16+

Килде рәхәт замана...

Хәзерге заман кешесенең тормышы телефоннар белән тыгыз бәйләнгән. Күз алдыгызга китерегез, мәсәлән, сез үзегезнең яраткан, алыштыргысыз, кыйммәтле смартфоныгызны очраклы рәвештә өйдә онытып калдырдыгыз. Үзегезне ничек хис итәрсез? Әлбәттә, уңайсыз һәм һәрвакыт нидер җитмәгән кебек булыр. Кыскасы, «ике кулсыз» калабыз. Ә булган бит шундый заманалар, кешеләрнең кәрәзле түгел, хәтта гади стационар телефоннары да булмаган. Алар ничек яшәгән соң, хәл белешкән?

Бу сорауларны әниемә биргәч, ул яшь чагында үзе юлыккан хәлләрне сөйләде.

1974 елны Казанда югары уку йортын тәмамлагач, әнине, юллама белән, Әгерҗе районына эшкә җибәрәләр. Шунда район үзәгеннән 60 км ераклыктагы авылга мәктәпкә эшкә урнаша. Казан белән Әгерҗе арасы шактый ерак булгач, еш кайтып булмый, кәрәзле телефоннар юк, күбесенчә хат язып, хәлләрне белешәләр. Шулай да ул вакытта мәктәптә телефон була. Казандагы туганнар, әнинең хәлен белергә теләп, мәктәп номерына шалтыратып карарга булалар. Аның өчен Казан – Әгерҗедәге станцияне, Әгерҗе авылны тоташтырырга тиеш була. Тоташтыру килеп чыга. Әмма элемтә бик начар – ишетелми. Әгерҗедә коммутаторда утыручы кызга туганнарның сүзен – әнигә, әнинекен туганнарга җиткерергә туры килә. Менә шулай сөйләшәләр, хәл белешәләр.

Тагын бер очрак 1975 елда була. Бер ел эшләгәч, җәйге каникул вакытында яшь укытучыны тугыз укучы белән Киевка экскурсиягә җибәрәләр. Киевка баргач, мәктәп белән элемтәгә керергә кирәк була. Әни, телеграфка барып, мәктәп белән сөйләшергә алдан заказ бирә. Күпмедер вакыт өчен акча да түләп куя. Билгеләнгән вакытка телеграфка бара. Телефонистлар элемтәне тоташтырырга тырышалар, тик сөйләшү барып чыкмый. Бары, абонент килмәде дип, акчаның күпмедер өлешен генә алып калалар. Киевтагы телефонистлар аңлатуы буенча, Киев – Мәскәүне, Мәскәү – Казанны, Казан – Әгерҗене, Әгерҗе авылны тоташтырырга тиеш була. «Бигрәк беркатлылык булган инде, Казан белән авыл арасында сөйләшү барып чыкмаганда, ничек итеп Киев белән әллә кайдагы авыл арасында элемтә булсын», – дип, үткәннәрне искә ала әни.

Бу хәлләрне тыңлагач, үземнең дә кечкенә чакта яратып уйный торган «Ватык телефон» уены исемә төште. Бәлки бу уенның килеп чыгышы да шушы заманнарда булган хәлләр белән бәйледер?!

Гөлшат Ситдыйкова, Казан.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading