Бу вакыйганы бер очраклы танышым Мәрзия апа сөйләде.
– Улыбыз Илсурны мохтаҗлык күрсәтми, әтисе белән тигезлектә, пар канат булып тәрбияләп үстердек, – диде ул. – Укуын да укыттык, яхшы эш тә табарга ярдәм иттек, кызлар күзе төшмәслек түгел балабызга, буй-сыны да, чибәрлеге дә үз урынында. Тик, нигәдер, өйләнергә ашыкмады. Түзмәдем, көннәрнең берендә үзем бу турыда сүз башладым. Әтиең дә, мин дә олыгаеп киләбез. Безнең дә, башкалар кебек, тупырдатып оныклар сөяргә, килен рәхәте күрергә хакыбыз бардыр бит, дидем, уенын-чынын бергә кушып. Улым мыек астыннан гына елмаеп куйды.
Бер ай да үтмәде, Илсурыбыз «өйләнәм» дип хәбәр салды. Чит төбәктән күченеп кайткан булса да, мөселман кызы икәнен белгәч, үзебезнең милләт кешесе икән дип куаныштык инде.
Улыбыз Динараны алып кайтып күрсәткәч, аның чибәрлегенә, тәмле теленә таң калдык. Менә бит бәхет кайда яшеренеп яткан икән! Якыннанрак таныша торгач, бу бәхетнең үтә дә «ишле» булуын да аңлап алдык. Киленебезнең беренче генә никахы түгел икән ләбаса... Беренче никахтан туган баласы ирендә калган. Икенче никахтан туганы үзе белән икән. Йә, ярый, хуш, тамак төбенә төер булып утырса да, улыбыз үзе сайлаган пар, язмышта ялгышлар булмый тормый дип, бу хәл белән дә килештек.
Баштарак балалар матур гына яшәделәр. Кода-кодагыйлар хәлле кешеләр, бер бүлмәле фатир бүләк иттеләр. Түгәрәк бәхеткә ямь өстәп, энҗе бөртегедәй оныгыбыз дөньяга аваз салды. Тормышлары бөтен, ике сабыйлары янәшәләрендә йөгереп йөри. Бәхет өчен тагын ни кирәк югыйсә... Тормышларын тагын да яхшырту ниятеннән, малай Себергә эшкә урнашты. Менә шунда «тәти» киленебез бәйдән ычкынды да инде. Балаларның өстеннән бикләп күңел ачарга чыгып югалулар ешайды. Ул гына түгел, балаларны безгә китереп тапшыра да атналар буена югала. Инде төрле акланулар, алдашулар да ярдәм итми башлагач, ачыктан-ачык кәеф-сафа кора башлады. Улымны баштарак теле белән юып, үз ялганнарына ышандырып килде. Имеш, ул эштә арый, берүзенә ике кечкенә бала белән авыр, шуңа бераз ял итәргә тели. Бу хәлләр тирәнгә китә башлагач, Илсур да эшнең нидә икәнен аңлап алды. Тик шулай да, балаларны кызганудан, никахларын өзәргә теше-тырнагы белән каршы булды ул.
Киленкәем вакыт-вакыт акылына килеп тә ала үзе. Балалары өчен дә өзелеп тора. Куллары алтын аның, төймә генә төйми. Пешергән ризыклары да ашап туйгысыз.
Менә шул тотнаксызлыгы, вакыт-вакыт аңын томалап, һаман сазлыкка сөйри шул, кызганычка. Балаларын жәлләүдән, йөрәкләребез телгәләнә. Кием-салымын да, уенчыкларын да, тәм-томын да алып кына торабыз, әмма ул гына җитми бит балага. Алар һәрчак ата-ана назына мохтаҗ. Ничек кенә бу начар гамәлләреннән биздерәсе, аңлатасы бу киленгә, акыллым, һич белгән юк инде, – диде Мәрзия апа.
Киңәш итеп нәрсә әйтә алам соң мин? Әлбәттә, беренче чиратта сабырлык теләдем әлеге апага. Килене дә барыбер акылына килер аның. Әнә бит Мәрзия апа үзе дә хурлап кына тормый, мактап та ала аны. Димәк, әле өмет җебе бөтенләй үк өзелмәгән... Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң бит ул, яхшыга өметләник әле!
Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай шәһәре.
(Исемнәр үзгәртеп бирелде.)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар