  хөкем сөргән бер чорда югары  уку йорты галимнәренең  шулай киләчәккә карап  яшәүләре безнең күңелләрдә дә өмет уятты. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading