16+

"Килешенгән бәя шул ук калачак": “Коръән ашы”нда күргәннәрем

Мин бу язмамда беркемне дә хурларга да, мактарга да җыенмыйм. Нәрсә күрдем һәм ничек күрдем шулай язам. Шамкай әйтмешли, күпмегә алдым, шундый ук бәягә сатам. Геройларымның исемнәре дә билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелеп бирелер.

"Килешенгән бәя шул ук калачак": “Коръән ашы”нда күргәннәрем

Мин бу язмамда беркемне дә хурларга да, мактарга да җыенмыйм. Нәрсә күрдем һәм ничек күрдем шулай язам. Шамкай әйтмешли, күпмегә алдым, шундый ук бәягә сатам. Геройларымның исемнәре дә билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелеп бирелер.

Татарстанның төньяк районына Коръән ашына чакырулы идем. Алдан ук белеп бардым, хатыннар мәҗлесе булачак. Исән-имин килеп җитеп, чакырган хуҗалар белән хәл-әхвәл белешкән арада, мәҗлескә чакырулы апалар да җыела башлады.

Менә йорт хуҗасы абыстайны машинага утыртып алып килде. Абыстай өйгә кергәч: “Нихәлләр?!” (Әссәламүгаләйкүм түгел!) – дип көр тавышы белән гөргелдәп куйды.

Вәгазь темасы итеп кыямәт, сират күперен үтү алынган иде. Без ир-атлар икенче бүлмәдән бу кызыклы теманың берәр сүзен төшереп калдыра күрмик дип колакларыбызны булдыра алганча шомрайтып, йотлыгып тыңлый башладык.

Иң беренче эш итеп вәгазьчебез апаларга кабердә биреләчәк сорауларга җавапларны ятларга кушты. Аннан мәхшәр мәйданында сорау алу моментларына тукталып та тормыйча, сәяхәтебезне сират күперенә дәвам иттек.
Абыстай:
– Сират күперен исән-имин чыгар өчен, ул кылдан нечкә күпердә аякларның таймавы мөһим. Моның өчен бер сикритне онытмагыз, тәһарәт алганда да, мунчада юынганда да аякларыгызны сабын белән юарга ярамый, чөнки сабынлы аяк сират күперендә таячак икән (имәндә икән чикләвек! Сират күперендә таймас өчен Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәп, Раббыбызның шәфкатенә ирешергә кирәк дип ничә еллар адашулы фикердә булганмын бит. Намаз да укыма, ураза да тотма... иң мөһиме – аягыңны сабынлап юма!). Унбиш минутлап ничек Аллаһны алдап җәннәтле булу турында сөйләгәч, эшемне кырган канәгать тавыш белән:
– Альхамдыриллах, вагаз бетте, – дип гөргелдәп куйды абыстай.

Мин әкрен генә хуҗабикәне ымлап чакырдым да, апалар арасында утыручы югары дини белемле, алты елдан бирле дини гыйлем бирүче Җәмилә остаздан Коръән укытуын үтендем. Хуҗабикә табынга кереп, остабикәдән Җәмилә остаз Коръән укыса каршы килмисезме дип сорады.
Остабикә:
– Астагарифулла (әстәгъфируллаһ диюедер инде), бу нинди оятсызлык, миннән узып беркем дә Көрән (әйе, нәкъ шулай әйтте) укымаячак.

Хуҗабикә миңа мөрәҗәгать итеп:
– Хәзрәт, табында берничә Коръән укучы булган очракта кем укырга тиеш?
– Тәҗвид кагыйдәсен белгән һәм махраҗларны дөрес чыгарып Коръәнне җиренә җиткереп укучы, – дип җавапладым.

Абыстай:
– Ярар, алайсак, укысын, Гөлфия (хуҗабикә), Коръәнне кем укуына карамастан, килешенгән бәя шул ук калачак.
Җәмилә остаз, “Йәсин”, “Тәбарәк” сүрәләрен укып бетергәч, дога кылу өчен “сүз дилбегәсе”н үз кулына алды остабикәбез. “Йә, Раббым, безнең күңелләрне үзеңнең динеңә беркет”, – дигән доганы гарәпчә укыды.

«Йә мукъаллибә-л-къулүби, сәббит къальби галә диниик!» Табын артында утыручылар кычкырып “әәмиин” дип тордылар. Ләкин абыстай "Къальб" (Йөрәк, күңел) диясе урынга Кәлб (эт) дип кылды бит доганы. “Безнең этләребезне үзеңнең динеңә беркет!” дип дога кылды, аңа әәмиин дип тордылар. Мәҗлес тәмамланды. Без дә юлга кузгалдык.

Тик күңелгә нәрсәдер тынгылык бирмәде. Мәҗлесне анализ ясап кайттым (вакыт күп, 4-5 сәгать кайтасы). Бар да гадәттәгечә кебек.

Ниһаять күңелемә тынгы бирмәгән нәрсәне дә таптым кебек. Мәҗлес ахырында абыстай дога кылганда:
– Йа, Раббым, борын аслары да кипмәгән белдеклеләрдән мине ерак кыл, – диюе сәбәпче икән бит.

Мөхәммәд (с.г.с.)нең “Күңелендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше җәннәтнең исен дә татымас”, – дигән хәдисен онытмасак иде, дусларым!

Онытмыйк, Ислам дине кәсеп чыганагы түгел, ул безнең яшәү рәвешебезгә әйләнсен иде.

Мөхәммәд Садыйков,
Чистай.

Язмага реакция белдерегез

30

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Әссаләмү галәйкум,мондый күренешләр бездәдә була шул Аллаһыбыз үще гафу итсен

    • аватар Без имени

      4

      0

      Ахырзаман житкэндэ явган муллалар, явган абыстайлар булыр дигэн

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ялган тугел

        • аватар Без имени

          0

          0

          Авылга кайтыгыз эле эйдэ, дорес укырга сойлэргэ ойрэтегез. Югары уку йортын бетергэн нишлэп берэудэ авылга кайтып дип сабакларын ойрэтми икэн ээээээ

          Мөһим

          loading